Четверг, 12.12.2024, 06:33:28   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [30]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 7
Гостей: 7
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » ЯРЛЫ НИЧЕК БАЙНЫ АЛДАГАН (Хакас халык әкияте)
ЯРЛЫ НИЧЕК БАЙНЫ АЛДАГАН (Хакас халык әкияте)
18:19:30
Сатин исемле бай бөтен тирә-юньдә үзен иң акыллы, иң хәйләкәр кешегә санап йөргән, ди. Көннәрдән бер көнне бу якларга ниндидер көтүче килгән дигән хәбәр таралган. Имеш, ул бөтен байларны алдап, төп башына утыртып йөри икән. Башка бер кеше дә аны алдый алмый, ди.

— Бүтәннәрне ничек алдыйдыр, белмим, әмма мине алдарлык кеше дөньяга килмәгән әле! — дип күкрәк каккан, бу хәбәрне ишеткәч мактанчык Сатин бай.

— Сатинны алдарлык кеше дөньяга килмәгән! — дип кабатлаганнар юртада бергә мәҗлес корып утыручы дуслары, Сатинның сүзләрен җөпләп.

Сатин бай канәгать кыяфәт белән сакалын сыйпап куйган һәм хезмәтчеләренә әлеге көтүчене табып китерергә боерган.

Нәкъ шулвакыт юрта яныннан корчаңгы атка атланган әлеге көтүче үтеп бара икән.

— Синме инде ул байларны алдап йөрүче? — дип сүз каткан аңа Сатин бай.— Әйдә, мине дә алдап кара әле...

Көтүче Сатин байга һәм аның янәшәсендәге мәҗлестәшләренә күз ташлаган да, атын камчылап, юлын дәвам иткән.

— Куркасыңмы? — дип кычкырган аның артыннан Сатин бай һәм көлә башлаган.— Мине алдарлык, мине җиңәрлек кеше дөньяга килмәгән шул әле.

— Сине алдау миңа берни түгел,— дип җавап кайтарган аңа көтүче.— Әмма хәзер вакытым юк. Моннан өч чакрым ераклыктагы Кызыл күлнең бүген төнлә суы кипкән. Тизрәк шундагы балыкларны җыеп, кышка тозлап куярга кирәк... Көтсәгез, кайтыр юлда кереп, алдап чыгармын.

Балык турында ишеткән агайлар дәррәү торып атларына атланганнар да күл ягына чапканнар.

— Нәрсә карап торасыз, капчыкларыгызны алыгыз, атларыгызны җитегез дә Кызыл күлгә сыптырыгыз! — дип кычкырган хезмәтчеләренә Сатин бай.

Дистәләгән җайдаклар, арбалы атлар, тузан туздырып, көтүчедән дә алдарак Кызыл күл янына барып җиткәннәр. Карасалар, күлнең бер тамчы суы да кимемәгән, ди.

— Әй син, алдакчы, адәм актыгы! — дип җикергән көтүчегә Сатин бай.— Нинди ана дөньяга китереп, нинди ата тәрбия кылды сине?

— Нигә юкка ачуың чыкты әле, бай? Син бит үзең алдавымны сорадың,— дигән аңа көтүче һәм көлә-көлә юлын дәвам иткән, ди.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 2 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz