Бер ярлы, колынлы биясен җигеп, юлга чыккан, ди. Бара торгач, моның колыны бер алашага ияреп киткән. Алаша хуҗасы:
— Бу колын миңа юкка гына иярмәде. Әле шушы арада гына алашам колынлаган иде, бу шул колын булырга тиеш,— дип әйтеп куйган.
— Ничек инде алаша колынласын ди? Юкны сөйләмә.
— Әйдә, алайса, кенәзгә киттек,— дигән аңа ярлы агай.
Кенәз йорты янына килеп туктагач, боларның каршысына хуҗаның хатыны чыккан.
— Кенәз өйдәме? — дип сүз каткан аңа ярлы агай.
— Юк шул. Ә йомышыгыз нидән гыйбарәт иде?
— Безнең арада бәхәс чыкты әле,— дип сүз башлаган алаша ат хуҗасы.— Менә бу колынның хуҗасы кем икәнен әйтеп бирә алмассыз микән?
— Әйтә алмамдыр шул. Ә кенәз Казбек тавы башына янгын сүндерергә менеп киткән иде,— дигән хатын.
— Казбек түбәсендә нинди янгын чыксын? — дип авызын ерган җайдак.
— Анысы гаҗәп түгел, ә менә алаша колынлау — чыннан да, гаҗәп хәл! — дип җавап биргән аңа кенәз хатыны.
Кич кенәз өйгә кайткач, хатыны аңа барысын да сөйләгән.
— Бәхәсле эшкә кысылмаска ничә кат әйттем сиңа! — дип җикергән аңа кенәз.— Мин ир сүзен тыңламаган хатын белән яши алмыйм. Иң кадерле нәрсәләреңне ал да иртәгәдән әти-әниең янына кайтып кит.
Сүзсез генә ашап-эчкәннән соң, кенәз йокларга яткан. Хатыны АЮНЫ күтәреп сандыкка салган да, ат җигеп, өенә юл тоткан. Иртән кенәз хатыныннан ни булганын сораша башлаган.
— Үзең бит: «Иң кадерле нәрсәләреңне ал да әти-әниең янына кит»,— дидең. Мин шулай иттем дә инде.
— Дөрес сүзгә җавап юк,— дигән кенәз.— Әйдә, үзебезнең өйгә кайтабыз.
Һәм алар шул көннән бирле дус-тату яшиләр, ди.
Ай юрганы : Дөнья халыклары әкиятләре / [тәрҗ. һәм төз. Разил Вәлиев ; рәссамы Диләрә Нәүрузова].- Казан: Татар, кит. нәшр., 2011.- 302 б. ISBN 978-5-298-02107-4
Китапта дөнья халыклары әкиятләре туплап бирелә. |