Четверг, 12.12.2024, 06:36:32   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [30]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 7
Гостей: 7
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » КЕМНЕҢ ТАВЫШЫ КӨЧЛЕРӘК? (Нганасан халык әкияте)
КЕМНЕҢ ТАВЫШЫ КӨЧЛЕРӘК? (Нганасан халык әкияте)
11:10:45
Тундра буйлап барганда, Төлке бер башы җирдән чыгып торган корыган агач ботагы күргән. Теше белән тарта торгач, агачны җирдән суырып чыгарган бу. Агачта ап-ачык булып теш эзләре калган. Төлке шушы агач ботагын тоткан да, теш эзенә күрсәтә-күрсәтә, тундрадагы барлык җәнлек-җанварларга сөрән салган: «Күрәсезме, урыс патшасыннан хат килде. Ул миңа кемнең тавышы көчсез, юньләп ишетелми, шуны тотып ашарга фәрман биргән».

Шулчак җәнлек-җанварлар берсен берсе уздырып үкерергә, уларга, чинарга тотынганнар, ди. Билгеле инде, Куянның, Тиеннең һәм Тычканның тавышы бик зәгыйфь чыккан. Төлке аларны берәм-берәм ашап бетергән. Тундрада калын тавышлы Аю белән Бүре генә калган.

Әнә шулай дуслар булып, алар өчесе бергә юлга чыгып киткәннәр, ди. Кичкә таба, бер тирән чокыр янына җиткәч, хәл җыярга туктаганнар. «Сез бик каты йоклыйсыз, төнлә егылып төшүегез бар. Мин чокыр кырына ятыйм, уртага Бүре, ә теге читкә Аю ятсын,— дип сүз каткан аларга Төлке.— Берүк төнлә мине чокырга төртеп төшерә күрмәгез. Сорасам, күчеп ятарсыз...»

Шулай йокларга яткан, ди, болар. Аю белән Бүре йокыга киткәч, Төлке аларның урталарына кереп яткан. Аннары, терсәге белән төртеп, Бүрегә болай дигән: «Күчеп ят әле, югыйсә чокырга егылып төшәм бит».

Бүре, йокылы-уяулы килеш урыныннан күчүгә, чокыр төбенә төшеп тә киткән. Төлке аннан Аюны уяткан. Болар бергәләп, чокыр төбенә төшеп, рәхәтләнеп бүре ите ашаганнар да тагын йокларга ятканнар. Төлке чокыр кырыеннан урын алган. Аю йокыга киткәч, Төлке аның өстеннән атлап чыккан да тегенең касыгына төрткән: «Күчеп ят әле, егылып төшәм бит». Аю, урыннан күчәм дип, чокыр төбенә очып төшеп китүен сизми дә калган. Ә Төлке туйганчы аю ите ашаган да үз юлы белән ары китеп барган, ди.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 4 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz