Посетители |
Онлайн всего: 2 Гостей: 2 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » КЫСКА ЮРГАН (Фин халык әкияте)
КЫСКА ЮРГАН (Фин халык әкияте) | 16:45:26 |
Хәлмәле авылында яшәүче бер әби үзенең картына җылы юрган сырып бирергә булган. Чөнки бабай һаман җылыга туя алмый икән. Әби юрганны сыруын сырган, әмма ул бик кыска булган: бабай ябынып яткач, аяклары аннан тезләренә хәтле чыгып тора икән.
— Төне буе йоклый алмадым, аякларым боз кебек,— дип зарланган иртән бабай.
— Борчылма, картым, хәзер мин аны рәтләп бирәм,— дип юаткан бабайны әби.
Әби шулай дигән дә юрганның өске өлешен, кисеп, аскы итәгенә тегеп куйган. Аннары юрганны әйләндереп-әйләндереп караган да, булгач-булгач булсын инде дип, өстән тагын бер яссы кисеп, аска өстәгән. Эшен бетергәч, юрганны ипләп кенә картының өстенә китереп япкан.
— Карале, менә юрганны озынайттым. Аскы өлешенә ике яссы өстәп тегеп куйдым. Инде хәзер туңмассың, аякларың гел җылыда булыр,— дип, авыз тутырып елмайган әби.
Бабай аңа бер сүз дә әйтмәгән. Шулай тырышып юрганны озынайткач, нәрсә әйтәсең инде? Рәхмәт әйтер иде дә, шунысы яман: юрган һаман элеккечә кыска, ә бабайның юрганнан чыгып торган аяклары һаман боз кебек салкын, ди. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 1 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|