Четверг, 13.11.2025, 09:09:38   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [490]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1182]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [260]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [32]
Стихи [16]
Хикәяләр [79]
Рассказы [31]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [25]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6532
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 09 » УРТАК БҮЛӘК (Рус халык әкияте)
УРТАК БҮЛӘК (Рус халык әкияте)
12:54:41
Шулай беркөнне җир сукалап йөргәндә, авыл агае басуда бик зур асылташ тапкан.

— Бу асылташ кемнеке икән? — дип сораган ул күршесеннән.

— Илдәге һәммә байлык та патшаныкы. Хәзер үк патшага илтеп бир син аны,— дигән күршесе.

Агай, асылташны алып, патша сараена юл тоткан. Сарай капкасы төбендә моның каршысына генерал килеп чыккан.

— Кая барасың? — дип җикергән ул агайга.

— Патша хәзрәтләре янына. Минем аңа бирәсе асылташым бар иде,— дип, юаш кына җавап кайтарган агай.

— Ярый, бар. Әмма онытма: бу асылташ өчен патша сиңа нинди бүләк бирсә дә, яртысы миңа булыр...

Авыл агае нишләсен, патша янына кереп китәр өчен, генералның бу шарты белән килешкән.

Галәмәт зур асылташны күргәч, падишаһның йөзе балкып киткән. Авыл агаена, бүләк итеп, хезмәтчеләренә ике мең сум акча китерергә кушкан. Моңа каршы:

— Миңа акча кирәк түгел. Патша хәзрәтләре үз куллары белән җилкәмә илле камчы сукса, бик шат булыр идем,— дигән агай.

Падишаһ каршы килеп тормаган, камчы алып, агайның җилкәсенә сыдыра башлаган. Егерме бишкә кадәр санагач, агай сикереп торган.

— Яртысы булды! Миңа җитте! Калган яртысын капка төбендәге генералга вәгъдә иттем,— дигән ул.

Агай эшнең нәрсәдә икәнен сөйләгәч, генералны чакырып керткәннәр дә, ай-ваена карамыйча, сузып салып, егерме биш камчы сукканнар.

Ә падишаһ, авыл агаеның тапкырлыгына сокланып, аңа өч мең тәңкә акча бүләк итәргә әмер биргән, ди.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 33 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz