Четверг, 12.12.2024, 06:46:54   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [30]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » ЮЛБАРЫСКА АТЛАНЫП (Монгол халык әкияте)
ЮЛБАРЫСКА АТЛАНЫП (Монгол халык әкияте)
10:59:01
Яшәгән, ди, карт белән карчык. Булган, ди, боларның бер чуар сыеры. Үткән төнне генә шул соңгы сыерларын да Юлбарыс харап иткән, ди.

— Кичә Юлбарыс Чуаркаебызны буып китте. Бүген дә безгә килми калмас,— дип кайгыга төшкән карчык.

— Бүген килүен килмәс, әле тамагы ачмагандыр. Шулай да аннан лапас түбәсен япмый котылып булмас. Юлбарыс түгел, әнә шул тишек борчый мине,— дип сукранган карт.

Лапас кырына килеп поскан Юлбарыс боларның бөтен сүзләрен ишетеп торган. «Нинди Тишек? Монысы тагын нинди ерткыч җанвар икән? Картның котын алырлык булгач, миннән дә куәтлерәктер инде ул»,— дип уйлаган Юлбарыс.

Шулчак лапас түбәсенә бер карак үрмәләп менеп бара икән. Аягы таеп киткән дә ул, лып итеп, Юлбарыс сыртына егылып төшкән. Юлбарыс, аны Тишек атлы җанвар дип уйлап, җан авазы белән ырылдаган да чабып киткән. Ә карак аның ялына көчкә тотынып бара, үзе: «Бигрәк җиңел аяклы сыер булды бу»,— дип куана, ди.

Чаба торгач, таң ата башлаган. Карак күзләрен ачып караса, үзенең Юлбарыска атланып барганын күргән. Куркуыннан ул шунда ук җиргә тәгәрәп төшкән. Ә Юлбарыс хәлдән таеп егылганчы чапкан да чапкан. Шул китүеннән ул бу якларга кире әйләнеп кайтмаган.

Ышанмыйсызмы? Ышанмасагыз, кара төн уртасында чуар сыер янына лапаска чыгып карагыз.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 2 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz