Четверг, 12.12.2024, 06:27:54   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [30]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » КОРОЛЬ БЕЛӘН ШАМАКАЙ (Чех халык әкияте)
КОРОЛЬ БЕЛӘН ШАМАКАЙ (Чех халык әкияте)
19:44:36
Корольнең бик тә яраткан аты булган, ди. Ничәмә-ничә яудан үзен исән-имин алып чыккан бу бахбаен ул затлы сарайда гына асраган, аны бары иң тәмле солы һәм печән белән генә сыйларга кушкан. «Кем дә кем миңа бу атымның авыруы хакында хәбәр китерә, шуның башы исән калмас!» — дип, ат караучысын да кисәтеп куйган.

Шулай беркөнне бу бахбай кинәт кенә авырып киткән. Ат караучы, корольнең моны белсә чыгырдан чыгачагын аңлап, кара кайгыга баткан. Ат сарае каршында хәсрәтләнеп утырганда, моның янына шамакай килеп чыккан. «Төсең качкан, нәрсә булды сиңа?» — дип сораган ул аннан. «Корольнең бу бахбайны ничек яратканын беләсең бит инде. Ә ул һич көтмәгәндә авырып китте. Инде хәзер миңа нишләргә? Бетте башым, бетте!» — дип аһ орган ат караучы.

Шамакай, ат караучыга ярдәм итәргә вәгъдә биреп, китеп барган.

Король янына килгән дә ул болай дип сүз башлаган: «Хөрмәтле галиҗәнапларым, сараегызда нинди хәлләр булганны беләсезме сез?» «Нәрсә булсын, тагын берәр мәзәк сөйләргә җыенасыңдыр инде»,— дип авызын ерган король. «Көлдергеч мәзәк түгел, ә бик тә начар хәбәр алып килдем мин,— дигән аңа шамакай.— Сезнең яраткан атыгыз урыныннан тора алмый, тамагына да бер нәрсә капмый». Король шулчак: «Димәк, ул авырый!» — дип ярсып кычкырып җибәргән. Шамакай бераз тын торган да сүзен дәвам иткән: «Мөхтәрәм король! Атыгызның авыруы хакында хәбәр китерүчегә нинди җәза бирәчәгегезне хәтерлисезме? Ә «авыру» сүзен беренче булып сез әйттегез! Хәзер нишлисез инде? Үзегезне үзегез җәзалыйсызмы? »

Корольнең башка чарасы калмаган: ул үзенең әмерен онытырга кушкан, тапкырлыгы өчен шамакайга бүләк бирергә боерган. Шул хәлдән соң, озакламый, аның яраткан аты да терелгән, ди.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 2 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz