Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » АБЫЙ БЕЛӘН ЭНЕ (Хакас халык әкияте)
АБЫЙ БЕЛӘН ЭНЕ (Хакас халык әкияте)
18:13:40
Яшәгән, ди, абыйлы-энеле ике бертуган. Олысы бай, кечесе ярлы булган боларның. Шулай берчак абый кеше ярлы энесен чакырган да болай дигән: — Тормышыңның бер дә рәте юк. Әйдә, миңа эшкә яллан син. Кояш чыкканнан алып кояш баеганга кадәр эшләсәң, бер капчык икмәк бирермен үзеңә. — Ярый,— дип килешкән энесе һәм җиң сызганып эшкә дә тотынган. Кояш баегач, ул абыйсы янына хезмәт хакы сорап килгән.— Таңнан алып төнгә кадәр эшләдем, инде бер капчык икмәгеңне бир,— дигән аңа энесе. — Ашыкма, көн бетмәде бит әле. Әнә күктәге айны күрәсеңме? Ай — кояшның энесе. Ай батканчы эшлә, аннары исәп-хисап ясарбыз,— дип җавап биргән абыйсы. Ярлы энекәшкә шулай итеп әле төне буе да эшләргә туры килгән. Ай батып, кояш чыгып килгәндә, ул, өенә кайтып, зур капчык алган да аның төбен тишкән. Аннары, бай абыйсы янына килеп, тишекле капчык астына тагын бер капчык куеп, икмәк салганын көтә башлаган. — Туктале,— дигән аңа абыйсы,— син ике капчык тотып торасың түгелме соң? — Күктәге кояшның энесе булгач, нишләп җирдәге капчыкның энесе булмаска тиеш әле?! — дип җавап биргән ул. Абыйсы моңа ни әйтергә дә белмичә аптырап калган. Ул арада энесе ике капчыкны икмәк белән шыплап тутырган да, арбасын тартып, җырлый-җырлый, өенә кайтып киткән, ди.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 1 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
- Оценить -
Отлично
Хорошо
Неплохо
Плохо
Ужасно
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]