Четверг, 12.12.2024, 05:41:10   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [30]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 7 » ХӘЙЛӘКӘР ПЕСИ (Бурят халык әкияте)
ХӘЙЛӘКӘР ПЕСИ (Бурят халык әкияте)
18:28:55
Яшәгән, ди, бер бик усал Юлбарыс. Иксез-чиксез карурмандагы җәнлек-җанварның патшасы булган ул. Менә Юлбарыс патша,
картаеп, койрыгын да селкетә алмас хәлгә килгән. Моның хәлсезләнүен күреп, тычканнар теңкәсенә тия башлаганнар. Көне-төне Юлбарыс өнендә чабышып йөриләр, аңа йокларга ирек бирмиләр икән.

Ачуы чыккан Юлбарыс: «Бөтен тычканнарны кырып бетерергә!» — дип, карурманга фәрман тараткан. Җанварлар җыелышып киңәшкәннәр дә бер Песине Юлбарыс янына сакка куйганнар. Бу Песи бик хәйләкәр булып чыккан. Иртүк, башкаларын куркытыр өчен, бер тычкан тота да аннары көне буе сырт кыздырып ята икән. Бер-бер эш белән Песи оядан чыгуга, тычканнар тагын карт Юлбарысның теңкәсенә тия башлыйлар, ди. Түзәрлеге калмагач, Юлбарыс Песигә өннән чыгып йөрмәскә боерган.

Көне-төне карт Юлбарыс өнендә утырып арыгач, беркөнне Песи үз урынына улын калдырып торырга булган. Песи баласы Юлбарыс патшаны сакларга бик теләп ризалашкан. Өн авызында тычкан күренүгә, атылып чыга да эләктереп ала, атылып чыга да эләктереп ала икән бу. Бер төндә Песи баласы шулай бөтен тычканнарны тотып та бетергән.

Иртән олы Песи килеп, җирдә тәгәрәшеп яткан тычканнарны күргәч, бик нык кайгыга калган.

— Әй, ахмак! — дигән ул улына.— Ничә ел буена мин көн саен берәр генә тычкан тотып килдем. Шуның аркасында тамагым да тук булды, Юлбарыс белән дә дус яшәдем. Ә син бер төн эчендә бөтен тычканны кырып, мине гомерлеккә эшсез калдырдың!..

Карурманда тычканнарның кырылып бетү хәбәре тиз арада карт Юлбарыска да барып ирешкән. Шуннан соң ул:

— Минем патшалыкта тычкан булмагач, песиләрнең дә кирәге юк, урмандагы барча песиләрне кырып бетерергә! — дип, яңа фәрман чыгарган, ди.

Ай юрганы : Дөнья халыклары әкиятләре / [тәрҗ. һәм төз. Разил Вәлиев ; рәссамы Диләрә Нәүрузова].- Казан: Татар, кит. нәшр., 2011.- 302 б.
ISBN 978-5-298-02107-4

Китапта дөнья халыклары әкиятләре туплап бирелә.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 4 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz