Суббота, 18.05.2024, 20:04:01   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
« 1 2 ... 28 29 30 31 32 ... 38 39 »
Төлке бервакытны агач яныннан үткәндә күрде, агач башында бер Әтәч утыра. Әтәчкә әйтте:

— Әй, дус, агач башыннан төшмисеңме, җәмәгать булып бергә намаз укыр идек, — диде.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 4233 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/8 | Комментарии (2)

Элекке заманда кешеләрне бик кызык кына хөкем иткәннәр, ди. Бер кеше кечкенә генә ялгышлык эшли икән — аны судка биргәннәр. Гаебе зурмы, кечкенәме, аны тикшереп тормаганнар. Бүреккә «үтерергә», «коткарырга» дип ике кәгазь язып салып, гаепле кешегә шуның берсен алырга кушканнар.

— Менә бу кеше крестьяннарны миңа каршы баш күтәрергә котырта, — дип, алпавыт үз крестьянын судка биргән.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 3456 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 3.8/4 | Комментарии (0)

Элек заманда бер солдат хезмәт итеп кайтып килә икән. Юл буенда бер биек, зур агач тебендә утырган карчыкка очраган. Ул убырлы карчык икән.
Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 3928 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 4.8/4 | Комментарии (0)

Таңбатыр, диюнең атына атланып, алтын сарайга кайтып китә. Моны теге сакчы бик шатланып каршы ала:

– Әй егет, ди, мин сакчы солдат түгел бит, мине шулай киендерделәр генә, мин фәлән патшаның кече кызы бит, ди, мине дә алып кайт, үзеңнән калдырма, – ди.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 3210 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Борын-борын заманда булган икән, ди, бер патша. Бу патшаның булган, ди, өч кызы. Патша кызлары берсеннән-берсе матур булганнар, ди. Көннәрдән-беркөнне бу өч кыз болынлыкка йөрергә дип чыкканнар. Болар болынлыкта йөргән вакытта гына бик каты җил-давыл чыга да шул җил-давыл бу кызларның өчесен дә күтәреп алып китә. Патша үзенең кызларының югалганын белеп бик зур кайгыга төшә. Көн эзләтә патша бу кызларны, төн эзләтә, үз патшалыгында урманы, су буйлары калмый моның, бөтен җирдән эзләтеп карыйлар, кызларны таба алмыйлар.
Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 3745 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

Торна белән Төлке дус булдылар, ди, ашка дәшештеләр, ди. Әүвәле Төлке дәште, ди. Тары боткасы пешерде, ди. Тары боткасын карбыз турый торган сай гына табакка состы, ди. Торнаны дәшеп килде, ди.
Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 6123 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 3.8/6 | Комментарии (0)

Бервакытны Арысланга сырхау тиде. Барча ерткыч хайваннар Арысланның хәлен сорарга килделәр. Ләкин Төлке килмәгән иде. Бүре барып Арысланга Төлкене яманлады.
Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 3936 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

Бер Төлке авыл буйлап ага торган инеш буенда йөри икән. Вакыт — яңа гына караңгы төшеп килә торган кичнең башы.

Бу Төлкенең бик карыны ачып: «Ашарга берәр нәрсә табып булмасмы икән»,— дип, тавыклар кунаклый торган куначага таба киткән икән — бәке тишеп салынган мурданың (Мурда — чыбыктан үреп ясалган балык тоту җайланмасы) таягына күзе төшкән. «Тукта, карап карыйм әле»,— дип, мурдага таба барса, чыннан да, кояш баеган вакытларда гына хуҗасы карап киткән булган икән, бәкенең өсте дә катмаган. Төлке ал аяклары һәм авызы белән тарткалап мурданы судан чыгарса, ни күрсен: балыклар тулган бит. Төлке, мурданы аннан-моннан ваткалап, балыкларны алган да, ерак түгел бер печән кибәне өстенә менеп ятып, бик тәмләп кенә балык ите ашарга керешкән, ди.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 3617 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/3 | Комментарии (0)

Булган, ди, шулай бер Салам-Торхан. Бик ярлы булган, җәй көне кырда йоклый икән. Килә беркөнне моның янына Төлке:

— Әй Салам-Торхан,— ди,— үтте гомерең, өйләнмәдең дә,— ди.— Өйләндерәем мин сине,— ди Төлке.— Алып чык бер тавык,— ди,— шушы авылдан, мин сине өйләндерермен,— ди.

Тавыкны алып чыкты Салам-Торхан, Төлке ашады. Шуннан Төлке торды да бер шәһәрнең баена китте. Байга керде барып, исән-саулык сорашты.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 1593 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

Борын заманда бер карт яшәгән, ди. Көннәрдән бер көнне шалкан чәчеп торганда карт янына Аю килеп чыга, ди.

— Нишлисең? — ди Аю.

— Шалкан чәчәм,— ди карт.

— Әйдә, уртагына чәчик,— ди.

— Әйдә,— ди карт.

Бергәләп шалкан чәчәргә тотыналар, ди, болар. Карт агач төбен казып тора. Аю каерып алып тора. Шулай итеп тиз генә җирне әрчеп, шалканны чәчеп тә куялар, ди.
Шалкан җитешкәч, Аюга әйтә карт:

— Ничек бүләбез? Син төбен аласыңмы, сабагынмы? — ди.

— Мин сабагын алам,— ди Аю.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 6445 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

Соры Бүре бик күп йөргән, ары чапкан, бире чапкан, бер дә ашар нәрсә тапмаган. Йөри торгач, ул яланда бер бик шәп Айгырга очраган. Бүре Айгырга әйткән:

— Айгыр, мин сине ашыйм, минем хәзер өч көннән бирле бернәрсә дә ашаганым юк,— дигән.

Айгыр әйткән:

— Ашасаң ашарсың, тик синнән минем бер үтенечем генә бар, шуны гына тыңлый күр,— дигән.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 2540 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

Борын-борын заманда булган, ди, дәү сакаллы, бик акыллы бер Кәҗә. Аның булган, ди, өч бәтие. Тагын булган, ди, бу Кәҗәнең бер куышы. Кәҗә өч бәтие белән шул куышта рәхәт рәхәт тора икән, ди. Көндезләрен Кәҗә яшел болыннарда, киң тугайларда ашап-эчеп йөри икән дә, кич булгач, җырлый җырлый балалары янына кайта икән:

Таудан тауга йөримен —
Тау җимеше җыямын.
Кырдан кырга йөримен —
Кыр җимеше җыямын.
Бер имиемә сөт җыям,
Бер имиемә май җыям.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 3292 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

Әүвәле заманда бер Хатын урак урырга баласы белән барган, ди. Ул ура башлагач ук, аның янына бер Аю килгән, ди. Ул Аюның аягына шырпы кадалган икән, ди. Ул Хатынга аягын күрсәтеп килгән, ди. Хатын аның аягыннан шырпысын алган, ди. Шуның өчен Аю Хатынга бер умарта бал китереп биргән, ди.
Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 2153 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

Әүвәле бер Мужик белән Аю дуслашканнар да, ди, икесе бергә урманга барганнар, ди. Урманда Мужикның йоклыйсы килгән дә, ди, ятып йоклаган, ди. Йоклагач, Аю каравыллап тора икән, ди. Мужикка бер чебен кунган, ди. Аю аны тырнагы белән куган, ди. Куып китмәгәч, Аю кешегә, аягы белән күтәреп, таш алып бәргән, ди, кеше шунда яньчелеп үлеп калган, ди.
Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 2063 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 3.7/3 | Комментарии (0)

Бер Аю имән башына бал куйган икән. Аны Мәче сизгән дә имән башына менгән. Мәче бал ашап торган чакта Аю килгән дә:

— Монда нишлисең? — дигән.

Мәче әйткән:

— Менә аюларны, бүреләрне себер җибәрергә язу язамын, мин — Мәскәүски писер,— дигән.

Аю, бу сүзләрне ишеткәч, артына әйләнеп, имән башыннан төшкән дә качкан. Мәче дә, Аюдан куркып, икенче якка качкан.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 1786 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Элекке заманда булган икән, ди, бер карт белән карчык. Аларның булган бер атлары, бер үгезләре. Вак малдан бер Кәҗә белән бер Сарыклары булган, ди.

Карт бик әрсез, бертуктаусыз эшкә йөри торган бер кеше булган, ди. Ул көне-төне Үгезне эшкә җигә икән, бер дә ял юк Үгезгә. Үгез, эшкә йөрүдән гаҗиз булып, авырая башлаган.

Тота да Үгезне суя карт. Үгезне суйгач, Ат та уйлый башлый: “Миңа да чират җитәр, ахры”, — дип. Элекке заманда крестьянның тормышы авыр бит инде. Бу картны да ярлылык басканнан-баса бара. Акча кирәк була да, Атны да сата бу.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 3016 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Беркөнне Мәче белән Юлбарыс очрашалар. Юлбарыс Мәчедән сорый:

— И энем, ни булды сиңа, ник болай бәләкәй калдың син? — ди.

Мәче әйтә:

— И абый-абыкай, минем хуҗам шундый усал, шундый көчле, — ди, — мине ул шулай бәләкәй калдырды,— ди.

Юлбарыс әйтә:

— Чыннан да шулай көчлемени ул, әллә миннән дә көчлерәкме? — ди.

— Көчле, синнән дә көчлерәк,— ди Мәче.

— Бар алайса, чакыр тизрәк, көчебезне сынашабыз без аның белән,— ди Юлбарыс.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 2330 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 2.3/3 | Комментарии (0)

Бер заман кошлар патшасы җыя кошларны. Сораша:

— Мин сезне ни өчен җыйдым? — ди кошлар патшасы. Тегеләр әйтә:

— Без белмибез, әйтсәң, белербез.

— Менә шуны беләсем килә минем, дөньяда коры агач күпме, чи агач күпме? Ирләр күпме дә хатыннар күпме? Шуны беләсем килгәнгә сезне җыйдым.

Берсе дә әйтәлми. Күплеген дә, азлыгын да.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 3929 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Әүвәл заманда бер фәкыйрь урманнан утын күтәреп алып кайтып сата икән дә шуның белән көн итә икән. Ул бер дә алып кайта, ике дә алып кайта. Шулай ташый торгач, бу бер көнне юан агач төбенә утыра. Ярлы кеше бик уйлана бит ул. Уйланып утыра. Туфракны алай да казый, болай да казый. Көн күрмеше авыр, шулай уйланып утыра. Шулай уйланып, туфрак казып утырган чагында моның кулына бер тимер тоткыч очрый. Уйлый: «Бу нинди тимер?» —ди, ипләбрәк карый. Казый-казый бу зур капкач булып чыга. «Бу,— ди,— караклар малыдыр, ахры, моны караклар куйгандыр»,— ди. Таш белән, агач белән каера-каера ача бу капкачны. Ача да бер таяк тыгып җибәрә. Таяк йомшак кына бер нәрсәгә тия. Шуны алып карый. «Бу,— ди,— бал кебек нәрсә икән»,— ди. Таякка бармагын тидерә дә бармагын ялап карый. Бал булып чыга бу. Капкачны ябадыр да өенә кайтып китә.
Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 2681 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 1.0/1 | Комментарии (0)

Борын заманда бер әби белән бабай булган, ди.

Боларның туган бер балалары үлә барган, ди. Шуннан, бервакыт әби бер кыз китергән. Исемен Зөһрә дип кушканнар. Бик тә чибәр булган, ди, бу кыз бала. Күз тимәсен, дип, аны урамга да чыгармаганнар, кешегә дә күрсәтмәгәннәр. Алай да халык белгән боларның кызлары барлыгын.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 4434 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Календарь
«  Май 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz