Дөньяда бер малай булган. Бик тә, бик тә су коенырга яраткан ул. Әти-әнисе сүзен дә тыңламыйча, көннәр буе судан чыкмый ята икән.
Берзаман, ташу ташыган чакта, бу малай елга буена килгән дә чишенеп суга чумган. Чумуы булган, агым моны үзе белән ияртеп алып та киткән. Куллары, аяклары белән чәбәләнеп, шулкадәр каты итеп кычкыра торгач, аны хәтта елга төбендәге Су иясе дә ишеткән.
Су иясе үз патшалыгына сораусыз керүчеләрнең һәрберсен батыра икән. Ләкин бу малайны никтер кызганган ул. Иксез-чиксез патшалыгында ялгызы яшәүдән туйганга, аны үз янына алырга булган. Адәм баласын үзенең су төбендәге шәһәренә алып кайткан да бәллүр бүлмәдәге бәллүр караватка салган.
Уянып киткәч, малай шаккатып калган. Бөтен нәрсә, хәтта бәллүр өстәлдәге уенчыклар да бәллүрдән икән. Шулчак ул үзләре яшәгән өйне искә төшергән дә елап җибәргән. Су иясе аның янына йөгереп килгән: