Четверг, 12.12.2024, 06:30:28   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [30]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » ИКЕ АЛДАКЧЫ (Португал халык әкияте)
ИКЕ АЛДАКЧЫ (Португал халык әкияте)
11:36:57
Яшәгән, ди, абыйлы-энеле ике ярлы егет. Эшләп-эшләп тә мантый алмагач, кеше алдап гомер итәргә булганнар болар.

— Әйдә, авылдан авылга йөрибез. Мин халыкка ялган сүз сөйлим, ә син арттан җөпләп барырсың,— дигән абыйсы энесенә.

Болар җыенып, юлга чыкканнар. Абый кеше урамга килеп керүгә үк:

— Күрше авылда могҗиза булды! Беләсегез килсә, акча бирегез! — дип кычкыра башлаган.— Күрше авылда җиде куллы бала туды!

Беркатлы кешеләр моңа акча биргәннәр, ә кайберләре ышанмыйча тик карап торалар икән. Шулчак алдакчының энесе күренгән һәм:

— Юк, җиде куллы бала күрмәдем мин. Әмма берәүләрнең ишегал-дындагы кер бавында җиде җиңле бәби күлмәге эленеп тора иде. Шул булса гына инде... — дигән.

— Димәк, дөрес инде,— дип шаулашкан халык, һәм кешеләр берәм- берәм алдакчының кесәсенә акча сала башлаганнар.

Ул арада моның абыйсы, күрше авылга җитеп, андагы халыкка кемнеңдер нарат башында тегермән коруы хакында сөйләп тора икән. Авыл халкы шаккатып, авыз ачып тыңлагач, ул, кесәсенә акча тутырып, ары киткән. Икеләнүчеләр, ышанмаучылар да булган, билгеле. Ул арада алдакчының энесе авылга килеп кергән.

— Ә син нарат башындагы тегермәнне күрдеңме? — дип сораганнар аннан.

— Тегермән күрмәдем, әмма бер агай агач башыннан он капчыгы күтәреп төшеп килә иде,— дип, сүзгә кушылган икенче алдакчы.

— Димәк, бу хәбәр дөрес булып чыга инде,— дип сөенгәннәр авыл кешеләре һәм берәм-берәм алдакчының кесәсенә акча сала башлаганнар.

Агалы-энеле ике алдакчы әле һаман да авыл саен йөреп әкият сөйли, ә халык аларны рәхәтләнеп тыңлый, ди.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 1 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz