Четверг, 12.12.2024, 06:42:47   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [30]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » КАБАК (Рус халык әкияте)
КАБАК (Рус халык әкияте)
12:00:44
Яшәгән, ди, бабай белән әби. Боларның бакчаларында бер бик зур кабак үскән. Бабай балта алган да кабакны урталай чаба башлаган. Чапкан-чапкан да балтасын кабак эченә төшереп җибәргән бу. Инде нишләргә? Балтаны үрелеп алырга буе җитми. «Әй, әбисе, бау бир, мин кабак эченә төшеп китәм». Кабак эче буйлап балтасын эзләп барганда, моның каршысына бер кеше очраган. «Әй, бабай,— дип эндәшкән теге кеше аңа,— син монда атлар күрмәдеңме?» Карт моңа бик нык гаҗәпләнгән. «Мин кабак эченә төштем, ә монда халык ат көтеп йөри. Менә сиңа галәмәт! Ничек чыгарга соң биредән?» — дип уйлаган ул.

Шулчак әби мич ягып җибәргән, һавага туп-туры булып төтен күтәрелгән. Бабай күп уйлап тормаган, төтеннән бау ишәргә тотынган. Үзе бау ишә, үзе төтен бавы белән бергә күккә күтәрелә икән бу. Әбинең миче янып беткәч, төтен чыкмый башлаган да, бабай һавада асылынып калган. Инде нишләргә? Ни күккә менә, ни җиргә төшә алмый бит хәзер бабай.

Шулчак төтен бавы нечкәреп өзелгән дә, бабай сазлыкка егылып төшкән. Муеннан сазга баткан, бары тик башы гына чыгып тора икән моның. Бер Үрдәк, очып килеп, бабайның сакалына оя корган, шунда утырып йомырка салган, чебиләр чыгарган. Бу хакта Бүре ишеткән дә, Үрдәк бәбкәләрен авыз итәргә дип, тавышсыз-тынсыз гына бабай янына килгән. Бабай Бүренең койрыгыннан эләктергән дә: «И-һа-һай!» —дип кычкырып җибәргән. Шулчак Бүре чабып киткән һәм бабайны сазлыктан тартып чыгарган. Шуның белән әкият тә тәмам булган.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 2 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz