Четверг, 12.12.2024, 06:32:46   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [30]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 7
Гостей: 7
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » МАЛАЙ БЕЛӘН БАЛЫК (Фарсы халык әкияте)
МАЛАЙ БЕЛӘН БАЛЫК (Фарсы халык әкияте)
16:37:27
Моннан күп еллар элек күкнең зәңгәр көймәсе астында, урман буендагы кечерәк кенә өйдә ир белән хатын яшәгән. Аларның малайлары булган.

Шулай беркөнне хатын улына болай дигән:

— Кара әле, улым, әтиеңә булыша башларга вакыт инде сиңа. Бүген безнең ашарыбызга бернәрсә дә юк. Диңгездән балык тотып кайтыр идең.

Малай ятьмә алган да диңгез буена киткән. Ятьмәсенә бик матур алтынсу кызыл-күгелж,ем балык эләккән. Шунда Балык моңа кайгылы күзләре белән караган да кеше тавышы белән сүз салган:

— Мине диңгеземә җибәрсәнә. Моның өчен сиңа тылсымлы кайчы бирермен. Ул кайчы белән нәрсә өлгесен генә киссәң дә, чын әйбергә әверелер.

Малайның Балыкны диңгезгә җибәрүе булган, кулына каяндыр кайчы килеп эләккән. Ул да түгел, якындагы агачтан бер зур сары яфрак килеп төшкән. Малай шул яфрактан бик шәп сарай өлгесе ясаган. Караса, сарай өлгесе зурая, үсә башлаган, тора-бара ул бик зур һәм мәһабәт алтын сарайга әверелгән. Малай, җирдәге сары, яшел, кызыл, көрән яфракларны җыеп, алардан чәчәк, үлән, агач өлгеләре ясый башлаган. Шунда ук болардан әлеге алтын сарай тирәсендә хуш исләр аңкытып торган матур бакча барлыкка килгән.

Малай тизрәк өенә йөгергән. Әнисенә, әтисенә һәм үзенә кәгазьдән кием-салым өлгесе әмәлләгән. Карыйлар, өсләрендә — хәйран калырлык ефәк тә бәрхет киемнәр. Шуннан алар алтын сарайга күчкәннәр дә һәммә кешедән дә баерак, рәхәтрәк яшәп киткәннәр.

Әмма күп тә үтми, малайга күңелсез була башлаган. Аңа хәзер бакчадан чыгарга рөхсәт итмәгәннәр, элекке иптәш малайлары белән дә уйнарга ярамаган. Шулай итеп малайга уйнарга иптәш калмаган.

Аның өстенә әнисе: «Кыйммәтле кием-салымны саклап ки, комда аунама, пычранма, тегеләй итмә, болай итмә!» — дип, гел тыеп кына тора икән.

Бер төнне малай бүлмәсеннән шыпырт кына чыккан да диңгез буена йөгергән. Анда ул, әлеге Балыкны чакырып, кычкыра башлаган:

— И минем алтынсу кызыл-күгелҗем Балыгым! Кайда син? Миңа ярдәм итсәнә, Балыккай, минем элекке тормышымны кайтарсана!

Балык бик тиз йөзеп килгән һәм әйткән:

— Бик хуп. Әйдә, синеңчә булсын, минем кечкенә дустым! Син хәзер бай да, дәрәҗәле дә. Ләкин үз көче белән табылмаган байлык кешене бәхетле итми. Кояш чыгу белән, кайчыны диңгезгә ыргыт та өч тапкыр сызгыр. Шуннан соң яңадан бәхетле булырсың.

Кояшның беренче нурлары күренә башлау белән, малай кайчыны диңгезгә ташлаган да өч тапкыр сызгырган.

Ул өенә кайтканда, алтын сарайның эзе дә калмаган. Алачык ишеге төбендә аны әнисе элекке кебек елмаеп каршы алган, ди.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 1 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz