Посетители |
Онлайн всего: 3 Гостей: 3 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 7 » ИҢ ЯХШЫ ДАРУ (Әфган халык әкияте)
ИҢ ЯХШЫ ДАРУ (Әфган халык әкияте) | 15:40:15 |
Борын-борын заманда яшәгән, ди, бик юан бер падишаһ. Симерә торгач, берзаманны ул бөтенләй йөри алмас хәлгә килгән. Куркуга төшкән падишаһ илдәге иң яхшы табибларны үз янына җыярга кушкан. Әмма табиблар күпме дәваласалар да, файдасы тимәгән, падишаһ аның саен юаная гына барган. Инде бөтенләй өмет өзелде дигәндә, патшалыкның иң читендә яшәүче табиб килеп җиткән. Ул, падишаһның кулын тотып карагач, болай дигән:
— Сезнең чирегез бик нык азынган. Минем моңа даруым юк. Борынгы китапларны актарып, дәва эзләп карыйм әле... Тапсам әйтермен.
— Кара аны, бик ныклап эзлә. Тапсаң, үзеңне алтынга күмәрмен,— дигән аңа падишаһ.
Икенче көнне иртән табиб падишаһ каршына килеп тезләнгән.
— И падишаһым, сезне терелтерлек дару табалмадым,— дип, башын җиргә орган ул.
— Ничек табалмадың? — дип җикергән падишаһ.
— Борынгы китапларга ышансаң, сезнең кырык көн гомерегез калган.
— Төрмәгә ябыгыз бу ахмакны! Ә кырык көн үткәч, башын кисәрсез,— дип ярсып кычкырган падишаһ.
Табибны зинданга илтеп япканнар. Шул көннән падишаһның йокысы качкан, тамагыннан аш үтмәс булган. Үлем көтеп яши торгач, ул, ябыгып, коры сөяккә калган. Кырык көн узуга, табибны төрмәдән чыгарып, падишаһ каршына китергәннәр.
— Иртәгә башыңны кисәрләр,— дигән аңа падишаһ.— Син нигә мине алдадың? Кырык көн үтте, ә мин һаман исән бит әле...
— Исән икәнегезне күрәм,— дип елмайган табиб.— Ә мин сезне ябыктыру өчен башка бер дару да таба алмадым...
Падишаһ табибның хәйләсен аңлап алган да, бүләкләр биреп, өенә кайтарып җибәргән, ди.
Ай юрганы : Дөнья халыклары әкиятләре / [тәрҗ. һәм төз. Разил Вәлиев ; рәссамы Диләрә Нәүрузова].- Казан: Татар, кит. нәшр., 2011.- 302 б. ISBN 978-5-298-02107-4
Китапта дөнья халыклары әкиятләре туплап бирелә. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 5 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|