Посетители |
Онлайн всего: 7 Гостей: 7 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » ЯШӘРГӘМЕ ӘЛЛӘ ҮЛӘРГӘМЕ? (Швед халык әкияте)
ЯШӘРГӘМЕ ӘЛЛӘ ҮЛӘРГӘМЕ? (Швед халык әкияте) | 20:06:38 |
Булган, ди, бер саран карчык. Үлеп китәрмен дә, сыерым кешеләргә калыр дип курка икән бу. Шуңа күрә үләр алдыннан сыерын суеп ашарга ният иткән. Тик кайчан үләсеңне каян беләсең.
Карчык күрше-күләнгә кереп сораша башлаган. Бер шаяны тоткан да моңа болай дигән:
— Син, әби, тауга менеп кара. Тауның иң очына менеп бас та: «Яшәргәме әллә үләргәме?» — дип кычкыр. Шунда ук җавабын ишетерсең.
Карчык шулай иткән дә. Тау башына менеп, бар көченә:
— Яшәргәме әллә үләргәме? — дип кычкырган.
Бераздан аның соңгы сүзе кайтаваз булып кире әйләнеп кайткан:
— Ү-ү-ләр-гә-ә...
Карчык өенә кайткан да сыерын суйган. Аннары учак яккан һәм, казан тутырып, ит пешергән. Шулай көн саен казан тутырып ит пешерә, ашаган саен йөзе алсулана бара икән моның. Карчык сыерын ашап бетергән, ә үлем һаман килми дә килми икән. Аптырагач, әби теге чакта тауга менәргә киңәш иткән күршесенә кергән.
— Син мине нигә алдадың? — дип, керә-керешкә оран салган ул.
— Туктале, син анда нәрсә дип кычкырган идең соң? — дигән күршесе.
— Яшәргәме әллә үләргәме — дип.
— Дөрес кычкырмагансың шул! — дигән моңа күршесе.— «Үләргәме әллә яшәргәме?» дип кычкырырга кирәк иде.
Икенче көнне карчык тагын тауга менгән. Тау түбәсенә баскан да бар көченә кычкырып җибәргән бу:
— Үләргәме әллә яшәргәме?
Тауларны яңгыратып, тиздән кайтаваз килгән:
— Я-шәр-гә!..
Әби таудан төшкән дә, үлемне онытып, бик матур итеп яши башлаган, ди. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 4 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|