Посетители |
Онлайн всего: 3 Гостей: 3 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 7 » РИЗЫК ХАКЫ (Вайнах халык әкияте)
РИЗЫК ХАКЫ (Вайнах халык әкияте) | 18:48:01 |
Шулай беркөнне авылга дошман ягыннан әсир алып кайтканнар. Моңа кадәр ул дошманнардан бик күп золым күргәнгә, әсирне җәзаларга уйлаганнар. Ике бертуган егет моның аягын-кулын бәйләгәннәр дә нинди җәза бирү хакында үзара киңәшә башлаганнар. Шулчак авылга таба яу килүен ишетеп, болар атларына менеп атланганнар.
Саубуллашканда, арадан берсе әнисенә болай дигән:
— Без өч көн, өч төннән соң кайтырбыз. Әйләнеп кайткач, бу дошман тиешле җәзасын алыр. Без юкта, күпме сораса да, ашарына-эчәренә бирмә.
Егетләр киткәч, бер көн, ике көн үткән. Өченче көнне әсир түзмәгән, ялварып сүз башлаган:
— Зинһар өчен, ачтан үтермә мине. Су белән көлчә булса да бир.
— Улларым сиңа бернәрсә дә бирмәскә кушты,— дигән әни кеше.
— Мине болай тилмерткән өчен Ходай сугар бит үзеңне! Иртәгә синең улларың мине җәзалаячак. Үләр алдыннан бер йотым су эчәргә, соңгы тапкыр ипи тәмен татып калырга рөхсәт ит инде,— дигән әсир.
Әни кеше түзмәгән, аңа су белән көлчә чыгарып биргән.
Уллары, яудан кайткач, әниләреннән:
— Әни, син әсиргә ашарга бирдеңме? — дип сораганнар.
— Бирдем,— дигән әни кеше.
— Без сиңа бирмәскә кушкан идек бит. Өебездә тәгам җыйган, ризыгыбыздан авыз иткән кеше кунак була, кунакны ничек үтерик ди инде без? Димәк, аны яңадан әсирлеккә алырга кирәк булачак. Ә хәзер иреккә җибәрәбез,— дигән егетләрнең өлкәне һәм әсирне, кул-аягын чишеп, иреккә җибәргән.
Ай юрганы : Дөнья халыклары әкиятләре / [тәрҗ. һәм төз. Разил Вәлиев ; рәссамы Диләрә Нәүрузова].- Казан: Татар, кит. нәшр., 2011.- 302 б. ISBN 978-5-298-02107-4
Китапта дөнья халыклары әкиятләре туплап бирелә. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 5 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|