Яшәгән, ди, киң күңелле, ачык йөзле бер бабай. Үзе ярлы булса да, беркемгә сер бирмичә, зарланмыйча-офтанмыйча, гел уйнап-көлеп, тормыштан ямь табып яшәгән ул. Шуңа күрә дә Шайтан аны яратмаган.
Көннәрдән бер көнне шайтан бабайны акылга утыртмакчы булган. Үзе янына Җенне чакырып китергән дә болай дигән:
— Төн җитеп, караңгы төшкәч, бабайның өенә бар. Куркыт, газапла, теләсәң нәрсә эшлә, йөзеннән, нур, күңеленнән шатлык качсын. Яратмыйм мин якты йөзле, шат күңелле кешеләрне!
Бабай исә, җен- пәридән саклану өчен, йоклар алдыннан ишек өстенә ипи кыерчыгы элеп куя торган булган.
Төн уртасы җиткәч, Җен, кача-поса, бабайның өенә килгән. Күрә бу: ишек өстендә Ипи кыерчыгы эленеп тора.
— Ничек яшисең? Хуҗаң бик кыерсытмыймы? — дип, Ипигә сүз каткан Җен.
— Кыерсыту гынамы соң?! Ерткычның да ерткычы ул! Минем белән ниләр кыланганын белсәң, шаккатарсың! Башта ялан кырга юеш туфрак өстенә чыгарып чәчте, аннары тимер тырма белән тырмалады, урак белән урды, башактан аеру өчен ярсый-ярсый кыйнады, тегермәнгә салып тартты, камыр итеп изде, кайнар мичкә тыгып пешерде. Менә хәзер инде, үзен Җеннән саклау өчен, эт шикелле ишеккә бәйләп куйды. Уянганчы тизрәк ычкын моннан. Җеннәрдән дә җенлерәк бабай ул!
Бу сүзләрне ишеткән Җен, бәладан башаяк дип, бабай өеннән чыгып, кире Шайтан янына йөгергән, ди. |