Яшәгән, ди, бер карчык. Булган, ди, аның бердәнбер улы белән килене. Карчык бик нык картаеп, кеше кулына калгач, килен чыгымчылый башлаган. «Авыру карчык карап туйдым, минем белән торасың килсә, әниеңне үтер»,— дигән ул беркөнне иренә. Ире тегеләй иткән, болай иткән, ләкин барыбер хатыны сүзеннән чыга алмыйча, әнисен бау белән бәйләп, пычак кайрарга утырган. Ә хатыны күршеләргә кереп киткән. Әнисе моның уен сизеп алган. «Әй, улым, улым, бу яман эшең кешегә сизелер бит. Син пычак белән маташма, минем муенга бау гына ташла»,— дигән ул. «Чыннан да, дөрес сөйли бит бу»,— дип, малае лапастан бик юан бау алып кергән. «Әй, улым,— дигән тагын әнисе,— бу кадәр юан бау белән берни дә кыла алмассың. Бар, мин сине сабый чагыңда тирбәткән бишек бавын алып кил».
Малае, чардакка менеп, иске бишек бавын алып төшкән. Урындыкка басып, бауны матчага бәйләп куйган. Аннары, ныклыгын сынау өчен, элмәк ясап, уң кулы белән тарта башлаган. Маташа торгач, урындыгы авып киткән дә, кулы элмәктә килеш асылынып калган бу.
Күршедә утырган хатыны, инде эш беткәндер дип, өйгә кайтырга чыккан. Өйләре янына җитеп тәрәзәдән караса, ире элмәктә асылынып тора, ди. Шулчак ул, бөтен авылны яңгыратып: «Каенанам иремне аскан! Каенанам иремне аскан!» — дип кычкырырга тотынган. Моны ишетеп, тиз арада халык җыелган. Түшәмгә асылынган улы белән идәнгә бәйләп ташланган карчыкны күргәч, һәммәсе аптырашта калган.
Карчык аларга килене белән улының нәрсә эшләргә җыенганнарын сөйләп биргән. Җыелган халык карчыкның бәйләнгән кулларын чишкән, ә килен белән улын кыйный-кыйный авылдан куып җибәргән. |