Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
« 1 2 ... 29 30 31 32 33 ... 38 39 »
Борын-борын заманда, кәҗә команда, әби-бабай тумас борын, әти белән икәү генә торган чагында, бар иде бер карт белән карчык. Аларның балалары юк иде, шуңар кайгылары бик зур иде. Бер заман болар исәпләделәр, уйладылар да камырдан бер бала сыны ясап куйдылар. Әби чыгып китте сыер савырга, бабай чыгып китте утын ярырга. Керсәләр, исләре китте, акыллары таралды: камыр сыны, малай булып, КӘҖӘ бәтиләре белән уйнап йөри.
|
Абыстай: — Адәми зат булса — керт, ашат, рөхсәт,— диде. Кыз моны ишеткәч, ишеккә барып егетне кертеп, абыстай янына алып килде. Егет, сәлам биреп, абыстай белән күреште. Шуннан соң абыстай, бер урынга утырып, кызга ашарга китерергә кушты. Кыз шул заман, төрле кош итләре куырып китереп, егетне сый-хөрмәт итте. Егет ашаганнан соң абыстай янына килеп: — И егет, син кайдагы кеше буласың, ни җирлек? — дип сорады.
|
Борынгы заманда бар иде бер патша. Аның дүрт улы бар иде. Бу патшаның хатыны беренче дәрәҗәдә чибәр иде. Бер заманда патша, хатыны белән икәү, яхшы атлар, яхшы арбалар җигеп, ялан-япан сахрага чыктылар. Сахрада яткан вакытларында, төннең бер мизгелләрендә, боларның чатырларын бик каты җил исеп күтәреп ташлады. Шул ук вакыт һавадан бер дию патшасы пәйда булып, моның куенындагы хатынын күтәреп алып китте. Шул сәгать патша уянып, куенындагы хатынының юклыгын белеп, тиз генә кучерын уятып, икәүләп эзләргә киттеләр. Болар шул төнне эзләп, хатынны таба алмыйча, таң аткач үзләренең шәһәренә кайттылар. Патша, ат җиткән җиргә ат җибәреп, хат җиткән җиргә хат җибәреп, төрле якка эзләүчеләр җибәреп, хатынны эзләргә тотынды.
|
Борын заманда була бер патша. Бер баласы да булмый моның. Бу бер дә бер көнне чыгып китә үзенең шәһәренә йөрергә. Шунда ул ике яшьлек бер баланы күрә, урамда туфрак арасында уйнап йөри торган. Бу бала, моны күргәч тә, өенә кереп кача. Патша моның артыннан керә. «Бу нинди эш,— ди,— нишләп минем патшалыкта тәрбиясез балалар булырга тиеш?» — ди. Керә. Керсә, пич башында утыра бер кортка, үзе патшадан курка, үзе шатыр-шотыр йонын йолка, ди. Патша исәнлек-саулык сораша. — Әби,— ди,— нишләп ул балаңны азрак тәрбияләмисең?— ди. — И улым,— ди,— үзем картайдым,— ди,— хәзер аның артыннан йөреп булмый инде,— ди. — Әби, алайса сат миңа,— ди,— мин үзеңне дә карармын үлгәнче,— ди,— балаңны да тәрбияләрмен, укытырмын,— ди.
|
Элек заманда буладыр бер патша. Ул җитмеш яшькә җиткән кешеләрне, барыбер эшкә ярамыйлар дип, үтертә торган була. Бер егетнең була җитмеш яшьлек атасы. Бу егет, атасын үтертәсе килмичә, аны байтак вакытлар яшереп асрый. Егет, урамнан йөреп кайткан саен, атасы янына керә икән. Атасы моннан сорый: — Нихәл, улым, дөньяда ниләр бар?— ди. Егет күргәнен-ишеткәнен барын да сөйләп бирә икән.
|
Борын заманда булган икән, ди, бер карт. Аның булган, ди, өч улы. Үләр алдыннан карт иң элек үзенең олы улын чакырып алып әйткән: — Син, улым,— дигән,— хәлеңнән килсә, авыл саен йорт сал,— дигән. Шуннан соң уртанчы улын чакырып алган: — Син, улым,— дигән аңа,— гел тәмле аш кына ашап тор,— дигән. Карт кече улына әйткән: — Син,— дигән,— ешрак өйләнергә кара,— дигән.
|
Борын-борын заманда бар иде, ди, ятим генә үскән бер егет. Бу егет ач иде, тук иде, яланбаш иде, ялангач иде. Бар иде, ди, бу егетнең ике өе, аның берсе кешенеке, икенчесе күршенеке, ди, ә өенең миче галанский, өй түбәсе саламский, салам белән мүкләгән, мүк белән терәткән иде, ди, аның өен. Көннәрдән бер көнне менә шушы егет эш эзләргә дип читкә чыгып китә, ди. Көн китә, ди, бу, төн китә, ди. Шулай бара торгач, барып җитә, ди, бу ашлык чәчеп йөри торган бер кеше янына.
|
Булган, ди, бер егет. Моны өйләндерергә вакыт җиткән. Беркөнне әтисе әйткән бу егеткә: — Фәлән кешенең кызын бик акыллы дип сөйлиләр, бар, сынап-күреп кайт әле, хак сүзме икән?— дип. Ярый, егет атка атланып киткән кыз катына. Кыз ишегалдында икән. — Исәнме? — Саумы? — Әти-әниең өйдәме? — Юк. Әни бурычка җыларга китте. Әти йөз тәңкәне биш тиенгә алмаштырырга йөри.
|
Әүвәлге заманда бер кешенең җиде кызы бар икән. Ул җиде кызын җиде кияүгә биргән. Беркөн кызларын кияүләре белән бергә кунакка чакырып, барысына да тигез сый вә хөрмәтләр куйган. Алай булса да кияүләрнең һәркайсы каенатасы белән каенанасына баҗаларыннан артыграк сөекле буласы килгән, ди. Шулай берничә көн сыйланып, өйләренә кайтып киткәннәр.
|
Бер патшаның патшалыгында бик куркынычлы кешеләр булган. Бу кешеләр халыкка бик күп зыян китереп йөргәннәр. Әмма ул кешеләрнең берсен дә күрә алмаганнар, ди. Беркөнне патша, начар гына кием киеп, үзе шул кешеләрне эзләргә чыккан, ди. Бара-бара сахрага җиткәч, бер тау тишегеннән ут күргән, ди, бу. Ул утның нәрсә икәнен беләсе килеп, патша шул ут ягына таба киткән, ди. Ут янына барып җиткәч, анда өч кеше күрә. Барып җитә дә, исәнлек-саулык сорашып, сүз башлый.
|
Бик борын заманда, кәҗә команда, саескан сотник, карга плотник булганда, атлар диңгездә йөзгәндә, балыклар җирдә йөргәндә, кешеләр аяк белән күктә очканда, яшәгән, ди, бер балта остасы. Бу балта остасының байлыгы да, мал-туары да булмаган, тик бердәнбер кызы гына булган икән. Бу кызның акыллылыгы, матурлыгы, батырлыгы бөтен дөньяга билгеле булган. Шуңа күрә бу кызга дөньяда сокланмаган егет калмаган. Төрле җирдән төрле байларга сорап, бу кызга күп кенә башкодалар килә икән. Бик күп мал, дәүләт бирергә вәгъдә итәләр.
|
Бер авылның бакча артында гына урманы бар, аударсаң, бакча коймалары өстенә төшәр, шундый якын. Тик бу урманнан бер агач та ала алмыйлар, урман каравылчысы җибәрми. Көннәрдән беркөн куркак кына бер кеше гайрәтләнеп урманга чыгып китә. Колач җитмәстәй ике чыршыны кисә дә аудара бу.
|
Әүвәле берәү урманда утын кисә икән, аның янына бер Шүрәле килеп чыккан, ди. Шүрәле аңа: — Син ни атлы?— дигән. Ул кеше: — Мин Былтыр атлы,— дигән. Шүрәле кешегә: — Әйдә, кети-кети уйныйк әле,— дигән. — Ярар, элгәре менә бу тумранны ярыйк әле, аннары уйнарбыз,— дигән кеше.
|
Борын-борын заманда Атбасар исемле хайван асраучы бер бай булган, ди. Ул үзе дә, хатыны да бик саран да, комсыз да икәннәр, ди. Бер елны җәйнең эссе көнендә Атбасарның көтүчесе ачуланып чыгып киткән. Бай көтүчесез калган. Байга кеше кирәген бер егет ишеткән дә Атбасарга ялланырга килгән, ди.
|
Әүвәл заманда бар иде, ди, бик бай ирле-хатынлы кеше. Болар икесе дә бик усал да, бик саран да булганнар, ди. Бервакыт җәйнең Кызуында, эш өстендә, боларның усаллыкларына чыдый алмыйча, хезмәтчеләре чыгып киткән. Хезмәткә ялланырга килүче булмагач, бай, хезмәтче эзләп, хатыны белән күрше авылга киткән, ди. Авылга барып керсәләр — каралтысыз, коймасыз бер өй янында сәләмә генә киенгән бер егет утыра икән; бай, хатыны белән шуның янына барып, сорашырга тотынган.
|
Бер авылда бер карт яшәгән, ди. Унбиш яшьләрендә кызы гына булган моның. Бабай көн дә урманнан бер йөк коры утын алып кайта икән дә базарга илтеп сата икән, шуның белән көн күреп тора икән, ди. Шулай көннәрдән бер көнне бабай, бер йөк утын төяп, шәһәргә бара. Утын базарына барып керсә, каршысына бер бай килеп чыга моның.
|
Борын заманда бер кире хатын булган. Ире «ашыйсым килә» дисә, чәй куя икән, «чәй эчәсем килә» дисә, аш пешерә икән. Бервакытны ире базардан кайта да: — Карчык, ашарга юкмы?— ди. Теге: — Ашарга юк,— ди,— чәй куям хәзер, чәй эчәрсең,— ди. — Ә минем чәй эчәсем килми бит, ашыйсым килә,— ди. — Ярар, ярар, менә хәзер чәй куям,— ди.
|
Борын заманда ярлы гына бер карт кеше була. Бу картның карчыгыннан башка беркеме дә юк, ди. Язлар үтеп, печәнгә төшәр вакытлар килеп җиткәч, карчыгы әйтә картка: — Бар, карт, күрше авылга барып, берәр кеше эзләп кара, печән өстендә үзеңә ярдәмче булыр иде,— ди. Карт күрше авылга китә. Йөри торгач, бер яшь кенә егетне очрата бу. — Улым,— ди,— миңа бер ярдәмче кирәк иде,— ди,— әллә вакытлы гына булса да ялланасыңмы?— ди. — Юк, бабай, яллана алмыйм,— ди егет,— минем бик озак киенә торган гадәтем бар,— ди.
|
Элекке заманда бер мулланың мөрите була. Ул кеше мулланың сүзеннән һич тә чыкмыйча, шуның шәригате белән генә яшәргә тиеш инде. Бервакытны рамазан аенда мулланың бу мөрите, карыны бик ачкач, ашарга эзли. Бернәрсә дә таба алмагач, шәмгә ут кабыза да, кулы белән әйләндерә-әйләндерә, шәм кызуында йомырка пешерә. Әзрәк җылынгач, әрчи дә ашый башлый. Ул арада тегенең ике як авызыннан йомырка сарылары агып төшә. Шулвакыт мулла килеп керә дә тегене ачулана башлый.
|
Ир белән хатын булган. Алар күп вакытта юк кына эш өчен дә талаша торган булганнар. Ире әйтә икән: — Минем эш күп, миңа читенрәк,— дип. Хатыны әйтә икән: — Минем эш күп, миңа читенрәк,— дип. Шулай талаша торгач, болар бервакыт җәй көне эшләрен алышканнар: хатыны басуга сукага киткән, ире өйдә калган.
|
|
|
Календарь |
« Май 2024 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|
|