Посетители |
Онлайн всего: 4 Гостей: 4 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » КЫЙММӘТЛЕ AT (Чех халык әкияте)
КЫЙММӘТЛЕ AT (Чех халык әкияте) | 19:40:53 |
Бер бай әфәнде, хезмәтчесе белән ярминкәдә йөргәндә, ат сатучылар янына килеп чыккан.
— Менә бу атын, миңа бик ошады, күпме хак сорыйсың? — дип сүз каткан ул сатучыга.
— Ат өчен бер тиен дә сорамыйм,— дигән агай.— Аның дагасына кагылган утыз ике кадак өчен түләсәгез, шул җитә.
— Ә бер кадагың күпме тора соң синең? — дигән бай әфәнде.
— Беренче кадак өчен бер тиен бирерсез, икенче кадакка — ике тиен, өченчесенә — дүрт тиен, дүртенчесенә — сигез тиен, аннары кал- ганнарының һәрберсенә шулай икешәр мәртәбә арттырып барырсыз.
Бай әфәнде башта бераз аптырап торган да, бик очсызга төшә бит бу, дип, әлеге хакка ризалаша һәм хезмәтчесенә барлыгы күпме тиен түләргә кирәклеген санап чыгарырга куша.
Хезмәтче, саный-саный, манма тиргә бата, кадакларның яртысына җитүгә, бәянең мең сумнан артканын аңлагач: «Тизрәк ычкыныйк, сезнең бөтен мөлкәтегез дә җитми моңа»,— дип, бай әфәнденең колагына пышылдый.
— Ялгышасыңдыр, яңадан сана! — дип ачуланып кычкыра аңа әфәнде.
Хезмәтче тагын санарга тотына, әмма күпме генә санаса да, утыз ике кадак бәясенең очына чыга алмый.
Төгәл санны, бәлки, сез әйтеп бирерсез?
Җавап: 42 949 672 сум 95 тиен. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 2 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|