Четверг, 12.12.2024, 06:46:02   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [30]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » ӘТӘЧ НИГӘ КЫЧКЫРА? (Эвенк халык әкияте)
ӘТӘЧ НИГӘ КЫЧКЫРА? (Эвенк халык әкияте)
20:08:28
Көннәрдән бер көнне Хартагай исемле аучы, атка атланып, урманга ауга чыгып киткән. Бара торгач, урман аланында ул кыргый тавыклар күргән. Билгеле, моңа бик сөенгән бу. Тиз генә ат кылыннан үреп, аланга ятьмә корган да, тавыкларны тотып, өенә алып кайткан. Тавыкларны суеп, кунак җыярга уйлаган Хартагай. Шулчак тавыклар күз яшьләре агызып елашырга тотынганнар.

— Хартагай, Хартагай! Зинһар өчен, харап итмә безне! Без сиңа бик күп итеп йомырка салырбыз, тамагың һәрчак тук булыр,— дигәннәр алар аучыга.

Хартагай боларның сүзенә ышанган. Ләкин, очып китмәсеннәр дип, тавыкларның канат очларын кискән дә үзе тайгага ауга кузгалган.

Тавыклар, бергә җыелып, тагын елашырга тотынганнар. Бик тә, бик тә иреккә очып китәселәре килгән аларның. Ләкин, киселгән канатларын күпме генә җилпесәләр дә, җирдән күтәрелә алмаганнар. Шулчак Әтәч бүрәнә өстенә сикереп менгән дә болай дип сөрән салган:

— Кайгырмагыз, дусларым! Мин һәр иртәне Хартагайдан канатларыбызны сорап кычкырырмын. Иртән бирмәсә, төш турында сорармын. Төш турында бирмәсә, кич җиткәч, тагын кычкырырмын!

Тавыклар моңа бик куанганнар. Әтәч «кикрикүк» тә «кикрикүк» дип кычкырырга тотынган. Ләкин Хартагай аны ишетмәгән. Чөнки ул тайгага чыгып киткән җиреннән кире әйләнеп кайтмаган икән.

Шул көннән бирле Әтәч әле һаман кычкыра, ә Хартагай һаман тайгадан кайтмый, ди.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 2 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz