Борын-борын заманда яшәгән, ди, абыйлы-сеңелле бер егет белән кыз. Әти-әниләре вафат булгач, болар мал бүлешә башлаганнар. Мираска үгез белән сыер калган икән. Егет үзенә үгезне алган, кыз өлешенә сыер чыккан.
Озакламый сыер бозаулаган. Егет бу матур бозауга бик тә кызыккан. Төнлә ул бозауны алган да үгезе янына илтеп салган: янәсе, аның үгезе бозаулаган...
Иртән, бу хәлне күргәч, кыз:
— Бу — минем бозау! — дип кычкырып җибәргән.
— Юк, минеке,— дип карышкан егет.
Озак кычкырышкач, болар казыйга барырга булганнар. Егет үзенә ярдәмгә Лачынны, ә кыз Куянны чакырган. Барысы да җыелып беткән, ә Куян һаман да килми икән. Ниһаять, килеп җиткәч, казый аны: