Посетители |
Онлайн всего: 5 Гостей: 5 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » КАБАК БЕЛӘН ИМӘН ЧИКЛӘВЕГЕ (Португал халык әкияте)
КАБАК БЕЛӘН ИМӘН ЧИКЛӘВЕГЕ (Португал халык әкияте) | 11:44:47 |
Көннәрдән бер көнне авыл агае, эшләп арыгач, үзенең бакчасында көзге табигатькә хозурланып тора икән. Бакча буйлап яшел еландай үрмәләгән сабакларда колач җитмәслек кабаклар өлгереп килә, ялгыз имәннең бармак башы хәтле чикләвекләренә дә алтын төсе кереп бара. Көз муллыгына сөенгән авыл агае, карт имән ышыгына утырып, фәлсәфи уйларга чума...
— Юк, бу дөнья һич кенә дә камил корылмаган,— ди ул, авыз эченнән пышылдап.— Дөньяны мин яратсам, бу мәһабәт имәннең чикләвекләрен менә шушы кабак зурлыгында, ә нәзек сабаклы кабакны чикләвек хәтле генә итәр идем. Ходай Тәгаләнең дә уйлап бетермәгән нәрсәләре була икән...
Эшләп талчыккан агай шулай сөйләнеп утыра торгач, йокыга талганын сизми дә кала.
Башына имән чикләвеге килеп төшкәч кенә уянып китә ул. Уяна да, сикереп торып, кычкырып җибәрә:
— И, ахмак та соң мин! Әгәр дә имән чикләвеге кабак хәтле булса, башым урталай ярылыр иде бит. Юк, юк! Ходай Тәгалә ялгышмаган, ул бар нәрсәне уйлап, камил итеп яраткан икән!
|
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 2 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|