Посетители |
Онлайн всего: 5 Гостей: 5 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » КӨЧСЕЗ ҺӘРЧАК ГАЕПЛЕ (Эфиоп халык әкияте)
КӨЧСЕЗ ҺӘРЧАК ГАЕПЛЕ (Эфиоп халык әкияте) | 20:16:51 |
Көннәрдән бер көнне Каплан баласы әти-әнисеннән аерылып адашкан да, йөри торгач, фил көтүе янына килеп чыккан. Бик кечкенә булган әле ул, хәтта куркуның нәрсә икәнен дә белмәгән... Шулчак үлән утлап йөргән бер фил, күрмичә, ялгыш аның өстенә баскан. Каплан баласын эзләп чыккан туганнары, аның үле гәүдәсен тапкач, Әти капланга кайгылы хәбәр китергәннәр:
— Сезнең улыгызны үтергәннәр! Ул хәзер су буендагы иңкүлектә ята...
— Кем үтергән аны? Әйтегез, хәзер үк аның башына җитәм, улым өчен үч алам! — дип ярсыган Әти каплан.
— Фил үтергән аны...— дип пышылдаганнар каплан балалары.
— Нинди фил? Кайда? Ничек? — дип, юаш кына сораган Әти каплан.
— Фил инде, фил! — дип кабатлаганнар аңа.
Әти каплан бераз уйланып торган да болай дигән:
— Юк, фил хәтле фил минем кечкенә балама тимәс. Аны кәҗәләр үтергәндер. Кәҗә мәлгунь һәрчак капланның дошманы булды...
Әти каплан шулай дигән дә тау читендәге кәҗә көтүенә таба чабып киткән. Тыныч кына үлән чемченеп йөргән берничә кәҗәне буып салгач, ачуы басылып, үз гаиләсе янына кайткан.
Борын заманда гына түгел, әле хәзер дә еш кына көчле кыерсыта калса, аның ачуын көчсездән алабыз шул. «Эт ачуын беттән алу» дигәннәре шушы була торгандыр инде... |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 2 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|