Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » АКСАК КӘҖӘ БӘЛАСЕ (Нугай халык әкияте)
АКСАК КӘҖӘ БӘЛАСЕ (Нугай халык әкияте)
11:19:37
Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер ярлы агай. Яшисен яшәп, картаеп, якты дөнья белән саубуллашканда, аннан мирас булып дүрт улына бер кәҗә бәтие генә калган. Әмма ул кәҗә бәтиенең дә әле бер арткы аягы аксак икән. Әтиләрен соңгы юлга озатып кайткач, дүрт угыл мирасны бүлешергә утырганнар. Кәҗәнең арткы сәламәт аягын олы малайга, ике алгы аякны уртанчы малайларга бирмәкче булганнар. Аксак аяк исә төпчек малайга калган. Бүлешеп бетергәч, кәҗә бәтиенең үскәнен көтә башлаганнар. Аңа тәмле печән ашатканнар, әйрән эчергәннәр, кичен, өйгә алып кереп, учак янына җылы урынга яткырганнар. Аны кадерләп торганнар. Шулай бер кичне, учактан күмер төшеп, кәҗә бәтиенең аксак аягын бәйләгән чүпрәккә ут капкан. Кәҗә бәтие, аягы янудан сикерә-сикерә, өйдән чыгып, елга буена чабып киткән. Ә елга буендагы болында печән эскертләре тезелешеп тора икән. Кәҗә бәтие бер эскерт яныннан узганда, коры печәнгә ут капкан да, эскерт күз ачып йомганчы янып та беткән. Ә бу печән эскерте ханныкы икән. Моны ишеткән ханның бик каты ачуы чыккан һәм ул дүрт угылны да хөкемгә тартырга боерган. — Эскерт бәясен түләмәсәгез, мин сезне зинданга ябам! — дип оран салган ул. — Безнең бер гаебебез дә юк, эскерткә ут кәҗә бәтиенең аксак аягына бәйләнгән чүпрәктән капкан. Ә ул аксак аяк төпчек малайныкы. Эскерт бәясен ул түләсен,— дип, өч угыл хан каршына килеп баш орган. — Әйе, әйе, эскерт бәясен чыннан да төпчек малай түләргә тиеш! — дип, хөкем карары чыгарган казый. Төпчек малай, аксак кәҗә бәтиен җитәкләп, хан каршына килеп баскан. — Ханым-солтаным! — дип, сүз башлаган ул.— Мин бу хөкем карары белән килешмим. Дөрес, сезнең эскертегезгә ут аксак аякны бәйләгән чүпрәктән капкандыр. Әмма ул аксак аякны эскерт янына өч сәламәт аяк алып килгән бит. Ул өч аякның хуҗалары — минем абыйларым... Моны ишеткән хан уйга калган да яңадан казыйны чакырырга кушкан. Казый бу юлы, төпчек малайның сүзләрен раслап, эскерт бәясен өч өлкән угылдан түләтергә карар чыгарган. Тапкырлыгы өчен хан төпчек малайга бик яхшы ат бүләк иткән. Әнә шулай хан янына бер аягы аксак кәҗә бәтие җитәкләп килгән әлеге егет өенә атка атланып кайтып киткән, ди.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 2 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
- Оценить -
Отлично
Хорошо
Неплохо
Плохо
Ужасно
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]