Посетители |
Онлайн всего: 3 Гостей: 3 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » КАДАКЛЫ АШ (Төньяк Америка халыклары әкияте)
КАДАКЛЫ АШ (Төньяк Америка халыклары әкияте) | 13:42:28 |
Бер ярлы адәм хәер эстәп йөри икән. Авыл уртасындагы хәлле генә йортка кереп, ашарга сораган бу.
— Өемдә бер тәгам ризык та юк! — дип кырт кискән хуҗа.
— Миңа ризык кирәк түгел, бер кадак булса, шул җиткән. Кадактан аш пешерә беләм мин,— дигән ярлы.
Моны ишеткән хуҗа бер кадак чыгарып биргән.
— Чүкеч тә кирәк булыр,— дигән ярлы.
Хуҗа чүкеч биргәч, ул учак өстендәге агачка кадак кагып куйган.
— Хәзер инде бер зуррак казан китер, шунсыз тамак туймас.
Хуҗа казан китергән, ярлы аны кадакка элеп куйган, казанга яртылаш су салган.
— Бераз тозыгыз бармы? — дигән ул аннары.
Хуҗа тоз биргәч, ярлы иркен сулап куйган да сүзен дәвам иткән:
— Тоз янына ит тә кирәк инде...
Хуҗа келәттән ит алып чыккан. Кунак итне казанга салган да болай дигән:
— Бәрәңгесез, кишерсез, сугансыз тормыйсыздыр инде...
Хуҗа ярлы әйткәннәрнең һәммәсен дә китергән. Ярлы, сөйләнә- сөйләнә, учакка утын өстәп торган. Тиздән аш пешеп тә чыккан. Бер кадактан башланган аш бик тә тәмле булган. Ярлыга да, хуҗага да, аның хатынына да җиткән. Әле сезгә дә ярты казан калган, ди. Тамагыгыз ачса, кадаклы аштан авыз итәргә килегез! |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 3 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|