Посетители |
Онлайн всего: 7 Гостей: 7 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » ИКЕ ШӘКЕРТ БЕЛӘН БЕР ИШӘК (Португал халык әкияте)
ИКЕ ШӘКЕРТ БЕЛӘН БЕР ИШӘК (Португал халык әкияте) | 11:38:58 |
Юл буйлап ике шәкерт бара икән. Шулчак боларның каршысына ишәк җитәкләгән сәүдәгәр килеп чыккан. Агай боларның яннарыннан узып киткәч, шәкертләрнең берсе, йөгереп барып, ишәкнең йөгәнен салдырган да тиз генә үзенең башына кидереп куйган, ә икенче шәкерт зәйтүн мае төягән ишәкне шыпырт кына агачлар арасына алып кереп киткән. Бераздан сәүдәгәр артка борылып караса, ишәге урынын¬да чып-чын кеше басып тора икән. Башына йөгән кигән шәкерт, шулчак телгә килеп, болай дигән:
— И синьор, мин сезгә ничекләр рәхмәт әйтергә дә белмим инде! Таяк белән колак артыма сыптырып, сез мине явыз сихердән коткардыгыз! Югыйсә гомерем буена ишәк булып каласы идем!
— Ә мин шулай итеп бердәнбер ишәгемнән-ярдәмчемнән колак как-тыммы инде?! Әгәр ишәк чагыгызда сезне кыерсыткан булсам, зинһар, кичерегез! Үзегез дә киребеткән идегез бит.
— Кичерәм, синьор, кичерәм,— дип, башын игән алдакчы шәкерт.— Тик сезгә бер үтенечем бар: зинһар, иреккә җибәрегез мине.
Нишләсен сәүдәгәр, юл уртасында берьялгызы уйланып торган-торган да, яңадан ишәк сатып алырга дип, кодасыннан бурычка акча сорарга киткән. Акча табып, икенче көнне базарга килсә, күрә бу: теге шәкерт бер читтә моның ишәген сатып тора икән. «Мескен егетне сихер белән тагын ишәккә әверелдергәннәр бит»,— дип уйлап куйган шулчак сәүдәгәр. Ул, шәкерт янына килеп, болай дигән:
— Бу ишәккә әйтер сүзем бар иде минем...
— Ишәк телен белсәң, сөйләш әйдә,— дигән аңа шәкерт.
Сәүдәгәр агай авызын ишәк колагына куйган да:
— Мине бүтән алдый алмассыз! Нинди ишәк икәнеңне беләм мин синең! Бу юлы инде ишәкне кешедән аера белмәгәннәр алсын сине! — дип кычкырган, ди. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 1 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|