Пятница, 20.06.2025, 03:01:39   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [10]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 09 » БРАХМАН ҺӘМ ӨЧ ШАМАКАЙ (Һинд халык әкияте)
БРАХМАН ҺӘМ ӨЧ ШАМАКАЙ (Һинд халык әкияте)
18:29:38
Бер авылда бик аңгыра брахман яшәгән. Үзе диндар икән. Авылдан авылга йөреп, теләнә-теләнә тамак туйдырган ул. Һәркем аңа бар булганыннан өлеш чыгарган: йә дөге, йә сөт, кайберәүләр хәтта сарык, сыер да биргән. Көннәрдән бер көнне брахман күрше авылга килгән дә, бер байның ишеген кагып, Аллага корбан итү өчен мөгезле мал сораган. Тегесе каршы килә алмаган, көтүеннән иң симез кәҗәсен алып биргән.

Брахманның кәҗәне җилкәсенә салып юлга чыкканын өч шамакай күреп калган. «И-их, бер туйганчы кәҗә ите ашарга иде!» — дип уйлаган болар. Уйлап та бетергәннәр, әйләнеч юл белән брахманның каршысына да төшкәннәр. Шулчак беренче шамакай юл уртасына чыккан да сүз каткан: «И хөрмәтле юлчы, киемеңә караганда, син брахман булырга тиеш. Ә брахманнарга эт күтәреп йөрү — бик зур гөнаһ бит»,— дигән ул. Брахман гаҗәпкә калган: «Кәҗәне эттән аермаска, әллә сукырмы син?!» — дип, аны ачуланган да юлын дәвам иткән. Бераз баргач, аңа икенче шамакай очраган. Ул, брахманны күргәч, кулла¬рын җәйгән дә кычкырып җибәргән: «И-и-и, бозау үләксәсе күтәреп бара!» Брахман кәҗәне җиргә төшергән дә игътибар белән капшый- капшый карый башлаган. «Кәҗәне бозаудан аера алмый, монысы да акылдан язган бугай»,— дип уйлаган да тагын юлга кузгалган бу. Шулчак аның каршысына өченче шамакай килеп чыккан. Ул ерактан ук сөрән салган: «Менә сиңа мә! Җилкәсенә ишәк күтәргән кешене гомеремдә беренче тапкыр күрәм! Ха-ха-ха, изге, диндар брахман ишәк күтәреп йөри!»

«Ни гаҗәп бу? Рәттән өч юләр кеше очрамас бит... Бу кәҗә кыяфәтле шайтан булса кирәк. Тизрәк моннан котылыйм»,— дип уйлаган да брахман, кәҗәсен ташлап, догаларын укый-укый, юлын дәвам иткән.

Өч шамакай исә, кәҗәне суеп, менә дигән мәҗлес ясаганнар, ди.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 22 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz