Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » Татар халык легендалары
Борын-борын заманда кешеләр, хайваннар әле генә яши башлаганда барысы җыелып киңәшмә корганнар, ди. Кемгә күпме гомер бирергә киңәш иткәннәр. Адәмгә егерме яшь биргәннәр, һич кайгысыз яшәргә дип әйткәннәр.
|
Картлар арасында еллар турында сүз киткәндә: — Быел нәрсә елы әле? Куй елымы, сыермы? — дип сөйләшкәнне, шуңа карап быел һаваларның ничек киләчәген дә елдан сынап куйганны ишеткәнегез бардыр инде, билгеле.
|
Элекке заманда ялгызы гына бер карт булган, ди. Аның өендә эт белән мәчедән башка бер җан иясе дә булмаган. Шуннан бу картның эче пошып, үзенә иптәш эзләргә чыгып киткән.
|
Бик борын заманда, авыллар төзелмәс вакытта, ике йорт булган. Берсендә ир белән хатын, берсендә ялгыз әби генә яшәгән.
|
Ике кызның әнисе чирләп киткән икән. Әтиләре намазда вакытта бу кызлар кычкырышып уйнаганнар да уйнаганнар икән.
|
Тартайның кечкенә кул тегермәне бар, ул тора да шул тегермәнен тарта икән.
|
Борын заманда тартай, бытбылдык, көртлек, чыпчык — дүртәүләшеп ат белән йөрергә чыкканнар, ди.
|
Алаймы булган, болаймы булган, имештер, бик борынгы бер заманда кошлар белән дүрт аяклы хайваннар арасында бик каты сугыш булган.
|
Бервакытны җир, җил, су бер урынга килгәннәр дә зарлана башлаганнар. Барысы да үз кайгыларын сөйләгәннәр. Шуннан соң өчесе дә Кояшка үтенеч кәгазе җибәргәннәр.
|
Имештер, бик борынгы заманнарда усак яфраклары тирәк яфраклары төсле озынча булганнар. Яз көннәрендә каен суы кебек усак суы да ага торган булган.
|
Көннәрдән бер көнне дөньяга үсемлекләр, хайваннар, кошлар яралганнар. Икенче көнне аларга кием-салым өләшенә башланган, ди.
|
Иң тәү башта тирәк агачы да башка җимеш агачлары шикелле җимеш бирәсе булган, буйга-сынга да алар белән бер чамада гына үскән, ди.
|
Борын-борын заманда, моннан бик күп еллар элек, җир йөзендә бик матур кешеләр яшәгән. Алар һәрвакыт шат, таза булганнар. Ләкин аларның башына бик авыр кайгы килгән: кешеләр үлә башлаганнар.
|
Аны кем белә дисәң, безнең Гөлйөзем әби белә икән.
|
Заманында Зөһрә исемле бик матур, бик акыллы, бик эшчән кыз бул¬ган. Аның булдыклылыгына, уңганлыгына, һәр эшне белүенә, кешеләргә карата игелекле булуына бөтен тирә-як исләре китеп сөйли икән. Ләкин ул үзенең матурлыгы, уңганлыгы белән бер дә ирәмсенмәгән, эреләнмәгән.
|
Борынгы заманнарда күк йөзе җиргә бик якын торган. Аңа сузылып кул белән дә кагылырга мөмкин булган.
|
Дөньялар гел-гел буталып торган бер вакытта кеше үз кү¬ңеле өчен рухи азык эзли башлый. Кемнәрдер маҗаралы, фан¬тастик әдәбиятны ябырылып ала, ә кемнәр¬дер халык иҗатына караган легенда һәм миф¬лардан, гасырлар тузаны каплаган һәм халык хыялы белән фантастика дәрәҗәсенә күтәрелгән персонажларда үзенә тор¬мышчанлык эзли.
|
|
|
|
Календарь |
« Апрель 2024 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
|
|