Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 0 Пользователей: 1 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 09
Дөньяда бер малай булган. Бик тә, бик тә су коенырга яраткан ул. Әти-әнисе сүзен дә тыңламыйча, көннәр буе судан чыкмый ята икән.
Берзаман, ташу ташыган чакта, бу малай елга буена килгән дә чишенеп суга чумган. Чумуы булган, агым моны үзе белән ияртеп алып та киткән. Куллары, аяклары белән чәбәләнеп, шулкадәр каты итеп кычкыра торгач, аны хәтта елга төбендәге Су иясе дә ишеткән.
Су иясе үз патшалыгына сораусыз керүчеләрнең һәрберсен батыра икән. Ләкин бу малайны никтер кызганган ул. Иксез-чиксез патшалыгында ялгызы яшәүдән туйганга, аны үз янына алырга булган. Адәм баласын үзенең су төбендәге шәһәренә алып кайткан да бәллүр бүлмәдәге бәллүр караватка салган.
|
Көннәрдән бер көнне Каплан баласы әти-әнисеннән аерылып адашкан да, йөри торгач, фил көтүе янына килеп чыккан. Бик кечкенә булган әле ул, хәтта куркуның нәрсә икәнен дә белмәгән... Шулчак үлән утлап йөргән бер фил, күрмичә, ялгыш аның өстенә баскан. Каплан баласын эзләп чыккан туганнары, аның үле гәүдәсен тапкач, Әти капланга кайгылы хәбәр китергәннәр:
— Сезнең улыгызны үтергәннәр! Ул хәзер су буендагы иңкүлектә ята...
— Кем үтергән аны? Әйтегез, хәзер үк аның башына җитәм, улым өчен үч алам! — дип ярсыган Әти каплан.
|
Көннәрдән бер көнне куяннар карт нарат төбенә җыелганнар да тормыш авырлыгыннан зарланыша башлаганнар. Карт куян боларны тыңлап-тыңлап торган да, алга чыгып, болай дигән:
— Кадерле туганнарым минем! Мескен куяннарга җирдә яшәү бик авыр. Куаклыкта берәр җәнлек кыштырдап куйса, куян дер-дер килә, агачтан яфрак өзелеп төшсә, куянның коты оча. Үзебез бөтен нәрсәдән куркабыз, ә безгә хәтта черкинең дә исе китми. Болай яшәү туйдырды, әйдәгез, диңгезгә барабыз да бөтенебез шунда батып үләбез. Иртәме- соңмы барыбер үләсе бит.
|
Берзаманны Аю баласы, киреләнеп, әти-әнисен санламый башлаган. «Мине бөтенесе «йөнтәс аю» дип үрти. Моннан ары мин аю булмыйм»,— дигән ул һәм, өеннән чыгып, урманга качып киткән. Бара торгач, тундрага килеп җиткән бу. Анда көннәр дә җылырак, кояш та яктырак, ә тирә-юнь чәчәкләр белән тулы, ди. Караса, бер Йомран чәчәкләр арасыннан башын күтәргән дә бик матур итеп сызгыра икән. «Минем шул йомран кебек буласым килә»,— дигән Аю баласы һәм арткы аякларына тураеп баскан да, алгы тәпиләрен корсагына кушырып, сызгырырга тотынган. Әмма аның сызгыруы үкерү булып чыккан. Моны ишеткән Йомран тиз генә өненә кереп качкан.
|
Тайгадагы агач башында бер соп-соры Песнәк яшәгән, ди. Моның күршесендә, агач төбендә, Тычкан оя корган. Тычкан, җәй буе арлы-бирле чабып, кышка ризык әзерләгән. Ә Песнәк, чырык-чырык килеп, агач башында очып йөргән.
Менә салкын кыш та җиткән. Тычкан җылы оясына кереп яткан. Ә Песнәк агач башында суыкта калган. Тычкан, оясыннан башын чыгарып, Песнәккә эндәшкән:
— Туңасыңмы, күрше?
— Әй-йе...— дип, томшыгын шакылдаткан Песнәк.— Ялгыз яшәү кыен икән. Тычкан дус, әйдә, бергә яшик. Башта синдә торырбыз, аннары — миндә.
|
Көннәрдән бер көнне Хартагай исемле аучы, атка атланып, урманга ауга чыгып киткән. Бара торгач, урман аланында ул кыргый тавыклар күргән. Билгеле, моңа бик сөенгән бу. Тиз генә ат кылыннан үреп, аланга ятьмә корган да, тавыкларны тотып, өенә алып кайткан. Тавыкларны суеп, кунак җыярга уйлаган Хартагай. Шулчак тавыклар күз яшьләре агызып елашырга тотынганнар.
— Хартагай, Хартагай! Зинһар өчен, харап итмә безне! Без сиңа бик күп итеп йомырка салырбыз, тамагың һәрчак тук булыр,— дигәннәр алар аучыга.
|
Булган, ди, бер саран карчык. Үлеп китәрмен дә, сыерым кешеләргә калыр дип курка икән бу. Шуңа күрә үләр алдыннан сыерын суеп ашарга ният иткән. Тик кайчан үләсеңне каян беләсең.
Карчык күрше-күләнгә кереп сораша башлаган. Бер шаяны тоткан да моңа болай дигән:
— Син, әби, тауга менеп кара. Тауның иң очына менеп бас та: «Яшәргәме әллә үләргәме?» — дип кычкыр. Шунда ук җавабын ишетерсең.
Карчык шулай иткән дә. Тау башына менеп, бар көченә:
— Яшәргәме әллә үләргәме? — дип кычкырган.
|
Прэкакай дигән авылда аучылар гаиләсе яшәгән. Аларның Вээн исемле кызлары булган. Шулай беркөнне Вээн диңгез ярында утыра икән. Кинәт ул ниндидер ят аваз ишеткән. Караса, аны Җен шу¬лай чакыра, ди.
— Сиңа ни кирәк? — дип сораган Вээн.
— Мин сине ашыйм,— дигән Җен.
Кыз исенә килергә дә өлгермәгән, бөтен җир дөм караңгылыкка чумган. Җен аны мәгарәгә кертеп ташлаган да мәгарә авызын зур таш белән каплап куйган. Ялгыз калган Вээн елап җибәргән.
|
Яшәгән, ди, бер карчык. Булган, ди, аның бердәнбер улы белән килене. Карчык бик нык картаеп, кеше кулына калгач, килен чыгымчылый башлаган. «Авыру карчык карап туйдым, минем белән торасың килсә, әниеңне үтер»,— дигән ул беркөнне иренә. Ире тегеләй иткән, болай иткән, ләкин барыбер хатыны сүзеннән чыга алмыйча, әнисен бау белән бәйләп, пычак кайрарга утырган. Ә хатыны күршеләргә кереп киткән. Әнисе моның уен сизеп алган. «Әй, улым, улым, бу яман эшең кешегә сизелер бит. Син пычак белән маташма, минем муенга бау гына ташла»,— дигән ул. «Чыннан да, дөрес сөйли бит бу»,— дип, малае лапастан бик юан бау алып кергән. «Әй, улым,— дигән тагын әнисе,— бу кадәр юан бау белән берни дә кыла алмассың. Бар, мин сине сабый чагыңда тирбәткән бишек бавын алып кил».
|
Яшәгән, ди, киң күңелле, ачык йөзле бер бабай. Үзе ярлы булса да, беркемгә сер бирмичә, зарланмыйча-офтанмыйча, гел уйнап-көлеп, тормыштан ямь табып яшәгән ул. Шуңа күрә дә Шайтан аны яратмаган.
Көннәрдән бер көнне шайтан бабайны акылга утыртмакчы булган. Үзе янына Җенне чакырып китергән дә болай дигән:
— Төн җитеп, караңгы төшкәч, бабайның өенә бар. Куркыт, газапла, теләсәң нәрсә эшлә, йөзеннән, нур, күңеленнән шатлык качсын. Яратмыйм мин якты йөзле, шат күңелле кешеләрне!
|
Корольнең бик тә яраткан аты булган, ди. Ничәмә-ничә яудан үзен исән-имин алып чыккан бу бахбаен ул затлы сарайда гына асраган, аны бары иң тәмле солы һәм печән белән генә сыйларга кушкан. «Кем дә кем миңа бу атымның авыруы хакында хәбәр китерә, шуның башы исән калмас!» — дип, ат караучысын да кисәтеп куйган.
Шулай беркөнне бу бахбай кинәт кенә авырып киткән. Ат караучы, корольнең моны белсә чыгырдан чыгачагын аңлап, кара кайгыга баткан. Ат сарае каршында хәсрәтләнеп утырганда, моның янына шамакай килеп чыккан. «Төсең качкан, нәрсә булды сиңа?» — дип сораган ул аннан. «Корольнең бу бахбайны ничек яратканын беләсең бит инде. Ә ул һич көтмәгәндә авырып китте. Инде хәзер миңа нишләргә? Бетте башым, бетте!» — дип аһ орган ат караучы.
|
Бер бай әфәнде, хезмәтчесе белән ярминкәдә йөргәндә, ат сатучылар янына килеп чыккан.
— Менә бу атын, миңа бик ошады, күпме хак сорыйсың? — дип сүз каткан ул сатучыга.
— Ат өчен бер тиен дә сорамыйм,— дигән агай.— Аның дагасына кагылган утыз ике кадак өчен түләсәгез, шул җитә.
— Ә бер кадагың күпме тора соң синең? — дигән бай әфәнде.
|
Шулай берчак кенәз үзенең хезмәтчесе белән урманда адашып калган. Йөри торгач, болар, арып-талып, карт имән ышыгына ял итәргә утырганнар. Шулчак хезмәтче имән куышында керпе күреп алган.
— Сора әле шул керпедән, безгә урманнан чыгу юлын күрсәтмәсме икән? — дип шаярып сүз каткан кенәз.
Хезмәтче, чынлап торып, имән куышына башын тыккан да:
— Әй, керпе дус, без адаштык, урманнан чыгу юлын күрсәтсәңче! — дигән.
— Күрсәтүен күрсәтермен, әмма бушка түгел,— дип җавап биргән аңа Керпе.
|
Борын-борын заманда яшәгән, ди, абыйлы-энеле ике авыл агае.
Олысы бай, кечесе ярлы булган боларның. Абыйсының бер баласы да юк, ә энесенең өе тулы бала-чага икән. Олы туганы дүрт сыер асраган, кечесенең бер малы да булмаган. «Балалары бигрәк кызганыч, бер сыерыбызны аларга бирик»,— дигән абыйсының хатыны. «Мин үзем дә шулайрак уйлап тора идем»,— дип хуплаган аны ире.
Сыерлы булгач, энесенең балалары көн саен сөт эчә башлаганнар. Яз җитүгә, бу сөтлебикә нәкъ үзе төсле бер бозау алып кайткан. Ел саен шулай берәр бозау китерә торгач, өч елдан аларның абзарында дүрт сыер пәйда булган. Абыйсының хатыны инде болардан көнләшә башлаган. «Энекәшеңнең абзары тулы сыер, бар, үзебезнең сыерны кире алып кайт!» —дигән ул иренә.
|
Бер ананың Тоник һәм Гонзик исемле ике улы булган. Гонзик исемлесе үги малай икән. Шуңа күрә үги әнисе гел эш кушып кына тора, ди, моңа. Ә иркә Тоник бернәрсә эшләми, көне буе сырт кыздырып ята икән.
Шулай беркөнне ана Тоникны урманга утынга җибәрмәкче булган. «Юк, бармыйм, чирлим мин»,— дип кырт кискән малай. Үги ана Гонзикны чакырып китергән дә болай дип җикергән: «Бар, тиз бул, даруханәгә чап! Тоникка дару алып кайт!» Бик барасы килмәсә дә, Гонзик чыгып китәргә мәҗбүр булган. Менә Гонзик, мышный-мышный йөгереп, даруханәгә килеп җиткән. Бусаганы атлап керүгә, аяк астындагы дару шешәләренә абынып егылган. Пыяла шешәләр чәлпәрәмә килеп ватылган. Дару сатучы моның якасыннан эләктереп алган. Гонзик еламсырап гафу үтенергә, дару алырга килгәнен аңлатырга тотынган. «Бөтен шешәләремне ватып бетердең! — дигән дару сатучы һәм кулындагы чыбык белән Гонзикның сыртына берне сыпырып алган.— Менә сиңа дару! Менә сиңа дару!»
|
Күп еллар элек кеше барлык җәнлек-җанварларның хуҗасы булган. Ул үзенә ярдәмче итеп этләрне сайлавы турында карар чыгарган. Этләр моңа бик тә сөенгәннәр, мәчеләр исә көнләшүдән шартлый язганнар. Көннәрдән бер көнне мәчеләр, киңәшмә җыеп, этләрнең бу хокукын үзләренә алырга булганнар. Күп уйлап тормыйча, этләргә хокук бирелү турында язылган пергаментны урлап, келәттәге иске- москы әйберләр арасына яшереп куйганнар.
|
Елга буенда бер агай утын кисеп ята икән. Иртәдән бирле балта чаба-чаба аргач, учак ягып, ботка пешерергә уйлаган бу. Ерак түгел яр буендагы чатырында хәл җыеп ятучы чегән моның һәр хәрәкәтен күзәтеп тора, ди. Ботка исе чыккач, инде көне буе ризык капмаган чегәннең авызыннан сулар килгән. «Ничек кенә бу агайга сүз табып, тамакны ялгарга икән?» — дип баш вата, ди, чегән. Менә ул, елмаеп, учак янына килгән дә болай дип сүз башлаган:
— Исән-сау яшисеңме, агай?
— Ходайның биргәненә шөкер,— дигән тегесе.
— Нәрсә пешерәсең?
|
Дүрт сукыр кеше, сөйләшә-сөйләшә, юл буйлап бара икән. Боларның каршысына гаҗәеп зур фил очраган.
— Юл бирегез, фил килә! — дип кычкырган аларга кемдер.
— Ә фил нинди була ул? — дип сораган сукырларның берсе.— Аны тотып карарга ярыймы?
— Бераз туктап тор әле. Сукырларның филне күрәсе килә! — дип, юл кырындагы кешеләр фил өстендәге малайга кычкыра башлаганнар.
|
Шулай берчак Юлбарыс авырып киткән, ди. Бөтен җәнлек- җанварлар аның хәлен белергә килгән, алар арасында бары тик Төлке генә юк икән. Бүре, Төлкедән үч алырга теләп, бу турыда авыру Юлбарысның колагына пышылдаган. Усал урман патшасының моңа бик тә ачуы чыккан.
— Төлке күренү белән үк, миңа хәбәр бирегез! — дип җикергән ул.
Ниһаять, Төлке дә Юлбарысның хәлен белергә ният иткән. Билгеле, Бүренең үзе турында Юлбарыска ниләр пышылдаганын ишеткән инде ул.
— Моңа кадәр кайда йөрдең? — дип ырлаган Юлбарыс.
|
Карга шулай берзаман Тычкан аулап кайтып килә икән. Урман өстеннән очканда, Тычканны ялгыш ычкындырып җибәргән бу. Ә урманда төрледән-төрле могҗизалар ясый белүче кеше яши икән. Тычкан нәкъ шул кешенең аяк очына ук килеп төшкән. Кеше Тычканны үзенең өенә алып кайткан. Бергәләп бик дус кына яши башлаганнар болар. Тычканның тамагы тук, өсте бөтен булган.
Көннәрдән бер көнне Тычкан урманга чыгасы иткән. Чыгуы булган, каршында бик зур Мәче күреп, коты алынган. Тизрәк өйгә йөгереп кергән дә почмакка поскан.
— Нәрсә булды? Нигә болай дерелдисең? — дип сораган аннан кеше.
|
Мәче урманда адашып йөргәндә, моның каршысына Төлке килеп чыккан. «Туктале, бу хәйлә капчыгы белән сөйләшеп карыйм, берәр юньле киңәш бирмәс микән?» — дип уйлаган Мәче. — Исәнме-саумы, Төлке туганым! Хәлләрең ничек? — дип, ерактан ук сәлам биргән ул Төлкегә.
Төлке моңа теләр-теләмәс, тәкәббер генә җавап кайтарган:
— Аллага шөкер! Күршедән акыл сорамыйбыз...
|
Бер сәүдәгәрнең саңгырау дусты булган. Сәүдәгәр авырып киткәч, саңгырау дусты моның хәлен белергә уйлаган. Үзе бара, үзе эченнән генә болай уйлый икән бу:
— Барып керүгә, иң элек хәлен белешәм: « Саулыгың ничек, сәхиб? » — дип сорыйм. Билгеле инде, ул: «Сырхавым бетеп бара»,— дияр. Аннары мин: «Аллага шөкер! Тамагыңа ни кабасың?» — дип сорармын. Ул: «Кыздырган борчак»,— дияр. Ә мин: «Чәйнәп аша, сихәте ныграк тияр»,— диярмен. Аннары: «Сине кайсы табиб дәвалый?» — дип сорармын. Ул: «Теге... Мирза атлы иң мәшһүр табиб»,— дияр. Ә мин: «Аллаһы Тәгалә аңа куәт бирсен!» — дип әйтермен.
|
Бер раджа күрше ил солтанына өч алтын сын бүләк итеп җибәргән. Сыннар бер-берсенә игезәкләр сыман охшаш булсалар да, бәяләре төрле, дип әйтергә кушкан. Шулай итеп солтанның зирәклеген сынап карамакчы икән бу.
Әлеге бүләкләрне алгач, солтан уйга калган. Күпме уйлап та башы җитмәгәч, сарайдагы бөтен вәзирләрен җыйган. Тик алар да бу сыннар арасында бернинди аерма таба алмаганнар. Озакламый бу хәбәр бөтен илгә таралган, һәр өйдә, һәр урамда, һәр мәйданда кешеләр шул турыда гына сөйләшәләр икән. Бу хакта төрмәдә утыручы егет тә ишеткән. Шуннан ул: «Төрмәдән чыгарсалар, ул сыннарның чын бәясен әйтәм»,— дигән.
|
Кош аулаучы урман аланына ятьмә корып куйган. Очып төшкән һәр кош аягы белән шул ятьмәгә урала, ди. Урман аланы тиздән кошларның өзгәләнеп кычкырган авазы белән тулган. «Бер кисәк иткә алданып, тозакка эләктек»,— дип каркылдашкан каргалар. «Каркылдап утырудан файда юк, ятьмәдән ничек котылу ягын уйларга кирәк»,— дигән сыерчыклар. Озак бәхәсләшкәннәр болар. «Әйдәгез, бөтенебез дә берьюлы канатларны җилпибез һәм ятьмә белән бергә очып китәбез»,— дигән шулчак бер читтә моңаеп утырган карт Күгәрчен.
|
Елга буенда өч байбикә, куллары белән су чәчрәтеп, мактанышып утыралар икән.
— Минем кулым шундый матур! — дип сүз башлаган беренче байбикә.
— Ә минеке матур да, мамык кебек йомшак та! — дигән икенче байбикә.
— Минем бармакларым зифа камыш сыман! — дип өстәгән өченче байбикә.
|
Бер авылда бик аңгыра брахман яшәгән. Үзе диндар икән. Авылдан авылга йөреп, теләнә-теләнә тамак туйдырган ул. Һәркем аңа бар булганыннан өлеш чыгарган: йә дөге, йә сөт, кайберәүләр хәтта сарык, сыер да биргән. Көннәрдән бер көнне брахман күрше авылга килгән дә, бер байның ишеген кагып, Аллага корбан итү өчен мөгезле мал сораган. Тегесе каршы килә алмаган, көтүеннән иң симез кәҗәсен алып биргән.
|
Борын-борын заманда бер ананың ялганчы улы булган. Анасы моңа көн дә:
— Улым, тукта инде шул ялганлавыңнан! Ялган сөйләү — бик зур гөнаһ бит ул,— ди икән.
Менә көннәрдән бер көнне улы анасына болай дигән:
— Әни җаным! Син миңа берәр тәмле нәрсә пешереп бир әле. Мин Ялганны туйганчы ашатам да урманда адаштырып калдырам.
|
Карурман уртасында яшәгән, ди, бик эшчән Үрмәкүч. Ләкин көне-төне эшләсә дә, аның башы бурычтан чыкмаган. Тора-бара урманда ул бурыч алмаган җәнлек-җанвар да калмаган.
Көннәрдән бер көнне урман җәнлекләре, җыелышып, Үрмәкүчне акылга утыртмакчы булганнар. Бу хәбәрне ишетеп, Үрмәкүч кара кайгыга баткан. Төн буе йокламый чыкканнан соң, урман халкына ул мондый хәбәр салган: «Җомга көн бөтен бурычларымны түлим. Рәхим итегез!»
Җомга көнне иртә таңнан, бурычын алырга дип, иң беренче Тавык йөгереп килеп җиткән. «Хәзер, сандыктан акча гына алып керәм. Бераз көтеп тор»,— дигән дә Үрмәкүч чоланга чыгып киткән. Ишек төбендә инде кыргый Мәче чират көтеп тора икән. «Сиңа бирәсе бурычым өйдә. Кереп ал»,— дигән аңа Үрмәкүч. Мәче өйгә керсә, өстәл янында Тавык кукраеп утыра, ди. Ул, уйлап-нитеп тормыйча, тиз генә Тавыкның муенын борып ташлаган.
|
Яшәгән, ди, бер урман кисүче. Аның өендә өйрәнчек малай яшәгән, ди. Бервакыт урманга баргач, болар җир астына төшә торган текә баскычка тап булганнар. «Бар әле, төшеп карап мен, берәр нәрсә тапсаң, яртысын сиңа бирәм»,— дигән хуҗа өйрәнчегенә.
Малай җир астында өч тау алтын күргән. Беренче тауны бөркет, икенчесен өч башлы аждаһа, өченчесен җен саклый, ди. Малай бөркетне куып җибәргән дә алтын алырга теләгән, тик салыр әйбере булмаган. Тирә-ягына караса, бер кечкенә тартма күргән. Аны кулына алу белән, давыл кубып, өйрәнчекне тау-таш арасына илтеп ташлаган.
Малай бик озак адашып йөргән. Шуннан соң ул, сал ясап, диңгез кичкән һәм бер шәһәргә барып чыккан. Ашыйсы килгәч, утын ярырга ялланган. Кичен караңгы бүлмәдә кесәсеннән теге тартманы тартып чыгарган. Тартма эчендә тугыз чәшкеле шәмдәл ята, ди. «Шәмнәрем булса, бүлмәм дә яктырыр»,— дип уйлаган өйрәнчек.
|
Сатин исемле бай бөтен тирә-юньдә үзен иң акыллы, иң хәйләкәр кешегә санап йөргән, ди. Көннәрдән бер көнне бу якларга ниндидер көтүче килгән дигән хәбәр таралган. Имеш, ул бөтен байларны алдап, төп башына утыртып йөри икән. Башка бер кеше дә аны алдый алмый, ди.
— Бүтәннәрне ничек алдыйдыр, белмим, әмма мине алдарлык кеше дөньяга килмәгән әле! — дип күкрәк каккан, бу хәбәрне ишеткәч мактанчык Сатин бай.
— Сатинны алдарлык кеше дөньяга килмәгән! — дип кабатлаганнар юртада бергә мәҗлес корып утыручы дуслары, Сатинның сүзләрен җөпләп.
Сатин бай канәгать кыяфәт белән сакалын сыйпап куйган һәм хезмәтчеләренә әлеге көтүчене табып китерергә боерган.
|
Бер ялкау малай җәйге челләдә елга ярында юкны бушка аударып утыра икән. Утыра торгач, су коенасы килә башлаган моның. Ләкин ул, чишенергә иренеп, ниятеннән кире кайткан.
Шулвакыт агач башындагы Чыпчык такмаклый-такмаклый чыркылдарга тотынган:
— Тирләп-пешеп беткәнсең ич. Су коенып алыр идең...
— Әйтүе генә ансат,— дип җавап биргән малай.— Әгәр суда бата башласам, кем коткарыр мине?
|
Яшәгән, ди, бер ярлы адәм. Үзе ярлы булса да, акылга бик бай икән бу. Иртәгә көннең нинди буласын да, сарыкларның ничә бәрән китерәсен дә алдан ук әйтеп биргән.
Шулай бер байның алтын-көмешен урлаганнар. Күпме эзләп тә каракны таба алмаганнар. Шаманнардан да, күрәзәчеләрдән дә сорашканнар, әмма файдасы тимәгән. Аптырагач, байга теге акыллы ярлыны алып килергә киңәш иткәннәр. Бай ярлыга гозерен әйкән.
— Каракны тапсам, миңа нәрсә бирәсең? — дигән аңа ярлы.
— Бер көтү ат бирәм!
— Ярый алайса, сиңа монгол ханы бүләк иткән әтәчне китерсеннәр.
|
Яшәгән, ди, абыйлы-энеле ике бертуган. Олысы бай, кечесе ярлы булган боларның. Шулай берчак абый кеше ярлы энесен чакырган да болай дигән:
— Тормышыңның бер дә рәте юк. Әйдә, миңа эшкә яллан син. Кояш чыкканнан алып кояш баеганга кадәр эшләсәң, бер капчык икмәк бирермен үзеңә.
— Ярый,— дип килешкән энесе һәм җиң сызганып эшкә дә тотынган.
|
Яшәгән, ди, бер король. Булган, ди, аның акыллы әкиятчесе. Король һәр кичне әкият тыңламаса, йокыга китә алмый икән.
Шулай бер кичне, гадәттәгечә, йоклар алдыннан король әкиятчесен чакырып китергән. Әкиятче, көне буе король балаларына мәзәкләр сөйли-сөйли, алҗып йокларга яткан икән.
— Король галиҗәнаплары,— дип, күзләрен уа-уа сүз башлаган ул,— вакыт бик соң инде. Әкият качмас, теләсәгез, иртәгә сөйләрмен.
Корольнең моңа ачуы чыккан. Ул, аяк тибеп, өр-яңа әкият сөйләргә әмер биргән.
|
Шулай бер агай, ишәген җитәкләп, әкрен генә базардан кайтып килә икән. Хәле беткәч, агач төбенә утырып, бераз черем итәргә уйлаган бу. Йоклап китәр алдыннан, ишәге качып китмәсен дип, тезгенен кулына ныклап урап тоткан. Юлдан узып баручы ике сукбай агайны кызык итмәкче булганнар: ишәкне шыпырт кына тугарганнар. Берсе, ишәккә атланып ары киткән, ә икенчесе башына йөгән кигән дә тезгенне тарткалый башлаган. Шулчак агай уянып киткән һәм куркуыннан:
— Нинди галәмәт бу? Кайда минем ишәгем? — дип кычкырып җибәргән.
— Курыкма, хуҗам, мин — синең ишәгең,— дип җавап биргән аңа теге сукбай.
— Юкны сөйләмә, син кеше бит, ишәк түгел!
|
Бөркет бервакыт Карчыга һәм Саесканны үзе белән ауга чакырган. Тегеләр, ризалашып, аның белән бергә барырга булганнар. Кояш баеганчы, өч йөзләп кыргый җәнлек һәм кош аулап өлгергәннәр болар.
— Ә хәзер табышны бүләргә кирәк,— дигән Бөркет Саесканга,— шушыларны өчебезгә тигезләп бүл.
— Юк, Бөркет, миннән булмый. Үзең бүл яисә Карчыгага куш,— дигән Саескан.
— Ярар соң,— дигән Карчыга, бар табышны төп-төгәл өч өемгә тигезләп бүлгән.
|
Хәлмәле авылы агайлары бервакыт ярминкәгә бармакчы булганнар, ди. Шактый юл үткәч, кичен алар бер авылда төн кунарга туктаганнар. Атларын тугарып, ашарларына салганнан соң, тәртәләрен барасы якка каратып, чаналарын юлга чыгарып куйганнар. Иртәгә эш тә кими, барасы юлны да бутамыйлар, янәсе...
Төнлә бу авылның бер кешесе, кызык өчен, чаналарны кирегә таба борып куйган.
Юлчылар, иртән торгач, атларын җиккәннәр дә кузгалып киткәннәр.
Баралар, баралар икән болар. Бара торгач, иң өлкән карт, аптырап, болай дигән:
— Карагыз әле, кичә моннан узган идек түгелме соң без?
|
Хәлмәле авылында яшәүче бер әби үзенең картына җылы юрган сырып бирергә булган. Чөнки бабай һаман җылыга туя алмый икән. Әби юрганны сыруын сырган, әмма ул бик кыска булган: бабай ябынып яткач, аяклары аннан тезләренә хәтле чыгып тора икән.
— Төне буе йоклый алмадым, аякларым боз кебек,— дип зарланган иртән бабай.
— Борчылма, картым, хәзер мин аны рәтләп бирәм,— дип юаткан бабайны әби.
|
Бик-бик борынгы заманда диңгез суы да елга суы сыман тозсыз булган икән. Ангалоны кырмыска тешләгән көннән башлап шулай тозлыга әйләнгән ул...
«Кем соң ул Ангало?» — диярсез инде сез. Ул галәмәт зур гәүдәле пәһлеван булган. Диңгезгә керсә, диңгез тубыктан, җиргә басса, таулар тез тиңентен генә икән аңа.
Шулай бервакыт кешеләрнең тозлары беткән, һәм алар, ярдәм сорап, Ангало янына килгәннәр.
— Бер чеметем тозыбыз калмады. Диңгез аръягында тозның исәбе-хисабы юк. Диңгез кичәргә ярдәм ит, Ангало! — дип ялварганнар кешеләр.
— Була ул! Әйдәгез минем арттан! — дигән пәһлеван, аларның хәленә кереп.
|
Чындырмы-юктырмы, белмим, яшәгән, ди, кайчандыр бер карт Әтәч. Ничәмә-ничә мәртәбә Төлке тырнагына эләгеп тә ниндидер могҗиза белән исән калган ул.
Шулай беркөнне, авыл читендә җим эзләп йөргәндә, моның каршысына тагын Төлке килеп чыккан. Йөгереп качып булмасын чамалагач, Әтәч канатларын җилпегән дә янәшәдәге тал ботагына менеп кунаклаган. Төлке шунда ук агач төбенә килеп чүгәләгән һәм аңа болай дип сүз каткан:
— Әй, Әтәчкәй, мине күргәч, нигә агачка очып кундың? Курыктыңмы әллә?
— Йөгереп барып кочаклар дигән идеңме?
|
Моннан күп еллар элек күкнең зәңгәр көймәсе астында, урман буендагы кечерәк кенә өйдә ир белән хатын яшәгән. Аларның малайлары булган.
Шулай беркөнне хатын улына болай дигән:
— Кара әле, улым, әтиеңә булыша башларга вакыт инде сиңа. Бүген безнең ашарыбызга бернәрсә дә юк. Диңгездән балык тотып кайтыр идең.
Малай ятьмә алган да диңгез буена киткән. Ятьмәсенә бик матур алтынсу кызыл-күгелж,ем балык эләккән. Шунда Балык моңа кайгылы күзләре белән караган да кеше тавышы белән сүз салган:
— Мине диңгеземә җибәрсәнә. Моның өчен сиңа тылсымлы кайчы бирермен. Ул кайчы белән нәрсә өлгесен генә киссәң дә, чын әйбергә әверелер.
|
Көннәрдән бер көнне Арыслан, Ишәк һәм Төлке ауга чыкканнар.
Аулары уңышлы булган боларның. Соңыннан алар бар табышларын бер өемгә өйгәннәр. Арыслан аны Ишәккә бүләргә кушкан.
Ишәк табышны төгәл өч кисәккә бүлгән һәм, мактау сүзе көтеп, башын игән.
Шулчак Арыслан Ишәк өстенә ташланган. Аны кисәкләргә өзгәләгән дә ашап бетергән.
|
Шулай беркөнне Шайтанның әбисе үлеп киткән. Шайтан аны бик зурлап күмәргә булган. Бик яхшы арбага пар ат җиккән, табутны кара ефәкләргә төргән, ләкин Шайтанның әбисен кызганып елаучылар гына юк икән. Инде нишләргә? Шайтан тиз генә тәмәке яфрагы төйгән дә кешеләргә өләшеп чыккан.
— Бик шифалы үлән бу! Рәхәтләнеп иснәгез! Исни-исни минем әбине искә алыгыз! — дигән аларга Шайтан.
Тәмәке иснәгән һәр кешенең күзеннән мөлдерәп яшь ага икән.
Күктәге Фәрештә, бу гаҗәп хәлне күрүгә, ашыгып җиргә төшкән.
|
Патшаның бик тә чибәр бердәнбер кызы булган, ди. Төннәрен ул, кешеләргә сиздермичә генә, җен туена биергә йөри икән.
— Минем кызымның төнлә кая йөргәнен әйткән кешегә бик зур бүләк бирәчәкмен! — дип фәрман салган беркөнне патша.
Сарайда хезмәт итүче бер егет кызның төнлә кая йөргәнен белергә вәгъдә биргән. Төн уртасы җиткәч, күктән тылсымлы арба төшүгә, егет сиздермичә генә арба артына барып ябышкан. Арбага тотынып, җен туена барып җиткәч, агачлар артына качып күзәтә башлаган. Җеннәр бии башлаганчы, патша кызы аларның һәммәсенә берәр алма өләшеп чыккан. Шулчак кызның кәрзинендәге бер алма җиргә тәгәрәп төшкән. Егет аны алып куенына яшергән.
|
Бер падишаһның бик тә иркә ике игезәк улы булган, ди. Эш эшләми, михнәт күрми генә үсеп, буйга җиткән болар. Кинәт көннәрдән бер көнне падишаһ улларының тамакларыннан аш үтми башлаган. Табибларның файдасы тимәгән: ашыйсыны китерә торган дәва да, дару да табылмаган. Шуннан соң егетләр, әтиләреннән рөхсәт алып, дару эзләргә чыгып киткәннәр.
Бара торгач, боларның каршысына китмән тоткан карт очраган.
— Әй, бабай, кайсы илдә ашыйсыны китерә торган дару бар икән? — дип сүз катканнар аңа егетләр.
|
Шулай берчак падишаһ гозер белән килүчеләрне кабул иткәндә, почмакта берни сорамыйча тып-тын утырган кешене күргән. Падишаһ, аңа карап, башын сыйпап куйган. Теге кеше башын игән һәм учы белән авызын каплаган. Падишаһ аннары битен сыйпаган. Теге кеше бугазын тоткан. Падишаһ учын корсагына куйган, теге кеше аягына күрсәткән.
— Мин бу кешегә бер янчык алтын бирәм! — дигән шулчак падишаһ.
Вәзир алтынны китергәч, теге кеше сүзсез генә чыгып киткән.
|
Кайчандыр күктә ике кояш булган. Ике кояш кыздырудан агачлар корыган, үләннәр көйгән, елгалар кипкән, җәнлек-җанвар, кош-корт качып киткән, тайгада яшәр көн беткән.
Елдыга исемле оста аучының да балалары бу кызуга түзә алмыйча үлеп киткәннәр. Моңа бик ачуы чыккан аучы, кояшка атарга дип, ук-җәя ясарга тотынган.
|
Бер авылда Антон исемле бай белән Матвей исемле ярлы кеше яшәгән, ди. Антонның җире авылдагы бар кеше җиреннән дә күбрәк булган, тик бу аңа аз тоелган. Аңа «Комсыз » дигән кушамат та такканнар. Ә Матвей арттырып сөйләргә ярата икән, шуңа авылда аны «Алдакчы» дип йөрткәннәр.
Беркөнне Матвей җир сөреп ятканда, Антон килеп чыккан һәм:
— Алла ярдәм бирсен, Алдакчы! — дип сәлам биргән.
Матвей аңа баш иеп, елмаеп җавап кайтарган:
— Рәхмәт, күршем!
|
Борын-борын заманда яшәгән, ди, Тычкан белән Чыпчык, һәрчак бер-берсе белән киңәш-табыш итешеп, соңгы ризыкларына кадәр бүлешеп, бик тату гомер кичергәннәр алар.
Шулай көннәрдән бер көнне Тычкан белән Чыпчык юлда өч арыш бөртеге тапканнар. Уйлаганнар-уйлаганнар да бу бөртекләрне язын басуга чәчәргә булганнар. Башта Тычкан җир сөргән, аннары Чыпчык аны тырмалаган. Көзен басуда арыш каерылып уңган. Тычкан үткер тешләре белән арышны урып алган, ә Чыпчык канатлары белән суккан. Арыш җыелып, сугылып беткәч, көшел янына утырып, уңышны бүләргә тотынганнар. Бер бөртекне Тычканга, икенчесен Чыпчыкка, өченчесен Тычканга, дүртенчесен Чыпчыкка бүлә торгач, көшелдә бер бөртек артып калган.
|
Яшәгән, ди, бер комсыз сәүдәгәр. Гел хезмәтчеләренең аз эшләвеннән, көннең кыскалыгыннан зарлана икән бу. Көннәрдән бер көнне ул, аптырагач, ил гизәргә чыгып киткән. Бара торгач, ниһаять, Лопшо Педунь атлы акыл иясенә юлыккан.
— Безнең якта көннәр куян койрыгыннан да кыскарак. Хезмәтчеләрем эшли генә башлыйлар, шунда ук кич җитә. Зинһар өчен, көнне озынайтырга өйрәт мине! — дип үтенгән ул аңардан.
Лопшо Педунь моңа хәйләкәр елмаеп күз салган да болай дигән:
— Иң элек өстеңә җитмеш җиде кат кием ки, аннан соң тун бөркән. Башыңа бүрек эл, аягыңа киез итек ки. Аркаңа бер капчык ризык ас, кулыңа агач сәнәк тот та аның белән кояшны эләктер һәм бер урында тотып тор. Шулай итсәң, кояш та баемас, кич тә җитмәс.
|
Бик борын заманда Meгe-Сарыч атлы карт яшәгән. Аның бала-чагасы, мал-туары да булмаган. Шуңа күрә авылдан авылга йөреп тамак туйдырырга туры килгән аңа.
Бервакыт карт ике юл чатында зур күн капчык тапкан. Ул моңа бик тә куанган һәм тизрәк капчыкның авызын чишеп җибәргән. Аннан, тешләрен ыржайтып, ач Бүре килеп чыккан.
— Әһә, эләктеңме?! Мин хәзер сине кабып йотам,— дигән аңа Бүре.
— Соң мин сине коткардым лабаса. Ә син мине ашамакчы буласың. Бу — гадел эш түгел. Безне хөкем итсеннәр,— дигән Meгe-Сарыч.
Менә карт белән Бүре урманга кергәннәр. Бүре тәмам ачыккан, картны хәзер кабып йотарга тора, ди. Ерак та түгел, Куян күренгән.
|
Яхшы киемнәр киенгән берничә кеше байга кунакка баралар икән.
Кәминә боларны күргән дә артларыннан ияреп киткән. Байлар: «Безнең дәрәҗәне төшереп, кеше көлдереп йөрмә!» — дип, аны куып җибәргәннәр.
Йорты-җире, сыеныр урыны булмаган Кәминә урам уртасында басып калган. Шуннан ул бер фәкыйрь генә йортның ишеген шакыган. «Рәхим ит! Түрдән уз! — дип каршы алганнар аны. «Төн кундырып чыгарсагыз, мең рәхмәт!» — дигән Кәминә. Шул арада ул хуҗаның казан тирәсендә кайнашуын күреп алган. Үзе казанны болгата, ә аш китерергә җыенганы сизелми икән моның. Кәминә түзмәгән, хуҗадан аш турында сораган. «И кунак, син безнең иң авырткан җиргә кагылдың,— дигән хуҗа.— Алар ашарга сорый, ә безнең бер бөртек ризыгыбыз да юк. Кич җитте исә, мин казанга су белән таш салам, хатыным шуны болгатып тора. Аннары сабыйларны: «Сез ятыгыз, аш пешүгә уятырмын»,— дип алдый-алдый йоклатам».
|
Көннәрдән бер көнне Солтан Мәхмүт үз патшалыгы буйлап сәяхәт итәргә чыккан. Кояш кыздыра башлагач, алмагач төбенә сузылып яткан бу. Шулчак бер алма туп-туры моның авызына өзелеп төшкән. Падишаһ алмагач хуҗасын чакырып китергән дә:
— Мин синең бер алмаңны ашадым. Инде менә бурычымны ничек итеп түләргә дә белмим. Әгәр син бер-бер бәлагә юлыксаң, туп-туры Истанбулга кил дә мине эзләп тап,— дигән.
Чыннан да, әлеге агайның башына кинәт кенә бәла төшә. Күршесе белән ике арада җир өчен гауга чыга боларның. Эш судка барып җитә.
|
Беркөнне таныш түгел авыл агае Хуҗа Насретдингә бүләк итеп куян китергән. Хуҗа аны якты йөз белән каршы алган, сыйлап- хөрмәтләп озаткан. Икенче атнада агай тагын килеп кергән. Кергән дә туп-туры түргә менеп утырган. Хуҗа, нишләргә белмичә, аптырап тора икән.
— Әллә танымыйсыңмы? — дигән агай.— Үткән атнада сиңа алагаем зур куян китергән кеше булыр бу!
— Таныйм, таныйм, рәхим ит! — дип елмайган Хуҗа. Ул кунакның алдына табагы белән аш китереп куйган.— Узган атнадан калган куян шулпасы булыр.
|
Бер ярлы адәм хәер эстәп йөри икән. Авыл уртасындагы хәлле генә йортка кереп, ашарга сораган бу.
— Өемдә бер тәгам ризык та юк! — дип кырт кискән хуҗа.
— Миңа ризык кирәк түгел, бер кадак булса, шул җиткән. Кадактан аш пешерә беләм мин,— дигән ярлы.
Моны ишеткән хуҗа бер кадак чыгарып биргән.
|
Шулай бер ана басуда эшли, янында балалары уйнап йөри икән.
Кинәт кенә салкын җил исеп куйган. Аннары яңгыр яварга тотынган, бар җирне су баса башлаган.
Ана балаларын күтәргән дә пальма яфракларыннан үреп ясалган куышка йөгергән, ләкин су аның юлын бүлгән. Ул, бәләкәй баласын алып, карт имән башына менеп киткән, ә зуррагы алар артыннан үзе үрмәләгән.
Шулчак кара болыт арасыннан якты Ай ялтырап чыккан.
|
Элекке заманда бер ярлы гына кеше урманга утын кисәргә барган, ди. Юлда барганда бер үлгән төлке тапкан, ди. Бу табышка сөенеп, утынын да кисмичә, шул төлкене икмәк капчыгына салып, тиз генә өенә кайтып киткән, ди. Өенә кайтса, хатыны мичкә яккан икән. Бу агай, карап та тормыйча, башыннан бүреген салган да шунда ук утка атып бәргән, ди.
Хатыны, бик аптырап:
— Сиңа ни булды? Бүрегеңне утка яктың бит! — дигән.
|
Борын заманда бер Алдар исемле кеше булган, ди. Ул теләсә кемне алдалый ала икән. Үзен бик акыллыга санап йөргән бер бай кеше:
— Мин шул Алдарга очрасам, һич тә алдатмас идем,— дип күкрәк суга икән.
Бервакыт бай юл буйлап барганда күрә: әлеге Алдар бер кәкре каенны терәтеп тора, имеш. Бай аның янына барган да:
— Йә, дус, сине алдарга бик оста дип әйтәләр, мине дә алдый алырсыңмы икән, алдап кара әле,— дигән.
|
Унике ел патша армиясендә хезмәт иткән солдатның өенә кайтыр вакыты җиткән. Тик кайтып китәргә ашыкмый икән бу. «Кемгә хезмәт иткәнемне күрмичә китмим? Алып барыгыз мине патшага»,— дип әйтә, ди.
Генераллар бу хакта патшага җиткергәннәр. Ярар, ризалашкан патша солдат белән очрашырга. Солдатны китергәч, патша моннан: «Ник өеңә кайтмыйсың?» — дип сорый икән. «Унике ел сиңа гадел хезмәт иттем, ә үзеңне күргәнем юк. Өйгә кайткач, сорашсалар, ни диярмен?» — дигән солдат.
Патша моңа: «Мин сиңа хәзер бер сорау бирәм. Шуңа дөрес җавап бирә алсаң, сине бүләкләрмен, җир бирермен. Кайткач, өй салырсың, баеп китәрсең. Йә, әйт әле, җирнең уртасы кайда?» — дигән.
|
Бервакыт бер кеше Кәҗә белән Сарык алган. Кыш көне моның хайваннар яши торган сарае бик салкын булган. Шуңа күрә Кәҗә Сарыкка аркасын терәп ята да җылынып йоклап китә икән. Кәҗә Сарыкка әйтә, ди:
— Сарык агай, кил, без синең белән дус булыйк. Мин сине беркайчан сөзмәм, аерым да йөртмәм. Шулай дус булып җәен дә, кышын да яшәрбез. Көтүдә дә бергә-бергә йөрербез.
Сарык та бу киңәшкә риза була. Ике дус кыш көнен шулай бик тату гына уздыралар. Кыш үтә, яз килә. Хуҗалары боларны көтүгә җибәрә. Җәйнең матур, җылы көннәре дә җитә. Шулай беркөнне Сарык елга читендә үлән ашый икән. Моның өстенә елга ярыннан туфрак коела башлый. Шунда Сарык башын күтәрә дә:
— Кем анда яр башыннан минем өскә туфрак коя? — ди.
|
Ай белән Кояш элек гел бер урында гына тормакчы булганнар.
Шуңа күрә әлеге хәбәрне әйтер өчен, бөтен кошларны җыеп, җыелыш ясаганнар. Кошлар, боларның бер урында торуларына риза булып, кәгазьгә кул куйганнар.
Арада бары бер генә кош кул куймыйча калган, ди. Ул Ярканат булган. Бүтән кошлар Ярканаттан сораганнар:
— Бөтен кошлар кул куйганда, нигә син генә кул куймадың? — дигәннәр.
— Кулны мин шул сәбәпле куймадым,— дигән Ярканат,— Кояш белән Ай бер җирдә генә торсалар, җил бер генә яктан исәр, һәм агачлар кәкре булып үсәрләр, игеннәр дә Кояш төшкән җирдә генә үсәр, Кояш төшмәгән җирдә үсмәс.
|
Безнең якларда ашлыкларны, урып-җыйгач, зур-зур кибәннәр итеп ындырга өяләр. Бер елны безнең кибәндәге башакларны чукырга ниндидер кошлар ияләште. Һәркайсы зур-зур күркә хәтле булыр. Һич биздерә алмыйбыз үзләрен.
Әти уйлады-уйлады да, бер чиләк бал кайнатып, кибән башына куйды.
|
Бер игенченең кечкенә улы була. Әтисе аны шундый ярата икән.
Улы дигәндә, җанын да бирер иде менә! Әти кеше иртә таңнан кара кичкә хәтле кырда эшли. Аз гына буш вакыты булдымы, нәни улы янына йөгерә.
Ниһаять, ул үсеп җитә. Ул хәзер инде һәр эштә әтисенә зур ярдәмче була.
Көннәрдән бер көнне карт игенче кырга эшкә барырга уйлый. Билгеле, үзе белән бергә сөекле улын да ала инде бу. Иңнәренә авыр китмәннәр салып, бик озак баралар болар. Бара торгач, карт арый башлый.
|
Аглаби дигән авылда бер аучы яшәгән, ди. Аучы белән балыкчының шапырынырга яратканы һәммә кешегә билгеле инде. Әмма Аглаби аучысы мактанчыкның да мактанчыгы икән.
Менә беркөнне ул, ауда йөреп, авылга кайткан да, гадәттәгечә, мактанырга тотынган:
— Дөньяда төрле хәлләр була, әмма әле мондыйны күргәнем юк иде! Шулай төпсез упкын читеннән барганда күрәм: каршымда галәмәт зур тырнаклы, коточкыч кыяфәтле ерткыч җанвар ята. Мондый тырнаклар белән теләсә кемне ботарлап ташларга була... Сез, мине куркып калгандыр, дип уйлыйсыздыр инде. Курыксам, Аглаби аучысы булам димени мин?! Әкрен-әкрен генә бу куркыныч җанвар янына килдем дә, күз ачып йомганчы, тырнакларын чабып өздем!
|
Бар дөньясын онытып, куак башында сайрап утырган Сандугач янына сиздермичә генә Карга килеп кунган.
— Көне буе шулай әче тавыш белән сызгырып утыру ничек туйдырмый сине? — дип сүз каткан ул Сандугачка.
Бу дорфа сүзләрне ишеткән Сандугач сайравыннан туктап калган.
— Ни сөйлисен, син? — дип ярсып кычкырган ул.— Кешеләр сайра-вымны тыңлап туя алмый. Алар мине алтын читлектә генә асрыйлар, иң тәмле ризыклар белән сыйлыйлар. Ә син, җырлый белмәгән башың белән, миңа шундый бәя бирмәкче буласың.
|
Бар дөньясын онытып, куак башында сайрап утырган Сандугач янына сиздермичә генә Карга килеп кунган.
— Көне буе шулай әче тавыш белән сызгырып утыру ничек туйдырмый сине? — дип сүз каткан ул Сандугачка.
Бу дорфа сүзләрне ишеткән Сандугач сайравыннан туктап калган.
— Ни сөйлисен, син? — дип ярсып кычкырган ул.— Кешеләр сайра-вымны тыңлап туя алмый. Алар мине алтын читлектә генә асрыйлар, иң тәмле ризыклар белән сыйлыйлар. Ә син, җырлый белмәгән башың белән, миңа шундый бәя бирмәкче буласың.
|
Чындырмы-юктырмы, белмим, яшәгән, ди, бер карт, һәм булган, ди, аның бер улы. Шулай беркөнне карт иртән торып тышка чыкса, ишегалды түрендәге чокырдан галәмәт зур башлы Аждаһа ут чәчеп тора, ди. «Аждаһа булса да, моңа кадәр миңа зыяны тигәне юк. Тукта, дуслашыйм әле моның белән»,— дип уйлаган карт. Хатынының сыер савып бетергәнен көткән дә, бер табак сөт алып, Аждаһа алдына китереп куйган. Аждаһа сөтне эчеп бетергәч, рәхәтләнеп кикереп куйган. Шулчак аның авызыннан бер табак алтын чылтырап коелган. Карт, сөенә-сөенә, алтын тулы табакны күтәреп, өенә йөгергән.
|
Шулай берчак яңа туган Ай үзенә күлмәк тегәргә уйлаган. Тегүче, моны әйләндерә-әйләндерә, үлчәмен алган да эшкә тотынган.
Ай, берничә төн үткәч, тегүче янына әзер күлмәген алырга килгән. Киеп караса, күлмәк моңа бик бәләкәй, иңнәре дә тар, җиңнәре дә кыска икән.
— Берәр ялгышлык киткәндер, үлчәмне дөрес алмаганмындыр,— дигән тегүче һәм, яңадан үлчәм алып, күлмәк тегәргә утырган.
Килешенгән төнне Ай тагын күлмәген алырга килгән. Киеп караса, күлмәк бу юлы да аңа бәләкәй икән.
|
Корольнең бик тә чибәр бердәнбер кызы булган, ди. Әмма ул гаҗәеп ялкау икән: көннәр буе көзге каршында бөтерелүдән башканы белми, ди.
Менә кызны кияүгә бирер вакыт та җиткән. Король: «Кем дә кем өч ел эчендә кызымны эшкә өйрәтә, аны шуңа кияүгә бирәм»,— дип хәбәр салган. Көннәр үткән, айлар үткән, әмма король сараена кыз сорап килүче күренмәгән. Башка чарасы калмагач, король үзенең яраннарын кызына кияү эзләргә чыгарып җибәргән. Юлда боларга сигез үгез җигеп җир сөрүче егет очраган. Егеткә, тиз генә җыенып, король сараена барырга кушканнар. Нишләсен егет, курка-курка гына сарайга юл тоткан. Король аны хөрмәтләп каршы алган, эшнең нәрсәдә икәнен тәфсилләп аңлаткан. Егет кызны өч елда эшкә өйрәтергә вәгъдә биреп, үзе белән алып киткән. Шундый чибәр кызны ияртеп кайтуын күргәч, егетнең әнисе сөенеп бетә алмаган.
|
Балалар тауда чана шуалар икән. Ә тау итәгендә боларны Аю сагалап тора, ди. Таудан шуып төшкән һәр баланы капчыгына тутыра бара икән ул. Капчыгы тулгач, Аю аны җилкәсенә салган да урманга элдергән. Бераз баргач, йомшак кар өстенә утырган да изрәп йокыга киткән. Балалар капчыкның авызын чишеп чыкканнар да үз урыннарына таш тутырып куйганнар. Ә бер малай, хәйлә ачылмасын өчен, капчыкта калган.
Уянып киткәч, Аю сорый икән:
— Әй, исәннәрме сез анда?
— Исән, барыбыз да исән! — дип җавап биргән малай.
|
Бер яшь солдат сакта басып тора икән. Үзе сакта тора, ә үзе өзелеп-өзелеп әти-әнисен, туган ягын сагына, ди. «Туйдым бу шайтан тормышыннан, тизрәк өйгә кайтасы иде»,— дип, авыз эченнән мыгырданган ул. Шулчак моның каршында, ялт итеп, Шайтан пәйда булган.
— Шайтан тормышыннан туйсаң, мин сине коткара алам,— дигән ул.— Ә моның өчен син миңа үзеңнең җаныңны бирерсең.
Җаны бик кадерле булса да, әти-әнисен, туган ягын сагынудан түзәрлеге калмаган егет моңа риза булган. Солдат киемнәрен Шайтанга биргән дә, коштай очып, туган ягына кайтып киткән.
|
Яшәгән, ди, Ваня атлы малай. Көннәрдән бер көнне ул өйдә ялгызы гына калган. Кымшанырга да куркып, мич башында дер калтырап утыра икән бу. Шулчак янәшәсендә генә кемдер авыр итеп сулап куймасынмы!
Малай, моны йорт иясе дип уйлап, куркуыннан идәнгә сикереп төшкән. Сикереп төшүе булган, аяк астындагы кисәү агачы шап итеп маңгаена китереп бәргән. Тагын йорт иясе сукты, ахры, дип уйлаган Ваня. Аның бөтенләй коты очкан. Ул йөгереп барып ишекне ачкан да баскыч төбенә чыккан. Чыгуын чыккан, ләкин шуннан ары бер адым да китә алмаган. Чөнки ишек җибәрми икән моны. Шулчак Ваня бар көченә кычкыра башлаган:
— Ай, ай, ай! Йорт иясе җибәрми! Йорт иясе өйдән чыгармый!
|
Поп белән хезмәтче көннәрдән бер көнне урманга барырга булганнар. «Атакай, ашарга күбрәк алыйк. Юл ерак, адаша-нитә калсак, ачтан үләрбез»,— дигән хезмәтче. «Борчылма, адашмабыз»,— дип кырт кискән саран поп.
Шулай да хезмәтче бер бөтен ипи алып, аны чикмән итәге астына яшергән. Бара торгач, буран чыгып, болар юлдан язганнар. Хезмәтче итәк астыннан ипиен чыгарган да, печән белән төреп, качырып ашарга тотынган. Моны күргән поп аптырап калган. «Ни ашыйсын, син?» — дигән ул. «Печән...» — дигән тегесе. «Алайса, тәмлерәк җиреннән миңа да бераз печән бир әле...»
|
Шулай беркөнне җир сукалап йөргәндә, авыл агае басуда бик зур асылташ тапкан.
— Бу асылташ кемнеке икән? — дип сораган ул күршесеннән.
— Илдәге һәммә байлык та патшаныкы. Хәзер үк патшага илтеп бир син аны,— дигән күршесе.
Агай, асылташны алып, патша сараена юл тоткан. Сарай капкасы төбендә моның каршысына генерал килеп чыккан.
— Кая барасың? — дип җикергән ул агайга.
— Патша хәзрәтләре янына. Минем аңа бирәсе асылташым бар иде,— дип, юаш кына җавап кайтарган агай.
|
Арыслан, яр читенә басып, судагы Чуртан белән сөйләшеп тора икән. Кинәт яннарына бер кеше килеп чыккан. Аны күрүгә, Чуртан чупылдап суга чумган. Кеше киткәч, Арыслан Чуртаннан сорый икән:
— Нишләп кинәт кенә суга чумдың син?
— Кеше күрдем бит.
— Күрсәң, нәрсә булган?
— Кеше бик хәйләкәр!
— Шулаймы?! — дип гаҗәпләнгән Арыслан.— Алайса тотам да ашыйм мин аны!
|
Яшәгән, ди, бабай белән әби. Боларның бакчаларында бер бик зур кабак үскән. Бабай балта алган да кабакны урталай чаба башлаган. Чапкан-чапкан да балтасын кабак эченә төшереп җибәргән бу. Инде нишләргә? Балтаны үрелеп алырга буе җитми. «Әй, әбисе, бау бир, мин кабак эченә төшеп китәм». Кабак эче буйлап балтасын эзләп барганда, моның каршысына бер кеше очраган. «Әй, бабай,— дип эндәшкән теге кеше аңа,— син монда атлар күрмәдеңме?» Карт моңа бик нык гаҗәпләнгән. «Мин кабак эченә төштем, ә монда халык ат көтеп йөри. Менә сиңа галәмәт! Ничек чыгарга соң биредән?» — дип уйлаган ул.
|
Диңгез буйлап товар төягән кораб йөзеп бара икән. Кинәт кенә давыл чыгып, кораб, дулкыннарга бата-чума, көчкә-көчкә хәрәкәт итә башлаган. Тәүлек буе котыргач, диңгез тынычланган, һәм хәлдән тайган капитан, каютасына кереп, тирән йокыга талган.
Шулчак диңгездә алагаем зур Кит балыгы пәйда булган да телгә килеп болай дигән:
— Йә корабтагы бөтен малларыңны миңа бирәсең, йә хәзер үзеңне кабып йотам!
|
Авыл агае базарга үгез сатарга чыккан, ди. Берәү килеп, моннан бәясен белешкән дә, акчасын түләп, үгезне өенә илтергә кушкан.
Урам буйлап үгез җитәкләп барганда, агайның каршысына тагын бер сәүдәгәр очраган.
— Агай, үгезеңне сатасыңмы? — дип сүз каткан ул.
Кул сугып, бәясен килешкәч, сәүдәгәр акчасын биргән дә, үгезне кая илтергә икәнен әйтеп, юлын дәвам иткән.
— Син безгә бара тор, мин хәзер куып җитәрмен,— дигән ул.
|
Бәлагә тарыган бер агай бурычка акча эзләп йөри икән. Күпме йөреп тә акча бирүче булмагач, ул Шайтанга барырга карар кылган. Шайтан янына килгән дә болай дигән бу: «Шайтан дус, бурычка акча биреп тор әле!» «Нәрсәгә ул сиңа?» — дигән Шайтан. «Бәлагә тарыдым».— «Бурычыңны кайчан кайтарырсың?» — «Иртәгә». «Алайса ярый»,— дигән дә Шайтан аңа мең тәңкә акча санап биргән.
|
Кайчандыр Дөрес белән Ялган, Ут белән Су гел бергә яшәгәннәр, ди. Көннәрдән бер көнне болар, аудан алып кайткан табышларын тигезләп бүләргә тотынганнар. Әмма Ялганның ничек тә үзенә күбрәк өлеш чыгарасы килә икән. Ул Су янына килгән дә:
— Ут булмаса, аның өлеше безгә калыр, Утны сүндер,— дигән.
Су, Ялганга ышанып, Ут өстенә ташланган. Ут сүнгәч, Ялган Дөрескә болай дип сүз каткан:
— Дустыбыз Утны Су юкка чыгарды. Ә без шуның белән табышны бүлешергә тиешме? Әйдә, бөтен җәнлек-җанварларны тауга куып алып менәбез дә икебезгә генә бүләбез.
|
Корольнең бик тә акыллы бер министры булган. Нинди генә ният кылса да, аның белән киңәшә торган булган ул. Әмма бервакыт бу министр корольгә ялгыш киңәш биргән, ди.
— Син мине хәвефле эшкә өндәдең, моның өчен син җәза алырга тиеш,— дигән аңа король.— Әмма, моңа кадәр кылган игелекле гамәлләреңне искә алып, мин сиңа җәзадан котылу өчен бер мөмкинлек калдырам. Иртәгә кызыңны король сараена җибәр. Әмма шундый шарт куям: ул көндез дә, төнлә дә килмәсен, киемле дә, ялангач та булмасын, атка да атланмасын, җәяү дә йөрмәсен... Әгәр шуны эшли алса, сине кичерермен.
|
Көннәрдән бер көнне авыл агае, эшләп арыгач, үзенең бакчасында көзге табигатькә хозурланып тора икән. Бакча буйлап яшел еландай үрмәләгән сабакларда колач җитмәслек кабаклар өлгереп килә, ялгыз имәннең бармак башы хәтле чикләвекләренә дә алтын төсе кереп бара. Көз муллыгына сөенгән авыл агае, карт имән ышыгына утырып, фәлсәфи уйларга чума...
— Юк, бу дөнья һич кенә дә камил корылмаган,— ди ул, авыз эченнән пышылдап.— Дөньяны мин яратсам, бу мәһабәт имәннең чикләвекләрен менә шушы кабак зурлыгында, ә нәзек сабаклы кабакны чикләвек хәтле генә итәр идем. Ходай Тәгаләнең дә уйлап бетермәгән нәрсәләре була икән...
|
Юл буйлап ике шәкерт бара икән. Шулчак боларның каршысына ишәк җитәкләгән сәүдәгәр килеп чыккан. Агай боларның яннарыннан узып киткәч, шәкертләрнең берсе, йөгереп барып, ишәкнең йөгәнен салдырган да тиз генә үзенең башына кидереп куйган, ә икенче шәкерт зәйтүн мае төягән ишәкне шыпырт кына агачлар арасына алып кереп киткән. Бераздан сәүдәгәр артка борылып караса, ишәге урынын¬да чып-чын кеше басып тора икән. Башына йөгән кигән шәкерт, шулчак телгә килеп, болай дигән:
— И синьор, мин сезгә ничекләр рәхмәт әйтергә дә белмим инде! Таяк белән колак артыма сыптырып, сез мине явыз сихердән коткардыгыз! Югыйсә гомерем буена ишәк булып каласы идем!
|
Яшәгән, ди, абыйлы-энеле ике ярлы егет. Эшләп-эшләп тә мантый алмагач, кеше алдап гомер итәргә булганнар болар.
— Әйдә, авылдан авылга йөрибез. Мин халыкка ялган сүз сөйлим, ә син арттан җөпләп барырсың,— дигән абыйсы энесенә.
Болар җыенып, юлга чыкканнар. Абый кеше урамга килеп керүгә үк:
— Күрше авылда могҗиза булды! Беләсегез килсә, акча бирегез! — дип кычкыра башлаган.— Күрше авылда җиде куллы бала туды!
|
Бер ярлы кеше бай янына барган да, түбәнчелек белән башын иеп, аңардан җир сөрергә үгезләр сораган. Бай каршы килмәгән. Шуннан соң ярлы үгезләрне арбага җиккән дә, кичкә кадәр әйләнеп кайтмакчы булып, ашыга-ашыга басуга киткән.
Үз җиренә барып җиткәндә, кояш инде шактый күтәрелгән икән.
«Тизрәк эшкә керешергә кирәк!» — дип уйлаган ярлы һәм чикмәнен салган да, учларына төкергәләп, сукасына тотынган.
|
Бер агай, күрше хуторга дустына кунакка баргач, бик каты сыйланып, сәрхуш булган, ди. Ә урамда салкын кыш ае икән. Үз өенә кайтырга чыккач, юлда егылып, кар өстендә йоклап калган бу. Иртән табып алганда, агай инде бөтенләй туңып-өшеп беткән булган. Аны, тиз генә күтәреп, җылы өйгә алып кергәннәр, ләкин үлемнән алып кала алмаганнар. Бераздан ул җан тәслим кылган.
Бу хәбәр бик тиз тирә-якка таралган. Костёлга гыйбадәткә җыелгач, Ксендз халыкка болай дип әйткән:
— Җәмәгать, өшегән кешене җылыга керткәнче, башта суыкта кар белән уарга кирәк. Шулай итсәң генә исән кала ул.
|
Шулай берзаман чегәнне үлемгә хөкем иткәннәр. Моны дар агачы янына алып килгәннәр. Җәллад баудан элмәк ясагач, чегән ялварырга тотынган. «Зинһар өчен, үлем алдыннан соңгы мәртәбә туйганчы биергә рөхсәт итегез!» — дигән ул.
Казый рөхсәт биргәч, чегәннең кулларын чишкәннәр. Чегән очына- очына биеп киткән. Үзе бии, үзе такмаклап җырлый икән бу. Җыелган халык көлешә башлаган, чегән очынып биегән саен, түгәрәк зурая барган. Ул шулай канатланып биегән-биегән дә, түгәрәк эченнән сикереп чыгып, кинәт кенә юк та булган. Артыннан күпме генә кусалар да, тота алмаганнар моны.
|
Кайчандыр Бүре җәнлек-җанварлар арасында иң көчлесе булган, ди. Шуңа да ул урмандагы бөтен җан иясен кырып бетерә язган. Куркуга калган җанварлар, бу хәлгә түзә алмыйча, Ходай Тәгаләгә ялвара башлаганнар. Ходай Бүренең билен сыгылмаслык итеп катырып куйган. Ләкин комсыз Бүре барыбер җаен таба икән.
Аптыраган урман җанварлары, Арыслан җитәкчелегендә җыен җыеп, Бүрегә хөкем карары чыгарырга булганнар. Аюлар, төлкеләр генә түгел, хәтта тавыклар, казлар, үрдәкләр дә, бер-бер артлы сүз алып, Бүредән күргән бәла-казалары хакында сөйләгәннәр.
— Һәммәгез дә Бүрене үлем җәзасына хөкем итәргә разыймы? — дип оран салган Арыслан.— Кемнәр каршы?
— Ми-ин,— дип аваз салган шулчак бер Сарык.— Бик рәхимсез карар бу...
|
Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер ярлы агай. Яшисен яшәп, картаеп, якты дөнья белән саубуллашканда, аннан мирас булып дүрт улына бер кәҗә бәтие генә калган. Әмма ул кәҗә бәтиенең дә әле бер арткы аягы аксак икән.
Әтиләрен соңгы юлга озатып кайткач, дүрт угыл мирасны бүлешергә утырганнар. Кәҗәнең арткы сәламәт аягын олы малайга, ике алгы аякны уртанчы малайларга бирмәкче булганнар. Аксак аяк исә төпчек малайга калган. Бүлешеп бетергәч, кәҗә бәтиенең үскәнен көтә башлаганнар. Аңа тәмле печән ашатканнар, әйрән эчергәннәр, кичен, өйгә алып кереп, учак янына җылы урынга яткырганнар. Аны кадерләп торганнар.
|
Бер карт урманга утынга киткән. Елга аркылы салынган басмага керүгә, аның балтасы суга төшеп киткән. Карт елап җибәргән.
Шулчак елгада Су анасы күренгән:
— Ник елыйсың? — дип сораган ул.
— Бердәнбер балтамны суга төшердем,— дигән карт.
Су анасы елга төбеннән алтын балта алган да картка сузган:
— Синең балтамы?
— Юк,— дигән карт.
|
Бер ананың эреле-ваклы җиде баласы булган. Ана кеше, камыр басып, кабартма пешерергә куйган. Өйгә хуш ис таралган. Җиде бала, җиде яктан килеп, әниләреннән кабартма сорарга тотынганнар. «Сабыр итегез, оланнарым,— дигән ана,— бераз өсте генә килсен, сезнең җидегезгә дә, бабагызга да өлеш чыгарырмын». Моны ишеткәч, Кабартманың коты алынган, һәм ул табадан сикереп, тәгәрәп киткән.
|
Яшәгән, ди, бер алпавыт. Үзенең хезмәтчеләрен, ачлы-туклы тотып, көн-төн эшләтә икән бу. Шуңа күрә аның артыннан һәрчак: «Шайтан алгыры! Тәмугка кергере!» — дип кала торган булганнар. Шайтан бу сүзләрне ишеткән дә бер көнне алпавыт янына килгән.
— Әйдә киттек, алпавыт! Бөтен кеше артыңнан «Шайтан алгыры!» дип кала. Менә шуңа мин сине үзем белән алып китәргә булдым.
Алпавыт аптырап калмаган, болай дип җавап биргән:
— Бездә бөтен кешегә шулай дип әйтәләр. Ышанмасаң, әйдә күрсәтәм.
|
Тундра буйлап барганда, Төлке бер башы җирдән чыгып торган корыган агач ботагы күргән. Теше белән тарта торгач, агачны җирдән суырып чыгарган бу. Агачта ап-ачык булып теш эзләре калган. Төлке шушы агач ботагын тоткан да, теш эзенә күрсәтә-күрсәтә, тундрадагы барлык җәнлек-җанварларга сөрән салган: «Күрәсезме, урыс патшасыннан хат килде. Ул миңа кемнең тавышы көчсез, юньләп ишетелми, шуны тотып ашарга фәрман биргән».
|
Шулай берзаман бүреләр ачлыктан ялманып утыралар икән. Сүзне Карт бүре башлаган:
— Ачуы чыкса, боланнар бар дөньясын оныта. Әйдәгез, аларны үзара талаштырабыз,— дигән ул.
Бүреләргә бу киңәш бик ошаган.
— Ә ничек? — дип ырылдашканнар алар.
— Болан — хәйләкәр, көчле җәнлек, ләкин ул бик тә йомшак күңелле,— дигән Карт бүре.— Аны алдау авыр түгел. Сез монда качып торыгыз, ә мин боланнар янына киттем. Чакырганны ишетүгә, атылып килерсез.
|
Яшәгән, ди, басу түрендә бер соры Тычкан. Тычканның бик тә, бик тә шул урманга барып, җиләк ашыйсы, күләгәдә хозурланып ятасы килгән.
Шулай беркөнне Тычкан, бөтен кыюлыгын җыеп, урманга таба юл тоткан. Агачлар арасына килеп керүгә, моның башына шап итеп нарат күркәсе килеп төшкән. Куркудан коты чыккан Тычкан чабып киткән. Чаба торгач, моның каршысына Күсе очраган.
— Кая болай ашыгасың, сеңелкәш? — дип сүз каткан аңа Күсе.
— Әллә син ишетмәдеңме: урман читендә күк убылып төшә башлады бит. Бер кисәге минем башка төште инде,— дигән аңа Тычкан.
|
Бер бай нойонның бик күндәм хезмәтчесе булган. Явыз нойон иртән дә, кичен дә кыйный икән моны. Шулай бервакыт икәүләп юлга чыкканнар болар. Нойон үзе яхшы атка атланган, ә хезмәтчесе ябык алашада арттан сөйрәлә, ди.
Бара торгач, күк йөзен кара-кучкыл болытлар каплаган. Ә нойон бик куркак икән. Күк күкрәвен ишеткәч, моның бөтенләй коты очкан.
— Арттан калма! Минем яннан бар! — дип кычкырган ул хезмәтчесенә.
— Атның хәле юк, көчкә-көчкә генә атлый,— дигән хезмәтче.
|
Борын-борын заманда кошлар ханының үз урынына калдырырга варисы булмаган, ди. Уйлаган-уйлаган да Ябалак баласын уллыкка алырга карар кылган бу. Күзләре төнлә дә утлы күмердәй янып тора, менә дигән хан чыгар моннан, дигән ул.
Ябалак баласы, хан варисы булуга, бөтенләй ялкауланган: бар белгәне тәмле ашау да йоклау икән.
|
Шулай беркөнне Бадай атлы ярлы егет өйләнергә ният иткән, ди. Өйләнүен өйләнгән, ә торырга юрталары да юк икән боларның. Көннәр буе уйга чумып утыра торгач, Бадайның башына бер фикер килгән. «Далага чыгам да куак ботакларына эләгеп калган сарык йонын җыям. Ул йоннан киез басам. Киезне сатып, бия алам. Бия колынлагач, аның колыны бик шәп юртак булып үсеп җитәр. Шул юртакны сатып, базардан юрта алып кайтам...»
|
Яшәгән, ди, карт белән карчык. Булган, ди, боларның бер чуар сыеры. Үткән төнне генә шул соңгы сыерларын да Юлбарыс харап иткән, ди.
— Кичә Юлбарыс Чуаркаебызны буып китте. Бүген дә безгә килми калмас,— дип кайгыга төшкән карчык.
— Бүген килүен килмәс, әле тамагы ачмагандыр. Шулай да аннан лапас түбәсен япмый котылып булмас. Юлбарыс түгел, әнә шул тишек борчый мине,— дип сукранган карт.
|
Борын-борын заманда яшәгән, ди, Төлке, Болан һәм Карга. Алар һәр көнне иртән ризык эзләргә чыгып китәләр, ә кичен, җые¬лып, ни күргәннәрен сөйләшәләр икән. Беркөнне Төлке бернәрсә дә тапмыйча кайткан. Ә Боланның тамагы тук, чөнки урманда үләннең чиге-кырые юк икән. Шунда ач Төлкенең башына мәкерле уй килгән.
— Болан дус, ә-әнә теге урман читендә мин бик яхшы көтүлек беләм. Андагы үлән — ашап туйгысыз! — дип сүз башлаган ул.
|
|
|
|
|