Мәче урманда адашып йөргәндә, моның каршысына Төлке килеп чыккан. «Туктале, бу хәйлә капчыгы белән сөйләшеп карыйм, берәр юньле киңәш бирмәс микән?» — дип уйлаган Мәче. — Исәнме-саумы, Төлке туганым! Хәлләрең ничек? — дип, ерактан ук сәлам биргән ул Төлкегә.
Төлке моңа теләр-теләмәс, тәкәббер генә җавап кайтарган:
— Аллага шөкер! Күршедән акыл сорамыйбыз...
Сүз иярә сүз чыгып, болар дөнья хәлләре турында сөйләшеп киткәннәр. Мәче үзенең ничек итеп тычкан тотуы, ә Төлке мең төрле хәйлә белүе хакында сөйләгән.
— Әй, туганым, мин нибары бер генә хәйлә беләм шул,— дигән Мәче.
— Бер хәйлә белән ничек яшисең соң син? Мин мең хәйлә белән аучыларның башын катырам! — дип мактанган Төлке.
Болар шулай гәп сатып торганда, яннарына сиздермичә генә аучы килеп чыккан. Ау этләрен күрүгә, Мәче тиз генә агач башына үрмәләп менеп киткән. Ә Төлке, этләрдән качмакчы булып, агачлар арасында эз яздырып йөри башлаган. Әмма ау этләре, төрле яктан урап, Төлкене эләктереп алганнар. Мәче агач башыннан боларның һәммәсен дә күреп торган.
— Әй, Төлке туганкай, кайда соң синең мең хәйләң? — дип кычкырган ул аңа.— Мине менә бердәнбер хәйләм дә коткарып калды. Ә син мең хәйләң белән дә этләр авызына эләктең. Артык хәйләкәр булсаң да яхшы түгел икән бу дөньяда... |