Четверг, 19.06.2025, 13:31:52   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [8]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 5
Гостей: 5
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 09 » КЕМ БУЛЫРГА? (Эскимос халык әкияте)
КЕМ БУЛЫРГА? (Эскимос халык әкияте)
20:12:28
Берзаманны Аю баласы, киреләнеп, әти-әнисен санламый башлаган. «Мине бөтенесе «йөнтәс аю» дип үрти. Моннан ары мин аю булмыйм»,— дигән ул һәм, өеннән чыгып, урманга качып киткән. Бара торгач, тундрага килеп җиткән бу. Анда көннәр дә җылырак, кояш та яктырак, ә тирә-юнь чәчәкләр белән тулы, ди. Караса, бер Йомран чәчәкләр арасыннан башын күтәргән дә бик матур итеп сызгыра икән. «Минем шул йомран кебек буласым килә»,— дигән Аю баласы һәм арткы аякларына тураеп баскан да, алгы тәпиләрен корсагына кушырып, сызгырырга тотынган. Әмма аның сызгыруы үкерү булып чыккан. Моны ишеткән Йомран тиз генә өненә кереп качкан.

Аю баласы юлын дәвам иткән. Бераздан моның каршына Үрдәк очраган. «Менә шундый үрдәк булсаң иде! Үрдәк оча белә»,— дип уйлаган ул. Аю баласы арткы аякларына торып баскан да алгы тәпиләрен канат итеп кагына башлаган... Һәм гөрселдәп җиргә ауган.

«Әйдә күл буена, мин сине очарга өйрәтәм»,— дигән аңа Үрдәк. Текә яр читенә җиткәч, Үрдәк канатларын җилпеп очып киткән. Аю баласы, талпынып, алгы тәпиләрен җәеп җибәргән дә шапылдап суга барып төшкән. Салкын судан пошкыра-пошкыра, көч-хәл белән яр буена чыккан. Коры ярга утыргач, күзләрен ачып караса, урман читендәге яланда аның әти-әнисе үзе сыман йөнтәс аю балалары белән, нидер сөйләшә-сөйләшә, рәхәтләнеп җиләк ашап йөриләр икән. Шулчак Аю баласының йөрәге ярсып тибә башлаган, күзләренә яшь килгән. «Юк, күпме үртәсәләр, күпме көлсәләр дә, мин барыбер аю булам. Бөтенесен көнләштерерлек яхшы аю булам!» — дигән ул һәм җиләкле яландагы әти-әнисе янына йөгергән.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 26 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz