Четверг, 12.12.2024, 06:45:51   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [30]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » ЮРТА ҺӘМ ЮРТАК (Монгол халык әкияте)
ЮРТА ҺӘМ ЮРТАК (Монгол халык әкияте)
11:00:23
Шулай беркөнне Бадай атлы ярлы егет өйләнергә ният иткән, ди. Өйләнүен өйләнгән, ә торырга юрталары да юк икән боларның. Көннәр буе уйга чумып утыра торгач, Бадайның башына бер фикер килгән. «Далага чыгам да куак ботакларына эләгеп калган сарык йонын җыям. Ул йоннан киез басам. Киезне сатып, бия алам. Бия колынлагач, аның колыны бик шәп юртак булып үсеп җитәр. Шул юртакны сатып, базардан юрта алып кайтам...»

Шулай хыяллана-хыяллана, Бадай базарга киткән.

— Юрта сатасыңмы? Алмашка бик шәп юртак бирәм,— дип сүз каткан ул иң беренче очраган сәүдәгәргә.

Бу сәүдәгәр дә әле яңа өйләнгән булып, яхшы юртак алырга ният кылып йөри икән. Ике яшь кияү бик тиз уртак тел тапканнар. Сәүдәгәр белән кул сугышып, Бадай юртаны алып китәргә җыенган.

— Ә-әй, туктале, юртагың кайда соң синең? — дип сораган сәүдәгәр.

— Иртәгә иртүк мин далага сарык йоны җыярга чыгам. Ул йоннан киез басам да киезне биягә алыштырам. Биянең колыны туа, ул колын бик шәп юртак булып үсеп җитә. Менә шул юртакны бирәм инде мин сиңа...

Бадай шулай дигән дә юртаны җилкәсенә салып кайтып киткән. Ә шәп юртак турында хыялланып башы әйләнгән ахмак сәүдәгәр, нәрсә әйтергә дә белмичә, авызын ачып карап калган, ди.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 2 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz