Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 7 » ХӘЙЛӘКӘР ЮЛАУЧЫ (Болгар халык әкияте)
ХӘЙЛӘКӘР ЮЛАУЧЫ (Болгар халык әкияте) | 18:23:45 |
Авыл яныннан юлаучы узып бара икән. Шунда күрә: бер хатын коедан су алып тора. Юлаучы туктый да аннан су сорый. Эчеп туйгач, әлеге хатын юлаучыга сүз ката:
— Каян киләсез болай?
— Теге дөньядан,— дип җавап бирә юлаучы.
— Чынлап та теге дөньяданмы?
Хатынның күзләре шардай була.
— Теге дөньядан булгач, теге дөньядан инде. Менә якты дөньяны урап чыгам да яңадан шунда кайтам. Мәрхүмнәргә туганнарыннан хәбәр-хәтер китерәм.
— Анда минем улым бар, Иван исемле. Беләсеңме аны? — дип сорый хатын.
— Беләм, беләм, яхшы беләм. Бик тә ярлы яши бичара. Су сатып, көчкә-көчкә тамагын туйдыра.
Бу сүзләрне ишеткәч, хатын, куеныннан ун алтын акча алып, юлаучыга бирә.
— Менә, улыма бирерсез боларны, акчасызлыктан интегеп ятмасын.
Хатын, өйгә кайткач, иренә теге дөнья кешесе артыннан Иванга акча җибәрүен сөйли. Ире эшнең нәрсәдә икәнен сизә дә алдакчыны куа китә. Берзаман юлаучы артына борылып караса, җайдак чабып килүен күрә. Шуннан соң ул тиз генә сарык көтүчесе янына килә дә сүз башлый:
— Әнә теге җайдакны күрәсеңме? Көтүчеләрне үтереп, тиреләреннән барабан ясап йөри ул. Әгәр исән каласың килсә, киемнәреңне миңа бир, ә үзең минекен ки. Аннары менә бу имән башына мен дә җайдак киткәнче шунда утыр.
Көтүче юлаучы әйткәннәрнең барысын да эшли. Менә теге хатынның ачулы ире көтүче киеме кигән юлаучы янына килеп җитә һәм, ашыга-ашыга:
— Моннан узмадымы берәр юлаучы? Ул, алдалап, минем хатынның ун алтын акчасын алган! — дип кычкыра.
Хәйләкәр юлаучы бер дә аптырап калмый, тәмам ышандырырлык итеп:
— Әнә ул алдакчы имән башында утыра. Янына мен дә акчаңны ал, мин атыңны саклап торырмын,— дип җавап бирә.
Теге, атын калдырып, агач башына үрмәли башлый, ә юлаучы атка атлана да чабып китә.
Ире өйгә кайткач, хатыны сорый моннан:
— Ничек, акчаны алдыңмы? — ди.
— Кая анда алу?! Әле атымны да бирдем үзенә. Иванга акчаны тизрәк илтеп җиткерсен.
Ай юрганы : Дөнья халыклары әкиятләре / [тәрҗ. һәм төз. Разил Вәлиев ; рәссамы Диләрә Нәүрузова].- Казан: Татар, кит. нәшр., 2011.- 302 б. ISBN 978-5-298-02107-4
Китапта дөнья халыклары әкиятләре туплап бирелә. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 6 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|