Карурман патшалыгында яшәгән, ди, бер Юлбарыс. Урман халкы аның һәр сүзенә буйсынып, дер калтырап торган. Ләкин Юлбарыс картайган. Шунда ул барлык җәнлек-җанварларны җыйган да:
— Бүгеннән башлап һәр көнне берәрегез, минем янга килеп, күңелемне ачарга тиеш! — дигән.
Патша боерыгын үтәүдән берәү дә баш тарта алмаган. Юлбарыс янына көн саен берсе килә тора, ул аны күз ачып йомганчы ботарлап ташлый да тамагын туйдыра икән.
Карурманда яшәүче акыллы бер Куян яшәгән. Куянның да Юлбарыс янына барыр көне килеп җиткән. Ә ул, исе дә китмичә, үз өендә җырлап ятуын белгән. Юлбарыс гомерендә беренче тапкыр ач калган. Икенче көнне иртән Куян ашыкмыйча гына Юлбарыс янына киткән.
— И ханым-солтаным! — дип сәлам биргән Куян.— Мин кичә үк синең яныңа килергә чыккан идем. Юлда каршыма синең кебек гайрәтле бер Юлбарыс очрады. Елый-елый сорасам да, җибәрмәде. «Синең ул картаеп беткән карачкың бер көн ашамый торса, берни дә булмас»,— диде.
Бу сүзләрне ишеткәч, Юлбарыс урыныннан ук сикереп торган.
— Кайда ул кабахәт? Күрсәт миңа ул оятсызны!
— Бер кое эчендә яши ул куркыныч Юлбарыс,— дигән Куян.
— Киттек, күрмәгәнен күрсәтәм аңа хәзер! — дип үкергән Юлбарыс.
Кое янына килеп җиткәч, Куян хуҗасына пышылдаган:
— Менә шушы кое эчендә яши ул. Бигрәк куркыныч, әллә кире китикме? — дигән.
Кое эченә караса, Юлбарыс ни күрсен, аннан, тешләрен ыржайтып, үзе кебек Юлбарыс карап тора, ди. Ул аның үз шәүләсе икәнен башына да китермәгән. Юлбарыс кое эчендәге «дошманы» өстенә ташланган да шунда батып үлгән, имеш.
Ай юрганы : Дөнья халыклары әкиятләре / [тәрҗ. һәм төз. Разил Вәлиев ; рәссамы Диләрә Нәүрузова].- Казан: Татар, кит. нәшр., 2011.- 302 б. ISBN 978-5-298-02107-4
Китапта дөнья халыклары әкиятләре туплап бирелә. |