Четверг, 12.12.2024, 06:52:58   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [30]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 5
Гостей: 5
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » МЕНӘ СИҢА ДАРУ! (Чех халык әкияте)
МЕНӘ СИҢА ДАРУ! (Чех халык әкияте)
18:53:10
Бер ананың Тоник һәм Гонзик исемле ике улы булган. Гонзик исемлесе үги малай икән. Шуңа күрә үги әнисе гел эш кушып кына тора, ди, моңа. Ә иркә Тоник бернәрсә эшләми, көне буе сырт кыздырып ята икән.

Шулай беркөнне ана Тоникны урманга утынга җибәрмәкче булган. «Юк, бармыйм, чирлим мин»,— дип кырт кискән малай. Үги ана Гонзикны чакырып китергән дә болай дип җикергән: «Бар, тиз бул, даруханәгә чап! Тоникка дару алып кайт!» Бик барасы килмәсә дә, Гонзик чыгып китәргә мәҗбүр булган. Менә Гонзик, мышный-мышный йөгереп, даруханәгә килеп җиткән. Бусаганы атлап керүгә, аяк астындагы дару шешәләренә абынып егылган. Пыяла шешәләр чәлпәрәмә килеп ватылган. Дару сатучы моның якасыннан эләктереп алган. Гонзик еламсырап гафу үтенергә, дару алырга килгәнен аңлатырга тотынган. «Бөтен шешәләремне ватып бетердең! — дигән дару сатучы һәм кулындагы чыбык белән Гонзикның сыртына берне сыпырып алган.— Менә сиңа дару! Менә сиңа дару!»

Гонзик өенә кайтып җитсә, ана кеше ишек төбендә көтеп тора икән. «Кайда даруың?» — дип ашыгып сораган ул малайдан. «Ул бик начар дару... Тоник аннан терелмәс»,— дип пышылдаган Гонзик. «Юкны сөйләмә, әйдә, тизрәк бир даруыңны!» — дип җикергән ана.

Шулчак Гонзик почмактагы таякны алган да Тоникның җилкә¬сенә китереп сылаган. Үзе суга, үзе: «Менә сиңа дару! Менә сиңа дару!» — дип кабатлый икән бу.

Тоник урыныннан сикереп торган да урманга утынга чыгып чапкан. «Менә бит, әни, күрдеңме? Даруның файдасы тиде»,— дип көлеп җибәргән Гонзик.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 2 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz