Четверг, 12.12.2024, 06:46:28   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [30]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » ШАЙТАН АЛГЫРЫ (Норвег халык әкияте)
ШАЙТАН АЛГЫРЫ (Норвег халык әкияте)
11:12:42
Яшәгән, ди, бер алпавыт. Үзенең хезмәтчеләрен, ачлы-туклы тотып, көн-төн эшләтә икән бу. Шуңа күрә аның артыннан һәрчак: «Шайтан алгыры! Тәмугка кергере!» — дип кала торган булганнар. Шайтан бу сүзләрне ишеткән дә бер көнне алпавыт янына килгән.

— Әйдә киттек, алпавыт! Бөтен кеше артыңнан «Шайтан алгыры!» дип кала. Менә шуңа мин сине үзем белән алып китәргә булдым.

Алпавыт аптырап калмаган, болай дип җавап биргән:

— Бездә бөтен кешегә шулай дип әйтәләр. Ышанмасаң, әйдә күрсәтәм.

Ул Шайтанны каршыдагы йортка алып кергән. Анда хуҗа май яза икән. Ул кунакларның каршыларына чыккан. Шулвакыт дуңгыз баласы йөгереп килгән дә майга борынын тыккан.
— Шайтан алсын, җир йотсын үзеңне! — дип кычкырган хуҗа.

Алпавыт, сөенеп, Шайтанның касыгына төрткән:

— Әнә дуңгыз баласын ал!

— Чын күңелдән әйтми ул, ачуы чыкканга гына кычкыра,— дигән Шайтан.

Икенче йортта хуҗа малаен ачуланып тора икән:

— Тәмам азынып беттең! Шайтан гына алсын иде сине!

Алпавыт, моны ишеткәч, авызын ерган да:

— Менә бу малайны ал! — дип пышылдаган.

— Нинди ана үзенең баласын Шайтанга бирсен инде?! Ачуы килгәнгә генә әйтә ул, чын күңелдән түгел,— дигән аңа Шайтан.

Икәүләп тагын урам буйлап киткән болар. Бераз баргач, каршыларына ике агай очраган.

— Карале, кара, безнең алпавыт килә! — дигән аларның берсе.

— Җир йотсын, Шайтан алсын иде шул зобанины! — дигән икенчесе.

— Менә бу агай чын күңелдән, дөресен әйтә! — дигән Шайтан һәм алпавытны үзе белән тәмугка алып киткән, ди.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 2 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz