Посетители |
Онлайн всего: 3 Гостей: 3 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 7 » КИЯҮ ЭЗЛӘҮ (Бирма халык әкияте)
КИЯҮ ЭЗЛӘҮ (Бирма халык әкияте) | 15:50:08 |
Яшәгән, ди, җирдә бер бик чибәр Тычкан кызы. Үсеп буйга җиткәч, әти-әнисе моңа кияү сайларга тотынган.
— Безнең кияү көчле, батыр булырга, кызыбызны беркемнән дә рәнҗеттермәскә тиеш,— дигән Әти тычкан.
— Бу дөньяда Җилдән дә куәтлерәк беркем юктыр. Әйдә, кызыбызны Җилгә кияүгә бирик,— дип пышылдаган Әни тычкан.— Әй, Җил, дөньяда синнән дә көчлерәк зат бармы?
— Юл читендәге Таш миннән куәтлерәк. Инде ничә ел исеп тә аны һаман урыныннан кузгата алмыйм,— дип җавап биргән аңа Җил.
Тычканның әти-әнисе юл буендагы Таш янына киткәннәр.
— Әй, Таш, җирдә синнән куәтлерәк беркем юк, диләр. Дөресме шул? — дип сүз каткан аңа Әти тычкан.
— Үгез миннән дә куәтлерәк. Һәр көн саен килеп, ул миңа мөгезен ышкый, ә мин берни эшли алмыйм,— дигән Таш.
Әти һәм Әни тычкан, Үгезне эзләп, көтүлеккә киткәннәр.
— Әй, Үгез, син җирдә иң куәтле затмы? — дигәннәр алар.
— Чыбыркы миннән көчлерәк. Мин һәрчак аның сүзен тыңлыйм.
Әти тычкан белән Әни тычкан Чыбыркыны эзләп киткәннәр.
— Әй, Чыбыркы, бу җирдә синнән куәтлерәк кем бар? — дип сораган аннан Әни тычкан.
— Ә-әнә теге сарай читендә бер җанвар яши. Кич җитүгә, ул тәнемне кимерә башлый, ә мин берни эшли алмыйм,— дип зарланган Чыбыркы.
Әти тычкан белән Әни тычкан сарай янына килсәләр, анда бер Тычкан егете утыра икән.
— Дөньяда иң куәтле зат менә кем икән! — дип куанышканнар тычканнар.— Безнең чибәр кызыбызга моннан да яхшырак кияү табылмас.
Шулай итеп, батыр Тычкан егетен чибәр Тычкан кызына ярәшкәннәр, һәм алар, туй ясап, матур гына тормыш корып җибәргәннәр, ди.
Ай юрганы : Дөнья халыклары әкиятләре / [тәрҗ. һәм төз. Разил Вәлиев ; рәссамы Диләрә Нәүрузова].- Казан: Татар, кит. нәшр., 2011.- 302 б. ISBN 978-5-298-02107-4 Китапта дөнья халыклары әкиятләре туплап бирелә. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 5 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|