Тайгадагы агач башында бер соп-соры Песнәк яшәгән, ди. Моның күршесендә, агач төбендә, Тычкан оя корган. Тычкан, җәй буе арлы-бирле чабып, кышка ризык әзерләгән. Ә Песнәк, чырык-чырык килеп, агач башында очып йөргән.
Менә салкын кыш та җиткән. Тычкан җылы оясына кереп яткан. Ә Песнәк агач башында суыкта калган. Тычкан, оясыннан башын чыгарып, Песнәккә эндәшкән:
— Туңасыңмы, күрше?
— Әй-йе...— дип, томшыгын шакылдаткан Песнәк.— Ялгыз яшәү кыен икән. Тычкан дус, әйдә, бергә яшик. Башта синдә торырбыз, аннары — миндә.
Тычкан Песнәкне өенә кертеп, тамагын туйдырган. Алар шулай бергә яши башлаганнар. Тычкан оясында җылы, ашарга да җитәрлек икән. Матур гына кыш чыкканнар болар. Яз җитүгә, Тычканның оясындагы ризыгы беткән.
— Әйдә, килешенгәнчә, хәзер синең өйгә күчәбез, синең ризыкны ашыйбыз,— дигән Тычкан Песнәккә.
Песнәк оядан чыккан да агач башына очып кунган, ә Тычкан җирдә калган. Кунган да агач кайрысындагы чәерне, томшыгы белән җыеп, аска ташлый башлаган. Тычкан чәерне авызына кабуга, аңкавы чатнап ябышкан, ди. Тычкан, чиный-чиный, Песнәкне чакырырга тотынган:
— Төш, тизрәк төш! Әйтәсе сүзем бар...
Песнәкнең очып төшүе булган, ачуы кабарган Тычкан аның түшен тырнап та алган. Песнәкнең түшеннән кып-кызыл булып кан саркып чыккан.
Менә шушы көннән башлап Тычкан берүзе генә яши, ә Песнәкнең түше кызыл булып калган, ди. |