Четверг, 12.12.2024, 05:55:21   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [30]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 7 » БЫТБЫЛДЫК БЕЛӘН ТӨЛКЕ (Вайнах халык әкияте)
БЫТБЫЛДЫК БЕЛӘН ТӨЛКЕ (Вайнах халык әкияте)
18:54:00
Тамагы ач Төлке өнендә елап утыра икән. Бытбылдык моны күреп сүз каткан:

— Нәрсә булды сиңа, Төлке дус? Көлдеримме, ашарыңа биримме, әллә куркытыйммы үзеңне?

— Иң элек тамагымны туйдыр,— дигән Төлке.

— Ярый,— дигән аңа Бытбылдык.— Күрәсеңме, бер хатын килә. Аның кулында ике кабартма. Кабартма ашыйсың киләме?

Бытбылдык, очып, теге хатынның каршына килеп утырган.

«Бу кошны тотып улыма алып кайтыйм әле»,— дип уйлаган Хатын һәм, кабартмаларын җиргә куеп, Бытбылдыкны куып киткән. Ә Төлке шул арада кабартмаларны ашап та бетергән.

— Тамак туйды, хәзер көлдер инде,— дигән Төлке Бытбылдыкка.

Янәшәдә генә ике кеше җир сукалый икән. Бытбылдык алдагы агайның башына килеп кунган. Арттагысы кошка таяк белән сугам дигәндә, Бытбылдык очып киткән. Башы авыртудан алдагы агай кычкырып җибәргән. Төлке тәгәри-тәгәри көлә башлаган.

— Туйганчы көлдем. Инде хәзер куркытып кара,— дигән Төлке.

Бытбылдык Төлкене чытырманлыкка яшергән дә үзе эт иярткән аучылар янына очып киткән.

Этләр һау-һаулап моның артыннан чапканнар. Чытырманлык янына җиткәч, алар Төлкегә ташланганнар. Төлке көчкә качып котылган. Аучылар киткәч, ярсыган Төлке Бытбылдыкны эләктереп алган.

— Син минем башыма җитмәкче идең, инде менә хәзер үзеңне ашыйм,— дигән Төлке аңа.

— Туктале, Төлке дустым, бүген нинди көн? Атнаның кайсы көнендә үлгәнемне белеп калыйм,— дип ялварган аңа Бытбылдык.

— Җом-га-а,— дип авызын ачкан Төлке, һәм Бытбылдык, аның тешләреннән ычкынып, күккә очып киткән, ди.

Ай юрганы : Дөнья халыклары әкиятләре / [тәрҗ. һәм төз. Разил Вәлиев ; рәссамы Диләрә Нәүрузова].- Казан: Татар, кит. нәшр., 2011.- 302 б.
ISBN 978-5-298-02107-4

Китапта дөнья халыклары әкиятләре туплап бирелә.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 56 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz