Бөркет бервакыт Карчыга һәм Саесканны үзе белән ауга чакырган. Тегеләр, ризалашып, аның белән бергә барырга булганнар. Кояш баеганчы, өч йөзләп кыргый җәнлек һәм кош аулап өлгергәннәр болар.
— Ә хәзер табышны бүләргә кирәк,— дигән Бөркет Саесканга,— шушыларны өчебезгә тигезләп бүл.
— Юк, Бөркет, миннән булмый. Үзең бүл яисә Карчыгага куш,— дигән Саескан.
— Ярар соң,— дигән Карчыга, бар табышны төп-төгәл өч өемгә тигезләп бүлгән.
— Карчыга, минеке кайсысы? — дип сораган аннан Бөркет.
— Теләгәнеңне ал,— дигән Карчыга.
— Шыр тиле икәнсең, мин сине хәзер ничек бүләргә өйрәтәм,— дип, Бөркет Карчыгага ташланган. Тегесе чак-чак качып котылган, ди.
— Йә, Саескан, хәзер боларны икебезгә бүл инде,— дигән Бөркет.
— Юк, Бөркет, әйдә өчкә бүлик. Бер өеме сиңа — томшыгыңның шундый каты булганы өчен, калган икесе дә сиңа — тырнакларыңның шундый ныклы булганы өчен...
— Саескан, табышны синнән дә шәп бүлүче юк икән. Хезмәтең өчен сиңа агач кебек каты, кечкенә генә шушы песнәкне бүләк итәм. Ал! — дигән Бөркет. |