Четверг, 12.12.2024, 06:27:54   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [30]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » ЯЛКАУ МАЛАЙ ҺӘМ ЧЫПЧЫК (Хакас халык әкияте)
ЯЛКАУ МАЛАЙ ҺӘМ ЧЫПЧЫК (Хакас халык әкияте)
18:17:43
Бер ялкау малай җәйге челләдә елга ярында юкны бушка аударып утыра икән. Утыра торгач, су коенасы килә башлаган моның. Ләкин ул, чишенергә иренеп, ниятеннән кире кайткан.

Шулвакыт агач башындагы Чыпчык такмаклый-такмаклый чыркылдарга тотынган:

— Тирләп-пешеп беткәнсең ич. Су коенып алыр идең...

— Әйтүе генә ансат,— дип җавап биргән малай.— Әгәр суда бата башласам, кем коткарыр мине?

— Яр буендагы талга тотынырсың.

— Әйтергә ансат ул. Әгәр кулымны авырттырсам?

— Соң, алайса, бияләй ки,— дип көлгән аннан Чыпчык.

— Бияләем чыланса? — дип, авызын турсайткан малай.

— Кояшта киптерерсең.

— Әгәр бияләй ботакка эләгеп ертылса?

— Ямарсың.

Чыпчык малайның баш очында бөтерелә-бөтерелә чыркылдавында булган. Ялкау малай исә, яр буенда кырын яткан килеш, авыз эченнән генә һаман мыгырдана икән:

— Ямаганда, энә белән бармакка кадасам?

— Уймак кисәң — кадамассың.

Чыпчыкның үрти-үрти чыркылдавы малайны тәмам чыгырыннан чыгарган.

— Әле һаман акыл өйрәтәсеңме?! — дип кычкырган ул һәм аяк астындагы бер ташны алып Чыпчыкка томырган.

Кизәнеп ыргытканда, аягы таеп, малай елгага барып төшкән. Чыпчык пырылдап очып киткән.

Малай, судан чыгып, тагын яр буена сузылып яткан. Үзе кояшта кызына, үзе һаман Чыпчыкны каргый икән.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 3 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz