Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 7 » ТӨЛКЕ БЕЛӘН ЮЛБАРЫС (Вьетнам халык әкияте)
ТӨЛКЕ БЕЛӘН ЮЛБАРЫС (Вьетнам халык әкияте) | 22:45:16 |
Урман буйлап куян куганда, Төлке чокырга егылып төшкән. Аннан ничек чыгарга белмичә, авыртудан ыңгырашып утырганда, янәшәдән узып баручы Юлбарыс моның тавышын ишетеп туктап калган.
— Нигә төштең син бу чокырга? — дип сүз каткан ул Төлкегә.
— Падишаһым, бүген күктәге ай җиргә егылып төшәчәк бит! — дип, куркуыннан дерелди-дерелди, чокыр төбенә елышкан Төлке.— Ә миңа монда берни булмаячак. Ай бу бәләкәй чокырга сыймый бит инде...
— Алайса, син читкәрәк китеп утыр! — дип ырылдаган Юлбарыс.— Хәзер мин дә төшәм.
— Сиңа да урын җитәр,— дип елмайган Төлке.
Юлбарыс чокыр төбенә сикереп төшкәч, Төлке аңа пышылдап кына сүз каткан:
— Падишаһым, син бүген беркемне дә рәнҗетмәдеңме?
— Юк,— дигән Юлбарыс.— Тамак ялгарга өлгермәдем әле...
— Алайса, бик әйбәт! Югыйсә бүген кемне дә булса кыерсыткан җан иясе хәтта чокыр төбендә дә исән калмаячак!..
Төлке шулай дигән дә Юлбарысның койрыгын тешләп алган. Юлбарыс, ачуын сиздермичә, тавышсыз-тынсыз гына койрыгын корсак астына җыеп куйган. Аннары Төлке, берни булмагандай, Юлбарысның колагын тешләгән. Юлбарыс авыртудан тешләрен шыгырдаткан.
— Әгәр алай-болай миңа тия калсаң, ай синең өстеңә егылып төшәчәк! — дип пышылдаган Төлке һәм тагын Юлбарысның колагын тешләгән.
Түземе беткән Юлбарыс галәмәт зур тырнаклары белән Төлкене эләктереп алган да чокыр өстенә чыгарып ыргыткан һәм:
— Тик кенә утыра белмәдең, ахмак, хәзер менә күктәге ай, синең өстеңә төшеп, башыңа җитәчәк! — дип кычкырган.
Ә хәйләкәр Төлкегә шул гына кирәк тә. Ул, чокырдан чыгуына куанып, Юлбарыска койрыгын болгаган да урман эченә кереп югалган, ди.
Ай юрганы : Дөнья халыклары әкиятләре / [тәрҗ. һәм төз. Разил Вәлиев ; рәссамы Диләрә Нәүрузова].- Казан: Татар, кит. нәшр., 2011.- 302 б. ISBN 978-5-298-02107-4
Китапта дөнья халыклары әкиятләре туплап бирелә. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 4 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|