Посетители |
Онлайн всего: 4 Гостей: 4 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » ТӘМӘКЕНЕ КЕМНӘР ТАРТА? (Украин халык әкияте)
ТӘМӘКЕНЕ КЕМНӘР ТАРТА? (Украин халык әкияте) | 16:32:48 |
Шулай беркөнне Шайтанның әбисе үлеп киткән. Шайтан аны бик зурлап күмәргә булган. Бик яхшы арбага пар ат җиккән, табутны кара ефәкләргә төргән, ләкин Шайтанның әбисен кызганып елаучылар гына юк икән. Инде нишләргә? Шайтан тиз генә тәмәке яфрагы төйгән дә кешеләргә өләшеп чыккан.
— Бик шифалы үлән бу! Рәхәтләнеп иснәгез! Исни-исни минем әбине искә алыгыз! — дигән аларга Шайтан.
Тәмәке иснәгән һәр кешенең күзеннән мөлдерәп яшь ага икән.
Күктәге Фәрештә, бу гаҗәп хәлне күрүгә, ашыгып җиргә төшкән.
— Нигә елыйсыз? — дип сораган ул кешеләрдән.
— Шайтанның әбисе үлде... Әптчих! — дип төчкерә-төчкерә җавап биргәннәр аңа.
— Аның өчен елап утырмагыз инде! — дигән Фәрештә.
Фәрештә галәмәт зур челем ясаган да аңа тәмәке төеп тутырган. Челемне авызына кабып тарткан бер кеше, аның ачысына түзә алмыйча, черт итеп җиргә төкерә икән.
Шулчак Фәрештә каршына Шайтан килеп чыккан.
— Нигә кешеләрне яман эшкә котыртасың, тәмәке белән агулыйсың? — дигән аңа Фәрештә.
— Эш тәмәкедә түгел, минем әбине кызганып елыйлар бит алар,— дип авызын ерган Шайтан.
— Кем елый? Яхшылабрак кара! — дигән Фәрештә.
Шайтан борылып караса, кешеләр пыш-пыш тәмәке тарталар һәм бер-берсен уздырып җиргә төкерәләр икән. Менә шул көннән башлап кешеләрнең кайберләре тәмәке исни, кайберләре челем тарта башлаган. Тәмәке иснәгән саен, күзләреннән яшь ага, ачы челем суырган саен, черт-черт итеп төкерәләр, ә үзләре һаман Шайтанның әбисен каргыйлар, ди. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 2 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|