Четверг, 19.06.2025, 00:17:05   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [7]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 09 » ҮРМӘКҮЧ БУРЫЧТАН НИЧЕК КОТЫЛГАН? (Һауса халык әкияте)
ҮРМӘКҮЧ БУРЫЧТАН НИЧЕК КОТЫЛГАН? (Һауса халык әкияте)
18:24:59
Карурман уртасында яшәгән, ди, бик эшчән Үрмәкүч. Ләкин көне-төне эшләсә дә, аның башы бурычтан чыкмаган. Тора-бара урманда ул бурыч алмаган җәнлек-җанвар да калмаган.

Көннәрдән бер көнне урман җәнлекләре, җыелышып, Үрмәкүчне акылга утыртмакчы булганнар. Бу хәбәрне ишетеп, Үрмәкүч кара кайгыга баткан. Төн буе йокламый чыкканнан соң, урман халкына ул мондый хәбәр салган: «Җомга көн бөтен бурычларымны түлим. Рәхим итегез!»

Җомга көнне иртә таңнан, бурычын алырга дип, иң беренче Тавык йөгереп килеп җиткән. «Хәзер, сандыктан акча гына алып керәм. Бераз көтеп тор»,— дигән дә Үрмәкүч чоланга чыгып киткән. Ишек төбендә инде кыргый Мәче чират көтеп тора икән. «Сиңа бирәсе бурычым өйдә. Кереп ал»,— дигән аңа Үрмәкүч. Мәче өйгә керсә, өстәл янында Тавык кукраеп утыра, ди. Ул, уйлап-нитеп тормыйча, тиз генә Тавыкның муенын борып ташлаган.

Шул арада, бурычын алырга дип, Эт килеп җиткән. «Өйгә кер дә үзеңә тиешле бурычны ал»,— дигән аңа Үрмәкүч. Эт керә-керешкә үк Мәче өстенә ташланган һәм аны идәнгә сузып салган.

Бераздан, тешләрен ыржайтып, Сыртлан килеп чыккан. Ул күз ачып йомганчы Этнең бугазына ябышкан. Тамагын туйдырып, инде китәргә генә дип торганда, агачлар арасыннан Каплан күренгән. Үрмәкүч аны да, бурычын алу өчен, өйгә кертеп җибәргән. Каплан шундук Сыртлан өстенә сикергән һәм тырнакларын аның бугазына батырган. Шул арада Арыслан пәйда булган.

Арыслан белән Капланның ду килеп сугышканын күргәч, Үрмәкүч борыч алган да боларның күзләренә сипкән. Аннары икесен дә, таяк белән кыйный-кыйный, өе яныннан куып җибәргән, ди.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 23 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz