Четверг, 12.12.2024, 06:54:48   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [30]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 6
Гостей: 6
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » КЕМНЕҢ МӨГЕЗЕ ЗУРРАК? (Нганасан халык әкияте)
КЕМНЕҢ МӨГЕЗЕ ЗУРРАК? (Нганасан халык әкияте)
11:09:08
Шулай берзаман бүреләр ачлыктан ялманып утыралар икән. Сүзне Карт бүре башлаган:

— Ачуы чыкса, боланнар бар дөньясын оныта. Әйдәгез, аларны үзара талаштырабыз,— дигән ул.

Бүреләргә бу киңәш бик ошаган.

— Ә ничек? — дип ырылдашканнар алар.

— Болан — хәйләкәр, көчле җәнлек, ләкин ул бик тә йомшак күңелле,— дигән Карт бүре.— Аны алдау авыр түгел. Сез монда качып торыгыз, ә мин боланнар янына киттем. Чакырганны ишетүгә, атылып килерсез.

Бүре көтүе агачлар арасына яшеренгән, ә Карт бүре, ыңгыраша- ыңгыраша, боланнарга таба шуышкан.

— О-о-о, ү-ү-ләм... э-э-э, а-выр-та-а... үләм...— дип уфылдый башлаган ул, аларны күрүгә.

Боланнар башта сагаеп калганнар, ләкин, каршыларында хәлсез Карт бүре генә торуын күргәч, тынычланганнар.

— Сиңа ни булды? — дип сораган алар Карт бүредән.

— Бер боланыгыз шундый итеп сөзде, һавага ук очып киттем. А-а-а, нинди көчле ул, мөгезләре нинди зур аның!

— Кем икән ул шундый кодрәтле? — дип, бер-берсенә карашып куйганнар боланнар.— Кемнең мөгезе шундый зур, шундый көчле икән? Яле күрсәт безгә ул боланны!
— Э-э-э, ул — сезнең арада иң куәтле болан,— дип ыңгырашкан Карт бүре.

Шулчак арадан берсенең тавышы ишетелгән:

— Минем мөгез — иң зурысы!

— Юк, минеке! — дигән икенчесе.

— Минеке! Минеке! — дип кычкырышканнар бар боланнар һәм, дөньядагы бар нәрсәне, хәтта бүреләрне дә онытып, көч сынаша башлаганнар. Йөгереп киләләр дә бер-берсенә мөгезләре белән китереп бәрәләр икән. Тояклары астыннан туфрак сибелә, мөгезләреннән утлар чыга, ди.

Көрәшә торгач, боланнарның бөтенләй хәле беткән. Шулчак Карт бүре сикереп торган да улап җибәргән, бүре көтүе боланнар өстенә ташланган.

Болан ите белән корсакларын шыплап тутыргач, бүреләр яшел үлән өстенә хәл алырга ятканнар.

— О-о-о, күрдегезме, татулык юк чакта, иң көчле җәнлекләр дә мескен хәлдә кала,— дип улаган Карт бүре.

— Без аларны гел шулай талаштырып торырбыз! — дип ырлаганнар яшь бүреләр, сөенешеп,— Алдыбыздан болан ите өзелмәс!

Ләкин бу вакыйгадан соң боланнарга да акыл кергән. Алар хәзер, бары якын-тирәдә бүреләр юклыгына ышангач кына, үзара көч сынашырга тотыналар, ди.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 2 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz