Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 7 » АНТКА ТУГРЫЛЫК (Вайнах халык әкияте)
АНТКА ТУГРЫЛЫК (Вайнах халык әкияте) | 18:51:25 |
Арык аша чыгып барганда, бер хак мөселман егете су өстеннән агып баручы алма күргән. Алманы үрелеп алган да яртысын тешләп ашый башлаган. Аннары ул: «Бу алма минеке түгел бит, ә мөселман кеше өчен чит кеше әйберенә кул сузу — гөнаһ»,— дип уйлаган һәм, алманың хуҗасын эзләп, арык буйлап өскә менеп киткән. Бераз баргач, егет яр башында гына зур бер бакча күргән. Анда төрледән- төрле җиләк-җимеш үсә икән. Бакча уртасында бер карт утыра, ди.
— Арык аша чыкканда, алма таптым да шайтан коткысы белән шуның яртысын тешләп ашадым. Димәк, чит кеше әйберенә кул суздым,— дип сүз каткан егет картка.— Шулай итеп мин Аллаһы Тәгалә каршында биргән антымны боздым. Зинһар өчен, син, мине әлеге алма белән сыйлап, гөнаһымны юарга ярдәм ит!
— Ярый, мин сине гөнаһтан аралармын. Әмма бер шартым бар,— дигән аңа карт.
— Ни әйтсәң дә, риза,— дип килешкән егет.
— Минем сукыр, телсез, саңгырау, аяксыз һәм кулсыз кызым бар. Әгәр шуңа өйләнергә риза булсаң, гөнаһыңны ярлыкармын,— дигән карт аңа.
— Аяксыз, кулсыз... саңгырау, телсез һәм сукыр...— дип пышылдаган егет.— Нибары ярты алма ашаган өчен...
— Кара! Яхшылап уйла. Җавабыңны иртәгә бирерсең,— дигән карт.
Төне буе егетнең күзенә йокы кермәгән. Таң аткач, ул, башын аска иеп, карт янына киткән. Бакчага килеп җиткәндә, моның каршысына гаҗәеп гүзәл бер кыз килеп чыккан. Егет, аңа серен ачып, гарип кызга өйләнергә риза булуын әйткән.
— Ә син кайгырма, ул гарип кыз дигәнең мин булам инде,— дигән аңа сылу кыз.
— Ничек инде син? Кул-аягың да бар, күзләрең дә күрә, колакларың да ишетә...— дип ык-мык килгән егет.
— Борчылма син,— дигән аңа чибәр кыз.— Минем күзләрем күрергә ярамаганны күрми. Колакларым кирәкмәгән нәрсәне ишетми. Телем артык сүз сөйләми. Кулларым тияргә ярамаган нәрсәгә тими. Аякларым ялгыш юлдан йөрми.
— И Ходаем! — дип, кулларын күккә сузган егет.— Синең кодрәтеңнең чиге юк! Нинди гамәлләрем өчен бүләк иттең син миңа бу бәхетне?
— Антыңа тугрылыклы булганың өчен,— дип елмаеп җавап биргән аңа шулчак бакчадан чыгып килүче карт.— Антыңа тугрылыклы булганың өчен.
Ай юрганы : Дөнья халыклары әкиятләре / [тәрҗ. һәм төз. Разил Вәлиев ; рәссамы Диләрә Нәүрузова].- Казан: Татар, кит. нәшр., 2011.- 302 б. ISBN 978-5-298-02107-4
Китапта дөнья халыклары әкиятләре туплап бирелә. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 4 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|