Посетители
Онлайн всего: 7
Гостей: 7
Пользователей: 0
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » АЙ ЮРГАНЫ (Төньяк Америка халыклары әкияте)
АЙ ЮРГАНЫ (Төньяк Америка халыклары әкияте)
13:40:46
Шулай бер ана басуда эшли, янында балалары уйнап йөри икән. Кинәт кенә салкын җил исеп куйган. Аннары яңгыр яварга тотынган, бар җирне су баса башлаган. Ана балаларын күтәргән дә пальма яфракларыннан үреп ясалган куышка йөгергән, ләкин су аның юлын бүлгән. Ул, бәләкәй баласын алып, карт имән башына менеп киткән, ә зуррагы алар артыннан үзе үрмәләгән. Шулчак кара болыт арасыннан якты Ай ялтырап чыккан. — Якты Ай! Балаларым суыктан калтырый, мин аларны җылыта алмыйм. Кызган аларны, кызган сабыйларымны! Ярдәм ит безгә! — дип ялварган ана. Ай аның сүзләрен тыңлап торган да кара болытлар арасына кереп югалган. Балалар да, ана да йокыга талган. Ә түгәрәк Ай эшкә керешкән. Ул төне буе болыт ертыкларыннан йон эрләгән. Таң атуга, ана белән балалар уянсалар, дөнья шундый җылы икән. Ә агачлар кабарып торган соргылт-яшел юрганга төренгәннәр, ди. — Әнкәй! — дип кычкырган балаларның олысы.— Бөтен җир юрган ябынган. Менә нигә җылы икән! Ай синең сүзеңне ишеткән! Болытларны сүтеп, юрган тукыган да агачка элеп куйган! — Әйе, балалар! Ай сүзебезгә колак салган, күк аязган, ә болытлар җылы юрганга әйләнгән. Алар агач башыннан төшкәннәр дә өйләренә кайтып киткәннәр. Шул көннән башлап агачларның кәүсәсендә соргылт-яшел мүк барлыкка килгән. Индеецлар аңа «ай юрганы» дип исем биргәннәр.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 4 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
- Оценить -
Отлично
Хорошо
Неплохо
Плохо
Ужасно
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]