Ат, юл буйлап чабып барганда, җирдә шуышучы Әкәм-төкәмне күреп туктап калган.
— Болай барсаң, йөз елга йөз адым да китә алмассың син,— дип пошкыра-пошкыра башын чайкаган Ат.
— Ә минем ашыгыр җирем юк. Узышсак та, мине әллә ни артта калдыра алмассың әле,— дигән аңа Әкәм-төкәм.
— Әй, мактанчык! — дип көлгән Ат.
— Алайса, әйдә, иртәгә узышып карыйбыз! — дигән Әкәм-төкәм.— Әгәр йөз адымнан да күбрәк артта калсам, таптап китсәң дә сүзем юк...
Билгеле инде, Ат моңа риза булган.
Ә кич җитүгә, Әкәм-төкәм бер агач төбенә үзенең ун мең туганын җыйган да иртәгә аларга, бер-берсеннән йөзәр адым ара калдырып, юл читенә тезелергә кушкан.
Икенче көнне, таң атуга, узыш башланган. Ат бераз чабып барган да, артына борылып:
— Син кайда калдың, хәчтерүш? — дип мыскыллап кычкырган.
— Мин монда! — дип аваз салган Әкәм-төкәм.
Караса, Әкәм-төкәм, чыннан да, атның янәшәсеннән генә үрмәләп бара икән. Моңа аптыраган Ат тагын җан-фәрманга чабып киткән. Бераздан туктап, артына борылып караса, янәшәсендә тагын теге Әкәм- төкәмнең шуышканын күргән. Шулай, бер чабып, бер туктап, Әкәм- төкәм белән узыша торгач, кичкә таба бөтенләй хәлдән таеп, Ат юл читенә егылган. Әкәм-төкәм аның янына ашыкмыйча гына шуышып килгән дә:
— Бу дөньяда аягы җитез булганнар түгел, ә зиһене җитез булганнар җиңә шул! — дигән.
Ай юрганы : Дөнья халыклары әкиятләре / [тәрҗ. һәм төз. Разил Вәлиев ; рәссамы Диләрә Нәүрузова].- Казан: Татар, кит. нәшр., 2011.- 302 б. ISBN 978-5-298-02107-4
Китапта дөнья халыклары әкиятләре туплап бирелә. |